Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Коръән – Аллаһ китабы

Аллаһның кеше телендә әйткән Хак сүзе - Коръән - барлык кешелек өчен дә әйтелгән. «Адәм баласы ни өчен җирдә яши?», «Шундый олы галәм ничек барлыкка килгән?» кебек сорауларга Коръәннән җавап табарга мөмкин. Коръән безгә кайчан һәм нинди юллар белән, ничек килеп ирешкән? Бөек шәхесләр Коръән турында нәрсә әйтә? Без бу...


Аллаһның кеше телендә әйткән Хак сүзе - Коръән - барлык кешелек өчен дә әйтелгән. «Адәм баласы ни өчен җирдә яши?», «Шундый олы галәм ничек барлыкка килгән?» кебек сорауларга Коръәннән җавап табарга мөмкин.
Коръән безгә кайчан һәм нинди юллар белән, ничек килеп ирешкән? Бөек шәхесләр Коръән турында нәрсә әйтә? Без бу сорауларны Мулла Иле мәчете имамы Равил хәзрәт Сәйфетдиновка бирдек. Ул болар хакында тәфсилләп сөйли.

Әлифел ТАРАЗОВА

- Илебездә дин иреге бирелүгә чирек гасыр булып килә. Шушы чорда дин тотучыларга бик күп мөмкинлекләр булдырылды. Быелгысы елның Коръән елы итеп уздырылуы дингә булган игътибарның зур икәнен ачык күрсәтеп тора. Бу чорда без Пушкинның да, Тукайның да дини шигырьләрен уку бәхетенә ирештек. Сүзем шул турыда булыр.
Төрки кавемнәр ислам динен Пәйгамбәребез исән вакытта ук кабул итә башлаган. 922 елда инде ул болгарларда дәүләт дине итеп рәсмиләштерелгән. Инде шул вакытларда ук Коръән Кәримнең төрки телләрдәге аңлатмалары барлыкка килгән. Коръән Кәримнең эчтәлеге шигъри рәвештә бәян ителгән «Бәдәвам китабы» Болгарда Х гасырда ук иҗат ителгән. Изге китапның иң беренче тәрҗемәсе тугандаш уйгур телендә Х гасырда язылган.
Европада Коръән Шәриф беренче мәртәбә 1141 елда латин теленә тәрҗемә ителгән.
Россиядә Коръәннең беренче тәрҗемәсе - 1716 елда, икенчесе - 1783тә, өченчесе 1790 елда басылып чыккан. Өченче тәрҗемәне Казан гимназиясендә директор буып эшләгән бик тә зыялы галим, шагыйрь, татар теленә мөкиббән зат Михаил Иванович Веревкин башкарган. Казанда беренче театрны да ул ачкан. Болгар җиренә беренче археологик экспедицияне дә ул оештырган. Экспедициядә Г.Державин да катнашкан, Шәһри Болгарның планын төзегән, хәрабәләрен рәсемгә төшергән, җирдән акчалар, әйберләр казып тапкан. Веревкин Казан гимназиясендә татар телен укытуны керткән. Патшага мөрәҗәгатендә ул болай дигән: «Казан шәһәре бөтен бер татар милләте патшалыгының баш шәһәре булып тора. Гимназиядә татар теле классы ачарга рөхсәт бирелсә иде». Ниһаять, 1770 елдан башлап гимназиядә татар теле укытыла башлый.
Даһи шагыйрь А.Пушкин нәкъ менә М.Веревкин тәрҗемәсендәге Коръәнне укыган һәм гаять тәэсирләнеп, үзенең мәшһүр, «Коръәнгә иярүләр» дигән шигырьләр бәйләмен иҗат иткән. Аны язу барышында Пушкин Веревкин белән иҗатташлык иткән. Беләбез ки, Пушкинның ерак бабасы Ибраһим Ганнибал чыгышы белән мөселман булган. Шагыйрь аның турында «Бөек Петр гарәбе» дигән роман да язган.
Пушкин ислам диненә, башка халыкларга, башка телләргә ихтирам белән караган. Көньякта сөргендә булганда төрек теленнән хосусый рәвештә дәресләр алган. Кавказ халыкларын ул вакытта татарлар дип атаганнар. Ул аларның сөйләшүләрен дикъкать белән тыңлаган, сүзләрнең мәгънәләренә төшенгән. Аралашкан чакта көнкүреш сүзләрен (су, ат һ.б) татарча әйтә торган була. 1833 елда Казанга килгәч тә шагыйрь бу гадәтен дәвам итә торган була. Бөек Тукаебыз юкка гына «Хәзрәти Пушкин»ны шулкадәр сөймәгәндер.
