Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Җәннәттә урынны исән чакта әзерлик

Иман йорты - мәчетләр гомер-гомергә халык көче һәм тырышлыгы белән салынган. Хәзер дә ул шулай. Мәчет төзелгән вакытта мөселманнар бу изге эшкә битараф кала алмый, кулыннан килгәнне эшләргә, булышырга тырыша. Монда сүз акчалата ярдәм турында гына бармый. Өмәгә чыгу, яисә төзелештә эшләүчеләрне ризыгы белән хөрмәтләү шулай ук саваплы эш. Бүгенге...

Иман йорты - мәчетләр гомер-гомергә халык көче һәм тырышлыгы белән салынган. Хәзер дә ул шулай. Мәчет төзелгән вакытта мөселманнар бу изге эшкә битараф кала алмый, кулыннан килгәнне эшләргә, булышырга тырыша. Монда сүз акчалата ярдәм турында гына бармый. Өмәгә чыгу, яисә төзелештә эшләүчеләрне ризыгы белән хөрмәтләү шулай ук саваплы эш. Бүгенге көндә районыбызда һәр авылда диярлек Аллаһ Тәгалә йортлары бар.

Яшел Үзәннең үзендә генә дә дистә еллар элек берьюлы ике мәчет төзелә башлап, шуның Мирныйдагысы - күркәм «Тынычлык» мәчете узган елда Корбан бәйрәме алдыннан, барча мөселман дөньясын шатландырып, зур тантана белән ишеген ачты. Хәзер Мирныйда яшәүчеләрнең шатлыгы эченә сыймый, күңелләрне шатландырып, колакларны иркәләп, азан тавышлары яңгырап тора. Аны төзүгә дә күпме кеше булышлык күрсәтте, предприятиеләр дә читтә калмады. Ярдәм күрсәтүченең һәркайсының исеме теркәлеп, дога укылып торды. Бу мәчет төзелеше барышы, оештырып йөрүчеләренең тырышлыгы, иганәчеләренең юмартлыгы бик күпләргә үрнәк булды. Мөхәммәт пәйгамбәребез дә бер хәдисендә: «Кем дә кем Аллаһ ризалыгы өчен бер мәчет салдырса, яки мәчет салырга ярдәм итсә, ул бәндәгә Аллаһ Тәгалә җәннәтендә аерым урын әзерләр», - дип әйткән. Әлбәттә, бүген бер кешегә үзенә генә мәчет салу авыр. Бу эш күмәклекне, бергәлекне һәм теләктәшлекне ярата. Аллаһ теләсә, шәһәр үзәгендә төзелеп килүче Җәмигъ мәчете дә безнең тырышлык белән быел булмаса, бәлки, киләсе елда ачылып, күпләребезне шатландырыр, канатландырыр.
Бүген менә шулай Мулла Иле авылында яңа мәчет төзү уе белән янып йөрүчеләр бар. Кайчандыр өч мәчете булган бу бай тарихлы авыл мәчетсез була алмый. Дөрес, мәчет бар барын, әмма бик искергән. Бу уңайдан идеясе, уй-теләге һәм башлап-оештырып йөрүчесе булса, уйлаганны гамәлгә ашыру җиңелрәк бара. Шушы авылда туып-үскән, ә хәзер Яшел Үзән предприятиеләренең берсендә эшләүче Марсель Гыйззәтуллин да менә шулай туган авылында, клуб янындагы элеккеге мәчет урынында иман йорты төзергә кирәк дигән фикерне авылдашларына җиткергән. Киңәш-табыш иткәч авыл халкы, аксакаллар, җирле үзидарә, «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте - һәммәсе дә ризалык биргән, шуңа ярашлы беркетмә дә төзелгән. Хәзер, җиң сызганып, эшкә тотынырга, җир урынын алып рәсмиләштерергә, проектын төзергә һәм иганәчеләрен генә табарга калган. Әлбәттә, боларның һәммәсе бик мәшәкатьле һәм катлаулы эш булса да, Марсель Гыйззәтуллинны ул куркытмый. Аның бу төзелешкә җитди һәм конкрет планнар, зур теләк һәм хәер-догалар белән тотынуы әллә кайдан күренә. Авылдашлары, җылы куллы мөселман кардәшләре ярдәмнән ташламаса, мәчет булыр! Бөтен рәсми эшләрне тәмамлап, документларны тутырып, май айларында уйланган иман йортының бөтен халык алдында догалар кылып нигез ташын салырга кирәк. Бисмилла әйтеп башланган эш дәвамлы булыр. Матур, яңа, ялтырап торган ярымайлы мәһабәт мәчет калкып чыкса, Мулла Иленең дә исеме җисеменә туры килер иде. Шул уңайдан, шушы изге эшне башлап җибәрергә, иман йортын төзергә үз өлешен кертергә теләүче иганәчеләргә реквизитларны хәбәр итәргә ашыгабыз:
Счет N 42307810462486100591/48
Получатель Зеленодольское ОСБ N 4698
СБ РФ г.Зеленодольск
ИНН 770 70 83 893
КПП 164 80 2001
БИК 049 205 603
Внутрибанковский счет 30301810362006006248
Корр. счет 301018106000000603
Банк получателя ОСБ «Банк Татарстан»
N 8610 г.Казань
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250