Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Намаз уку – фарыз эш

Намаз (фарсы теленнән алынган сүз - гыйбадәт) - ислам динен тотучылар өчен фарыз гамәлләреннән берсе. Ул кабул ителгән тәртиптә генә укылырга тиеш. Аның гарәп телендә генә һәм тәүлекнең билгеләнгән вакытында гына укылуы шарт, шулай булса да редакциягә, намаз укылуның кайбер кагыйдәләрен аңлатуны сорап, мөрәҗәгать итүчеләр бар. Намаз турында Яшел Үзән...

Намаз (фарсы теленнән алынган сүз - гыйбадәт) - ислам динен тотучылар өчен фарыз гамәлләреннән берсе. Ул кабул ителгән тәртиптә генә укылырга тиеш. Аның гарәп телендә генә һәм тәүлекнең билгеләнгән вакытында гына укылуы шарт, шулай булса да редакциягә, намаз укылуның кайбер кагыйдәләрен аңлатуны сорап, мөрәҗәгать итүчеләр бар. Намаз турында Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибәте рәисе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән тәфсилләбрәк сөйләшәбез.

- Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Мәчетләрдә, намаз алдыннан, төрле темага вәгазь сөйләп, даими рәвештә аңлату эше алып барырга тырышсак та, күңелләрен тырнап торган теге яисә бу сорау белән дин кардәшләребезнең матбугат басмаларына мөрәҗәгать итүе әйбәт күренеш. Намаз уку тәртибе турында сораулар бирелүе тагын да күңелле, димәк, арабызда намазга басучылар арта бара. Намаз уку - фарыз эш. Аны укымасагыз, сезнең өстегездә зур гөнаһ була. Дога - рәхмәт ачкычы, тәһарәт - намаз ачкычы, намаз - җәннәт ачкычы һәм ул - диннең терәгедер, - дип сүз башлады ул.
- Газетабызда ай саен намаз вакытлары бастырыла. Намаз укучыларның күпчелеге бик рәхмәтле моңа, әмма бер кашык дегет бер мичкә балны бозган кебек, Казан вакыты белән бастырганга аптырый кайберәүләр. Яшел Үзәндә намаз Казанга караганда 7 минутка соңрак башланырга тиеш, шуңа күрә Яшел Үзән вакыты буенча бирегез әле дип сораучылар бар.
- Бәхеткә, Казан белән Яшел Үзән арасы якын, нибары 40 чакрым юл. Ара якын булгач, намаз уку өчен билгеләнгән вакытны аерым билгеләүнең, арттыруның кирәге бар микән. Дөрес, рамазан аенда, мәчеткә намазга җыелгач, күңел тыныч булсын иде дигән изге теләктән чыгып, ахшам намазын Казанга караганда 5 минутка соңрак башлыйк дип әйтәбез. Кояш баегач укыла торган бары тик ахшам намазын гына, Казанда билгеләнгән вакытка караганда, шулай 5 минутка соңгарак башлыйбыз. Калганнарын: иртәнге, өйлә, икенде, ястү намазларын Казанда куелган вакытта укырга кирәк. Ахшамнан соң килә торган ястү намазын иркенләп укырга мөмкин. Иркенләп, ягъни өйдәге кичке мәшәкатьләрне киметкәч, гадәттә, кояш батып, ике сәгать үткәч укырга. Монда төгәл шул сәгатьтә мәҗбүри уку юк. Йоклар алдыннан укысаң да ярый.
- Тәһәҗҗет намазын кайчан уку дөресрәк?
- Ул - төнлә укыла торган намаз. Исеменнән үк күренгәнчә, төнге сәгатьләрдә, үзеңә җайлы вакытта укырга мөмкин. Савапларга ирешим дисәң, төнне өчкә бүлеп, өченче өлешендә укырга кирәк тәһәҗҗет намазын. Әйтик, ястү намазы - төнге 11 сәгатьтә, ә иртәнгесе 2дә, ди. Араларында өч сәгать вакыт бар. Шуны өчкә бүләбез дә, аның өченчесе, ягъни 1дән 2гә хәтлесе иң изге вакыт булып тора. Шул вакытта тәһәҗҗет намазына торып, Аллаһыдан гозереңне ялварып сорарга да була. Ислам динендә төнлә ялгыз гына калып дога кылу да саваплы гамәлләрдән санала.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250