Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мирныйда мәчет ачылды

Изге Корбан гаете алдыннан шәһәрдә яшәүче мөселманнар өчен күңелле вакыйга булды: 5 октябрьдә Мирныйда яңа мәчет тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды. 10 елдан артык барган төзелешкә, ниһаять, нокта куелды һәм мәчет рәсми рәвештә дин тотучы мөселман кардәшләребез карамагына бирелде. Көн салкын, көчле җил булуга карамастан, Мирный халкының шатлык-сөенечен уртаклашырга тирә-юнь авыллардан,...

Изге Корбан гаете алдыннан шәһәрдә яшәүче мөселманнар өчен күңелле вакыйга булды: 5 октябрьдә Мирныйда яңа мәчет тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды. 10 елдан артык барган төзелешкә, ниһаять, нокта куелды һәм мәчет рәсми рәвештә дин тотучы мөселман кардәшләребез карамагына бирелде.

Көн салкын, көчле җил булуга карамастан, Мирный халкының шатлык-сөенечен уртаклашырга тирә-юнь авыллардан, Татарстанның Диния нәзарәтеннән, бүтән төбәкләрдән бик күп дәрәҗәле кунаклар, мәчет төзелешендә катнашучылар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, дин әһелләре, балалар һәм өлкән яшьтәгеләр килгән иде. «Тынычлык» мәчетенең (яңа иман йорты шул исемдә) сафка басуы белән мөселманнарны ихластан тәбрик итеп, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин илгә-көнгә тынычлык, һәрбарчабызга саулык-сәламәтлек, муллык, халык файдасына булган изге гамәлләрнең дәвамлы булуын теләде.
Чын күңелдән әйтелгән изге теләкләр дә, һәркайсыбызның йөрәгенә үтеп керерлек шифалы сүзләр дә, бүләкләр дә күп булды бу көнне. «Тынычлык» мәчетен төзүгә бик күп булышкан Серго исемендәге һәм Горький исемендәге завод директорлары Радик Хәсәнов һәм Ринат Мистахов, ЗПТС директоры Наил Гыйльметдинов, ЗМЗ директоры Илнур Сәгъдиев, бүтән предприятие җитәкчеләре адресына рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Төзелешкә даими булышып торган «Әнгам» ширкәте генераль директоры Әнвәр Миңнуллин тантана вакытында мәчеткә бүләк итеп 100 мең сум акча тапшыргач, халык, аңа рәхмәт белдереп, гөрләтеп кул чапты. Әмма иң күп рәхмәт сүзләренә гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач, Мирныйда мәчет төзүне үз акчасына башлап җибәргән һәм аның төзелешен даими контрольдә тоткан мөхтәрәм Таймус Садыйков лаек. Аңа һәм иман йорты төзелешенә хәләл көчен кертүчеләрнең һәркайсына Аллаһның рәхмәте яусын, калебләребезне сафландыручы иман йортыннан халык өзелеп тормасын.
Урал Салаватов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X