Рус телендә бик күп татар алынмалары (сүзләре) булуын Пушкин хуплаган һәм болай язган: «Алынма сүзләр рус теленең милли үзенчәлеген юкка чыгаралар дигән фикер дөрес түгел. Өч ел буе хакимлекләре чорында татарлар рус теленә күгәрек калдырдылар дип уйлау юкка гына. Чит тел кылыч һәм янгыннар белән түгел, бәлкем үзенең байлыгы һәм өстенлеге белән тарала».
Пушкин гарәп хәрефләрен дә белгән һәм аларның еш кына үзенең дәфтәрләре читенә язып куя торган булган.
«Коръәнгә иярүләр» әсәрен язып, Пушкин зур батырлык эшләгән.
Әлеге әсәре белән Пушкин ислам диненә, Коръәнгә ихтирам белән карарга, мөселманнарга нәфрәт күзе белән карамаска, аларга каршы сугыш ачмаска, аларны аңларга, дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өнди. Пушкин шәрык мәдәнияте җәүһәрләрен өйрәнде, аларда гомумкешелек рухын күрде.
Бөек державачылык рухы белән агуланган җәмгыяттә Пушкинның «Коръәнгә иярүләре»н кабул итмәде, моның өчен шагыйрьне каһәрләде. Ләкин чын кешеләр дә күп иде. Шуларның берсе Ф.Достоевский менә нәрсә әйтте: «Дөнья шагыйрьләре арасыннан тик Пушкин гына җаны-тәне белән чит, ят мәдәниятне үзләштерү хосусиятенә ия булды. Чын рус кешесе булу өчен барлык халыкларның туганы, барлык кешеләр өчен Кеше булу кирәк». Бу сүзләр бүген дә актуаль. Бүген дә гомумкешелек баскычына күтерлә алмаучылар дөнья тулы.
Пушкин сөргендә чагында Ксара диңгез ярында, кечкенә генә бер тау куышына сыенып, кулындагы Коръән китабын искиткеч мавыгып, дөньясын онытып укый. Бу турыда шагыйрь шигырендә болай ди:
В пещере тайной,
в день гоненья,
Читал я сладостный
Коран…
(Сөргендә чак серле мәгарәдә
Укыдым мин
изге Коръәнне...).
Шагыйрь күңелендә «Серле мәгарәдә...» дигән сүзләр тикмәдән генә тумаган. Коръән Шәриф Аллаһ тарафыннан Пәйгамбәребезгә Җәбраил фәрештә аркылы тау куышында иңдерелә башлаган. Пушкин боларны бик яхшы белгән һәм бик тә тәэсирләнгән.
«Коръәнгә иярүләр»не татарчага зур осталык белән Зөлфәт тәрҗемә иткән (Кара: «Казат утлары», 1999 ел, 6нчы сан).
Минем дә тәрҗемәм бар. Шулардан юллар:
Мәгарәңдә таңга чаклы
Тып-тын ут яна.
Күндәм колым -
Пәйгамбәрем,
Укы, йоклама.
Изге догаларың белән
Ку син йокыны.
Ку син дөнья кайгыларын,
Күңел шаукымын.
Догаларың кыл ихластан -
Булырлар кабул.
Раббың синең бик
шәфкатьле,
Мәрхәмәтле Ул.
Укы таңга чаклы, колым,
Коръән китабын.
Өйрәт газиз өммәтеңә
Догалар бабын.
Коръәнгә, Исламга бөек акыл ияләре зур хөрмәт белән караган. Бөек немец шагыйре Гете болай дигән: «Үзебезне рухландыру өчен нинди генә шәкел сайласак та, без барыбыз да Исламда яшибез». Аның менә мондый шигыре дә бар:
Мәнсез кибарьлекнең
чүплегенә
Хакыйкатьне мөмкинменә күмәргә?!
Аллаһтан ул иңгән икән безгә
Шул исламда яшәргә
һәм үләргә.
Гете кешелекне шуңа чакыра: «Шулай итеп, без исламда калырга тиеш, ягъни Аллаһ иркенә тулысынча буйсынуда». Шушы сүзгә мин берни дә өсти алмыйм.
Толстойны тыңлыйк: «Мөселманлыкның чиркәү православиесеннән чагыштыргысыз дәрәҗәдә югары булуы миндә бернинди дә шик уятмый. Әгәр дә кешегә ике генә юл күрсәтелсә, һәр акылы камил кеше бер генә тәгълиматны, бер Аллаһны һәм аның Пәйгамбәрен икърар иткән мөселманлыкны сайлап алачак».
Толстойның көндәлегендә мондый юл да бар: «Мине игелекле мөселман итеп санавыгызны үтенәм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев