Яшел Үзән

Нәфесне тыю

Изге Рамазан аендагы хис-кичерешләремне мөселман кардәшләрем белән дә уртаклашасым килү теләге кулыма каләм алырга этәрде. Аллаһ Тәгалә иманыбызны, Үзенә карата булган ихласыбызны сыный торган изге Рамазан аен эчке бер дулкынлану белән каршы алдым. Рамазан ае башланганда, көннәр эссе торганга күрә, уразамны тота алырмынмы, шул ук вакытта хезмәт урынында эшемне тиешле...


Изге Рамазан аендагы хис-кичерешләремне мөселман кардәшләрем белән дә уртаклашасым килү теләге кулыма каләм алырга этәрде.

Аллаһ Тәгалә иманыбызны, Үзенә карата булган ихласыбызны сыный торган изге Рамазан аен эчке бер дулкынлану белән каршы алдым. Рамазан ае башланганда, көннәр эссе торганга күрә, уразамны тота алырмынмы, шул ук вакытта хезмәт урынында эшемне тиешле дәрәҗәдә башкарырга көч җитәрме? дигән уйлар күңелне бимазалап торган иде. Бәхеткә, Рамазан ае башлану белән бөтен борчуларым, җил себереп алгандай, юкка чыкты. Инде менә Рамазан аеның беренче яртысы сизелмичә генә үтеп тә китте.
Иртән тору белән проблема бер дә булмады. Беренче көнне, ә ул 20 июльдә булган иде, сәхәргә торырга кирәк дигән изге ният белән йокларга яттым. Хәер, йокларга ятарга әзерләнгән арада, төнлә тыз-быз чабып йөрергә булмасын дип, сәхәрдә ашаячак ризыкларны барлап куйдым. Җәй көне ризык күп, яшелчә, җиләк-җимеш мулдан. Рамазан ае башланганчы, ЗМЗ артындагы 3 сутый бакчабызда помидор, кыяр, бүтән төрле яшелчәләр өлгергән иде инде. Үзеңнеке булгач, арзан да, экологик яктан да чиста. Базардан да, күрәгә, өрек, йөзем җимешләрен алып, чистартып, юып, киптереп куйган идем. Ерактагы туганнарым, ураза тотасымны белгәнгә күрә, хәлләреннән килгән кадәр хәләл ит җибәреп, үзләренә савап алып, мине бик сөендергәннәр иде. Үзем җәеп, үзем кискән токмачны да, иртән мәшәкать азрак булсын дип, шулпага салып, ашны кичтән пешереп бетереп куйдым. Беренче көн, ничек кенә әйтсәң дә, дулкынландыра, шуңа күрә чәйне кайнатып, термоска ясап куйганым хәтердә. Кыскасы, иртән мин торуга бөтен төр ризык табында иде. Иртән, үзем уйлавымча, өйдәгеләргә комачауламыйча, шыпырт кына йөрмәкче идем. Барып чыкмады. Мин чәйгә утыруга, миңа рухи көч өстәп һәм теләктәшлек итү йөзеннән, өйдәгеләр дә торды һәм без сәхәрдә бергәләп күңелле итеп ашадык, эчтек. Хәзер, Рамазан аеның ике атнасы узгач, хәйран калып уйлап утырам: иртән торганда да, ашаганда-эчкәндә дә бернинди авырлык сизмәдем, киресенчә, җиңел һәм рәхәт. Котырып ашыйсы килү теләге юк. Ашказаны да суырмый. Аш-суга, гомумән, җиңел карыйм. Үземне-үзем җиңә алганга, көн саен төн уртасында торып, сәхәрдә ашап, көнозын уразада була алганга куанып туя алмыйм. Һәр эшләгән изгелеккә рамазан аенда савабы җиде йөз тапкырга күбрәк булуы да көч өсти. Һәр кешедә яшәүче нәфес, мин-минлек, ялкаулык ураза тотуга комачаулый һәм мин шуларны җиңә алганга чиксез сөенәм.
Шундый риваять тә бар. Нәфес Аллаһ Тәгаләне танымый, аңа гыйбадәт итми. Шуннан соң аны мең ел салкында катыралар һәм Раббыбыз сорый: «Мин кем?», нәфес «Мин - мин инде, ә Син - Син инде», - дип җавап кайтара. Аннары мең ел утта кыздыралар нәфесне, әмма җавап шул ук була. Ә инде меңьеллык ачлыктан соң нәфес, башын иеп: «Син минем Раббым», - дип җавап кайтара. Димәк, һәркайсыбыздагы нәфесне, мин-минлекне бары тик ураза гына тыя һәм җиңә ала икән.
Ризыкның чын тәмен, аның хуш исен көнозын ач торганнан соң гына белеп була, аның кирәклеген, тормышта зур урын алуын таныйсың. Кояш батканнан соң, авыз ачкач, күңелне биләп алган шатлык, куаныч хисләрен бернәрсә белән дә чагыштырырга мөмкин түгел. Күңелең һәм телең белән Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт укыйсың. Кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле, шәфкатьле булырга кирәклеген, көндәлек тормышта бөтенесе дә син дигәнчә генә булмаса да, тагын да ныграк аңлыйсың.
Әлфирә Җәләлетдинова.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: