Яшел Үзән

Мәчет акчасына эшләнде

Безнең Уразлы авылында мәчет моннан 15-16 ел элек авыл халкы тырышлыгы белән сафка баскан иде. Төзелештә өр-яңа материаллар гына кулланылса да, вакыт узу белән, түбә калае череп, түбәдән су үтә иде. Намазга йөрүче авыл картларының да, дингә битараф булмаган яшьләрнең дә бик тә эчен пошырып торды бу хәл. Ниһаять, Ураза...

Безнең Уразлы авылында мәчет моннан 15-16 ел элек авыл халкы тырышлыгы белән сафка баскан иде. Төзелештә өр-яңа материаллар гына кулланылса да, вакыт узу белән, түбә калае череп, түбәдән су үтә иде. Намазга йөрүче авыл картларының да, дингә битараф булмаган яшьләрнең дә бик тә эчен пошырып торды бу хәл. Ниһаять, Ураза гаетендә, барыбыз бергә җыелгач, шундый карарга килдек: мәчеттә җыелган сәдака акчасына түбәне яңартырга дип килештек.

Безнең бәхеткәдер инде, Олы Яке авылында төзү материаллары сату белән шөгыльләнүче кибет эшли башлаган иде. Түбәгә кирәкле бөтен материалларны, ерактан эзләп йөрмичә, үзебезнекеләрдән алырга булдык. Бәясе дә безне канәгатьләндерде. Авылыбызның актив ир-егетләре бу хәерле эштә бик теләп катнашты. Төзү материалларын да кайтарттык, сентябрьнең кояшлы матур көнендә, тәвәккәлләп, эшкә дә тотындык. Авылның теләсә нинди җәмәгать эшендә бик актив катнаша торган Рафаэль Ганиев, Альберт Зәйнуллин, Илдар Шәйхетдинов, Айдар Ибраһимов, Альфред Галиев, Илнур Фәйзуллин, Айрат Галиев, Фәнис Гобәйдуллин, Рәмис Бикмуллин, Камил Гыйльфанов, Илшат һәм Илфат Галиевлар, Харис Әхмәтов, Рәдиф Сафиуллин кебек ир-егетләр эшне кызу тотты. Мәчет түбәсенең черегән калайларын алып, түбәне яңа ак калай белән ябып куйдылар. Мәчетебез тау башында безнең. Ерактан ук күренеп тора. Түбәсен ак калай белән ябып куйгач, ул тагын да ямьләнеп, матурланып китте. Мәчеттән элек тә кеше өзелеп тормый иде, хәзер дә ул, авылдашларга яшәргә көч-куәт өстәп, яңа эшләргә рухландырып торыр дип ышанабыз.
Мәчет - Аллаһ йорты.Олысы да, кечесе дә килә мәчеткә. Мәчеткә китерелгән сәдака изге максатка - кирәкле эшкә тотылды. Эшне күмәкләшеп башкаруыбыз яшьләр өчен үрнәк. Элегрәк елларда, бигрәк тә сугыштан соңгы авыр елларда зур эшләрне авыл халкы шулай күмәкләшеп эшләгән. Менә шундый күркәм эшне башкардык без сентябрь аенда. Мәчетне ремонтлауда катнашкан авылдашларның игелекле эшләре моның белән чикләнми, әлбәттә. Аларның һәркайсы авылдагы өлкән яшьтәге кешеләргә, туган-тумачаларына авыр эшләрдә һәрвакыт булышып тора.
Форсаттан файдаланып, элегрәк мәчет төзүдә, быел исә аның түбәсен яңартуда катнашкан бу игелекле ир-егетләргә нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телим. Кылган изгелекләре үзләренә меңе белән кире кайтсын. Якыннарыгыз сезне сөендереп торсын.
Рәшит Мәхәммәтҗанов.
Уразлы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: