Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мәүлет безне тагын да берләштерә

Олы Ачасыр мәчетендә Мәүлет бәйрәмен уздыру матур традициягә керде. 13 гыйнвар көнне дә мәчеткә йөрүче картлар инициативасы белән шушы олы бәйрәмне уздырырга карар кылынды. Аны авылдашыбыз, эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин күтәреп алды һәм барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Бәйрәмнең тагын бер тәрбияви ягын онытырга ярамый: монда өлкәннәр белән яшьләр очраша. Авыл...

Олы Ачасыр мәчетендә Мәүлет бәйрәмен уздыру матур традициягә керде. 13 гыйнвар көнне дә мәчеткә йөрүче картлар инициативасы белән шушы олы бәйрәмне уздырырга карар кылынды. Аны авылдашыбыз, эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин күтәреп алды һәм барлык чыгымнарны үз өстенә алды.

Бәйрәмнең тагын бер тәрбияви ягын онытырга ярамый: монда өлкәннәр белән яшьләр очраша. Авыл картлары , мәчеткә йөрүчеләр яшьләргә барлык яктан да үрнәк: гомерләрен тырыш хезмәттә үткәрделәр, инде олыгайгач та дин юлына басып, яшьләргә намуслы гомер итү үрнәге күрсәтәләр. 50кеше катнашкан Мәүлет бәйрәмендә догалар укылды, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт үзенең барлык күңелләргә дә үтеп керерлек вәгазен сөйләде. Соңыннан бәйрәм табын артында дәвам итте. Барлык авылдашлар, мәчет картлары исеменнән авылдашыбыз Әнвәр Габбас улына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәмне әзерләүдә катнашкан авыл мәдәният учреҗдениеләре хезмәткәрләре дә, бәйрәмне әзерләүдә катнашып, бик саваплы эш эшләде. Хезмәтләре Аллаһ ризалыгы өчен булып, аяк-кулларын сызлаусыз итсен, рәхмәт.

Равил Кадыйров, авыл башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев