Яшел Үзән

Мәңгелек йорты гына торып калды

Рәхәт булса да торган җир, Сагындыра туган ил... Бу җыр буыннан-буынга, йөрәктән-йөрәккә күчеп килә. Әйе, бик күпләребезнең күңелләрендә саклана бу җыр. Искиткеч матур табигате, сандугачлы иртәләре, яшел болыны, челтерәп аккан салкын, саф сулы чишмәләре, чикләвекле, җиләкле урманы сагындыра. 1942-43 елда кырык дүрт хуҗалыгы булган Грижбай авылы хәзер юк инде, авыллар...

Рәхәт булса да торган җир,
Сагындыра туган ил...

Бу җыр буыннан-буынга, йөрәктән-йөрәккә күчеп килә. Әйе, бик күпләребезнең күңелләрендә саклана бу җыр. Искиткеч матур табигате, сандугачлы иртәләре, яшел болыны, челтерәп аккан салкын, саф сулы чишмәләре, чикләвекле, җиләкле урманы сагындыра. 1942-43 елда кырык дүрт хуҗалыгы булган Грижбай авылы хәзер юк инде, авыллар исемлегеннән төшеп калдырылганына да шактый гомер узды. Бу елларда авыл кечкенә булса да, «Алга» колхозының 2нче бүлекчәсе шушы авылда урнаша. Бүлекчәдә хатын-кызлар җитәкчелек итә. Ирләрнең эшкә ярый торганнарын сугышка алып китәләр. Кечкенә генә Грижбай авылы халкы егерме сигез баһадирны сугышка озата. Кайберләре яраланып, аяксыз йә кулсыз кире әйләнеп кайталар. Алар инде колхозда эшләргә булышалар. Күпләре сугыш кырларында ятып кала. Камилә апа белән Гарәфетдин абый Шәрәфиевләр дүрт улларын сугышка озата һәм шуларның берсенә генә кире әйләнеп кайтырга насыйп була. Ата белән ана соңгы сулышына кадәр улларын көтеп гомер уздырды. Гатаулла абый гаиләсенә бәхет елмая: улы Һидият абый сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.
Сугыш кырларында авыр минутларны бергә уздырган, фронт юлларын бергә узган Фатыйха исемле кызны гомерлек юлдашы итеп сайлый. Сугыштан соңгы елларда күп гаиләләр бәхет эзләп төрле шәһәр һәм авылларга күчеп китәләр. Ә алар шушы авылда төпләнеп кала. Бу яшь кызны авыл халкы бик тиз үз итә. Ул үзенең акыллы сыйфатлары, зирәклеге, эшкә уңганлыгы белән җәлеп итә авыл халкын. Сугышчан җырлары белән шаккаттыра. Алар тугыз бала үстерәләр. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балалары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән булып үстеләр. Акыллы, уңган балаларының хәзер үз тормышлары. Араларында әти-әниләре генә юк инде.
Хәзер авылыбызда йортлар юк, анда яшәүчеләр төрле авылларга күченеп киттеләр. Шулай булса да, авылның Мәңгелек йорты чиста һәм төзек хәлдә. Төрле авылларда яшәсәләр дә, яшьләр, әти-әниләре, әби-бабалары, туганнары күмелгән Мәңгелек йортны онытмыйлар. Яз саен барып чистартып кайталар. Үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең кадерен бел, диләр бит.
Садовый бистәсеннән Фирдус Вәлиев, Ринат Зарипов, Олы Якедән бертуганнар Рәфыйкъ һәм Рәфис Гатауллиннар, Илфат Зарипов бер генә язны да калдырмыйча, Мәңгелек йортка киләләр. Бу изге эшне ташламабыз, балаларыбызга да өйрәтеп калдырырбыз, буыннан-буынга күчәр диеп ышандырабыз, диләр. Аларга олы рәхмәтебезне җиткереп, түбәнчелек белән баш иябез, эшләрендә, тормышларында зур уңышлар гына телибез. Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән аларны һәм газета укучыларыбызны котлыйбыз.
Илһамия Зарипова.
Олы Яке

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: