Яшел Үзән

Мәүлид аша туганлашу

Рабигүл әүвәл аеның 11нче киче - Ислам дөньясында зур тантана, бөтен дөнья мөселманнарының мөбарәк бәйрәме. Бу төнне пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам дөньяга килгән. Шуңа күрә бу айда мөселманнар, күркәм мәҗлесләргә җыелып, пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, әхлагы турында аять-хәдисләр укый, салаватлар әйтә, догалар кыла. Яшел Үзән мөселманнары да якшәмбедә шәһәр мәдрәсәсенә җыелды....

Рабигүл әүвәл аеның 11нче киче - Ислам дөньясында зур тантана, бөтен дөнья мөселманнарының мөбарәк бәйрәме. Бу төнне пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам дөньяга килгән. Шуңа күрә бу айда мөселманнар, күркәм мәҗлесләргә җыелып, пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, әхлагы турында аять-хәдисләр укый, салаватлар әйтә, догалар кыла.
Яшел Үзән мөселманнары да якшәмбедә шәһәр мәдрәсәсенә җыелды. Бирегә шәһәребезнең имам-хатыйблары, мөслим-мөслимәләр, иганәчеләр килде.
Аны муниципаль район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин ачып җибәрде. Мәүлидне беренче тапкыр һиҗри исәп белән 600 елда уздырганнар. Бу гадәт, бөтен илләргә таралып, мөселманнарның көтеп алган бәйрәменә әверелгән. 922 милади елда ата-бабаларыбыз иман-ислам юлына баса. Шулай итеп, Идел буе мөселманнары күп еллардан бирле Мәүлидне олылый, мәчетләрдә җыелып, Мөхәммәт пәйгамбәрнең могҗизалы тормышы, аның миссиясе турында вәгазьләр тыңлый, мәҗлесләр җыеп, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтә.
Төзелүче Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатаулла әйтүенчә, бу мәҗлес үзенә күрә бер факел булып тора. Адашып йөрүчеләргә үз юлын сайларга булыша. Шуңа күрә мондый җыеннардан үзеңә көч алып китәсең, Аллаһ Тәгаләгә якынаясың.
Бу чараны оештыруга зур көч куйган мөслимәләр шурасын билгеләргә кирәк. Габделхәмит хәзрәт тә аларны халыкны дини агарту юлында үзенең уң кулы буларак билгели.
- Мәүлид кичәсенә бергәләшеп җые­лыштык, сыйландык, - ди мөслимәләр җәмгыяте рәисе урынбасары Тәнзилә Әхмәтханова. - Мәҗлесне җыярга хәзрәт белән киңәштек. Ул үзегез теләгән һәркемне чакырыгыз диде. Ярдәм сорап, кемгә барсак та, ишекләре ачык булды. Бигрәк тә Әнвәр һәм Рушан әфәнделәргә рәхмәтебез чиксез. Булышып йөргән Касыйм һәм Әсгать әфәнделәргә, мәҗлес­кә зурлап килгән һәр кешегә рәхмәт.
- Мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Яшел Үзәннең мөслимәләр шурасы рәисе Фәрзәнә ханым Хәлиуллина белән укыдым, - дип сөйли Казан кунагы Халисә Хәкимуллина. - Рус рухы сеңгән шәһәр булса да, монда дини чараларны еш уздыралар. Хәзрәтләрнең яшь буынга карата мөнәсәбәтен күреп, Яшел Үзән мөселманнары өчен горурланам. Коръән укучылар бәйгеләрендә балалар актив катнаша. Балалар өчен, спорт мәйданнарыннан тыш, әхлакый тәрбия дә кирәк. Ансыз милләтебезнең дә, дәүләтебезнең дә киләчәге юк. Шуны тоеп эшлиләр монда. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам дә: «Орлыкны чәчеп куегыз, ул кайчан да булса шытып чыгар», - дигән.
- Чынлап та, Исламга мәхәббәт тәрбияли бу мәҗлесләр. Күктәге йолдызлар кебек балкыган хәзрәтләребезнең вәгазьләре күңелләргә май кебек ята, - ди Сания Закирова. - Мин үзем Казанда яшәсәм дә, һәр атнаның шимбә-якшәмбесенә кайтып, мәдрәсәдә укыйм. Хәзер инде үзебез генә дини белемне арттырып калмабыз, оныкларыбызны да шушы рухта тәрбияләүне максат итеп куябыз.
- Әүвәл әби-бабайларыбызда һәр җомгада бер-берсен чәйгә чакыру кебек матур гадәт булган. Аның хикмәте ашау-эчүдә түгел, - ди Габделхәмит хәзрәт. - Асылы - аралашу, тагын да ныграк туганлашу. Хәзер без җомгалардан соң да бер-беребезгә йөрмибез. Мондый җыеннар безгә туганлашу, аралашу өчен бик кирәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: