Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мәктәптә корбан ашы

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар...


Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә.
16нчы мәктәптә, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуга, милли горурлык тәрбияләүгә багышланган корбан мәҗлесе оештырылды. Корбан ите Яшел Үзән шәһәр һәм район мөхтәсибәт идарәсе тарафыннан тапшырылды. Максатыбыз бер: балалар гореф-гадәтне белеп үсәргә, аңа омтылырга тиеш.
Мәҗлес башланганчы, актлар залында, Габделхәмит хәзрәт балаларга үзенең тәрбия буенча үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, шулай ук дога укый белүче укучылар да үзләренең осталыкларын күрсәтте, Коръән аятьләре укыды. Балалар белән бергә сыйныфны җитәкләүче укытучылар, мәктәпнең башка хезмәткәрләре катнаштылар, даими кунакларыбыз - әбиләребез корбан ашыннан авыз иттеләр. Әлеге корбан мәҗлесләре барысының да күңелләренә хуш килде дип уйлыйм.
Динә Садриева,
китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев