Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Норлат ягында өммәтлеләребезнең бәхетле көне

Норлатлыларга Өйлә һәм аннары Икенде намазларын Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт һәм элек Кол Шәриф мәчете имамы булып хезмәт иткән Рамил хәзрәт белән бергә укырга насыйп булды. Норлат мөселманнары дәрәҗәле кунакларны Хәмзә мәчетенә Корбан ашына чакырганнар иде. Норлатлылар түземсезлек белән көтеп алды кунакларны. Аеруча мәчетнең имамы Илшат хәзрәт дулкынлангандыр,...

Норлатлыларга Өйлә һәм аннары Икенде намазларын Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт һәм элек Кол Шәриф мәчете имамы булып хезмәт иткән Рамил хәзрәт белән бергә укырга насыйп булды. Норлат мөселманнары дәрәҗәле кунакларны Хәмзә мәчетенә Корбан ашына чакырганнар иде.
Норлатлылар түземсезлек белән көтеп алды кунакларны. Аеруча мәчетнең имамы Илшат хәзрәт дулкынлангандыр, мөгаен. Мәчеттә халык җыеп мөселман дөньясының иң олы бәйрәмнәренең берсе Корбан ашын уздыру үзе үк җаваплы гамәл, әлбәттә. Әле бит хөрмәтле мөхтәсибебез Габделхәмит хәзрәт һәм танылган Рамил хәзрәт - мөхтәрәм шәхесләр дә киләчәк! Зөлхиҗә аенда мондый бәхет тагын кемгә генә тәтер икән!
Дөрес, имамны тынычландырыр­га тырыштылар. Бәйрәмгә бар да әзер ич. Борчылырга урын юк. Бина үзе төзекләндерелеп яңартылган. Әнә, яңа тәрәзәләре, кем әйтмеш­ли, көлеп тора. Яшел чирәм үскән тирә-юне дә ямь өсти аңа. Бу эшләр Хәмзә мәчетенең 20 еллыгына багыш­лап эшләнгән иде. Ә инде бәйрәм сыена килгәндә, анысы һич кенә дә йөз кызарырлык түгел иде.
Менә мәчеткә Габделхәмит хәзрәт килеп керде. Ул шунда җыелган норлатлылар белән кул биреп күрешеп чыкты һәм түргә узды. Күп тә үтми Рамил хәзрәт машинасы да күренде. Ул да, халыкның хәл-әхвәлләрен белешкәч, алга узды. Хәзрәтләр янәшә утырып дога кылдылар һәм җыелган өммәтлеләрне өйлә намазына чакыр­дылар. Халык намазга тезелде. Мөхтәсиб рөхсәте белән, Рамил хәзрәт азан әйтте. Бөтен Норлатка яңгырагандыр аның матур тавышы. Һәм намаз башланды. Белгәнебезчә, җәмәгать намазы ялгыз укыган намаздан 27 мәртәбә саваплырак.
Намаз тәмамлангач, халык табынга утырышты. Габделхәмит хәзрәт башта дога укып алды. Корбанга тәкә биргән Айрат Хәйруллинга һәм сарык биргән Закировлар гаиләсенә рәхмәтен белдерде. Бүгенге Корбан ашының Зөлхиҗә аенда башкарылуы бигрәк тә саваплы булганлыгын әйтте. Хәзрәт сүзләрен дога белән тәмамлады һәм ханымнар табынга чәй чыгарды...
...Мөхтәсиб, мәҗлес бетәр алдыннан, Рамил хәзрәткә вәгазь укыр­га тәкъдим итте. Кунак, көттермичә, вәгазьләр сөйләп күрсәтте. Халык аны тын да алмый тыңлады. Аннары хәзрәтләр табыннан торып, халык белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирделәр. Шулай аңлашып утырганда Икенде намазы вакыты да җитте. Мөхтәсиб аны да бергә укырга тәкъдим итте. Аларның догаларын бөтен Норлат ишеткәндер, мөгаен. Ике хәзрәтнең намазны менә шулай җайлы гына алып баруларына мөслим-мөслимәләр бик тә сөенде. Икендене укып таралганда хәзрәтләргә рәхмәтләрен әйттеләр. Әлбәттә инде, Корбан ашын оештыруга күп көч куйган Хәмзә мәчете имамы Илшат хәзрәт тә күп ишетте андый яхшы сүзләрне.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев