Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Нурдидә апа сабаклары

Норлаттагы Хәмзә мәчетенә баргач, без Нурдидә апа белән таныштык. Халык аеруча зур ихтирам күрсәтә иде аңа. Мондый мөгамәләнең сәбәбе гади икән үзе: «Безне Коръән укырга, дога укырга Нурдидә апа өйрәтте!» - диделәр намазга килгән норлатлылар. Хөрмәтле мөгаллимә белән без дә танышып сөйләштек. Нурдидә апа үзе тумышы белән Бәчек авылыныкы икән....

Норлаттагы Хәмзә мәчетенә баргач, без Нурдидә апа белән таныштык. Халык аеруча зур ихтирам күрсәтә иде аңа. Мондый мөгамәләнең сәбәбе гади икән үзе: «Безне Коръән укырга, дога укырга Нурдидә апа өйрәтте!» - диделәр намазга килгән норлатлылар.
Хөрмәтле мөгаллимә белән без дә танышып сөйләштек. Нурдидә апа үзе тумышы белән Бәчек авылыныкы икән. Норлатка гаиләсе белән 1977 елда күченгән. Без аңа берничә сорау бирдек.
- Нурдидә апа, бу эшкә ничек тотынуыгыз турында сөйләсәгез иде...
- Мине Норлатта гарәпчә укырга да, Коръән китабын укырга да Норлаттагы абыстаебыз өйрәтте. Ул мине Казанга Госман хәзрәтнең әнисе Рәшидә абыстай янына да алып барды әле. Ни кызганыч, абыстаебыз чирләп 1994 елда якты дөньядан китте. Изге кеше иде, җәннәткә кергәндер мәрхүм. Шуннан соң укытучы калмады монда. Абыстаебыз, күрәсең, әйбәт өйрәткән безне - мин үзем дә кешене укыта башладым. Төгәлрәк әйтсәк, 1995 елдан бирле укытам инде. Белем бирүне гарәп теленнән башлыйм. Телнең хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнгәч, Коръән китабына күчәбез. Коръән Кәримне ике тапкыр укып чыгабыз. Моңа уртача өч ел вакыт китә. Аннары кеше үзлегеннән өйрәнә. Догаларны, Коръән аятьләрен яттан белсәң әйбәт бит.
- Хәзерге вакытта укучылар күпме?
- Хатын-кызлар шактый ишле килә: өч төркемгә бүленеп укыйбыз. Ирләр азрак - бер төркем генә җыела. Моңа минем эчем поша. Югыйсә, ирләргә ихтыяҗ зур, безнең мөселман гореф-гадәтләрен, нигездә, ир-атлар башкара бит. Әйтик, җеназа чыгарга хатын-кызны чакырып булмый инде.
- Биредә менә намазга килүчеләр арасында яшьләр дә күренә. Ә укырга йөрүчеләре бармы?
- Соңгы вакытта мәчетебез яңара, төзекләнә. Аңа игътибар арткач, сөбханАллаһ, яшьләр дә тартыла. Белемгә дә тартылалар. Укырга теләк белдергән балалар да байтак. Аллаһ теләсә, без аларны көзге-кышкы каникул көннәрендә аерым төркемгә оештырып укытачакбыз.
- Изге эшегезнең уңышлы баруын телибез!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев