Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мәүлид ае очрашуы

Васильево мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин 2нче татар мәктәбендә кызыклы һәм эчтәлекле очрашу оештырды. Анда, Ислам университетыннан проректор урынбасары һәм укытучылар килеп, катнашучыларга дини вәгазьләр укыды, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм туган көне турында сөйләде. Әңгәмә балаларга Ислам дине кануннарына төшенергә, диннең тәрбияви әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирде....

Васильево мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин 2нче татар мәктәбендә кызыклы һәм эчтәлекле очрашу оештырды.
Анда, Ислам университетыннан проректор урынбасары һәм укытучылар килеп, катнашучыларга дини вәгазьләр укыды, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм туган көне турында сөйләде. Әңгәмә балаларга Ислам дине кануннарына төшенергә, диннең тәрбияви әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирде.
Мөхтәрәм укытучыларның очрашуы Раифа махсус училищесында дәвам итте. Алар училищеда тәрбияләнүчеләр белән дә кызыклы әңгәмә алып барды. Шуны әйтергә кирәк, Рөстәм хәзрәт бу уку йортында олы шәхесләр белән очрашуларны һәрдаим оештыра, дин дәресләре дә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250