Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Корбан чалу – вәҗиб гамәл

Ислам диненең олуг бәйрәме - Корбан гаете якынлаша. Бу мөбарәк бәйрәм быел 6 ноябрьгә туры килә. Иман йортларының барчасында да гает намазлары укылачак, корбаннар чалынып, бәйрәм тагын да ямьләнеп китәчәк. Кемнәрдер бу көннәрдә пәйгамбәребез туган җирләрдә хаҗ кыла. Бер сүз белән әйткәндә, Корбан бәйрәме барча мөселман халкының уртак шатлыгы булып,...

Ислам диненең олуг бәйрәме - Корбан гаете якынлаша. Бу мөбарәк бәйрәм быел 6 ноябрьгә туры килә. Иман йортларының барчасында да гает намазлары укылачак, корбаннар чалынып, бәйрәм тагын да ямьләнеп китәчәк.
Кемнәрдер бу көннәрдә пәйгамбәребез туган җирләрдә хаҗ кыла. Бер сүз белән әйткәндә, Корбан бәйрәме барча мөселман халкының уртак шатлыгы булып, ул кешеләрдә миһербанлыкны, туганлык хисләрен һәм иманны арттыра. Шул уңайдан Яшел Үзән шәһәре мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да газета укучыларыбызга үзенең тәбрикләүләрен җиткереп, Корбан гаетенә кагылышлы гореф-гадәтләребезне искә ала:
- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Корбан бәйрәме көнендә мәчеттә кояш чыгарга бер сәгать алдан, ягъни 6 сәгать 59 минутта намаз укыла һәм азан әйтелә. Аннан соң Коръән укып, дога кылыначак. Бәйрәм вәгазе, ягъни бәйрәмнең хөтбәсе 7 сәгать 30 минутка туры килә. Бу вакытка гаеткә җыенучыларның һәммәсе дә мәчеткә килеп җитәргә тиеш. Чөнки гаетнең кабул булмавы ихтимал. Гает намазы 8 сәгать 20 минутта укыла. Намаз тәмамлануга бәйрәм белән котлаулар башлана һәм чәй табыннары оештырыла, таба ашлары пешерелә. Аннан соң мөселманнар корбан чалуга керешә ала. Һәр елдагыча безнең мәчет янында корбан чалу бу юлы да оештырылмый калмаячак. Быел шәһәр мәдрәсәсе янында корбанлыклар чалырга җыенабыз. Корбан чалырга теләк белдерүчеләр безнең мәчет аша корбанлык ала ала. Корбанлык сарыкларын, гадәттәгечә, Ленино-Кокушкино авылыннан алып киләчәкләр. Башка күрше-тирә районнар белән сөйләшүләр алып барыла. Бәясе 4-6 мең сумнан артмас дип көтелә. Мәчеттә корбан чалу эше белән шөгыльләнүчеләргә 250 сум түләргә туры киләчәк. Быел корбан чалуга яшьләрне дә җәлеп итәргә, аларны шушы изге йолага өйрәтергә уйлап торабыз. Корбан чалу ул җайлы эш түгел, аның бөтен җаен туры китерергә, көч куярга кирәк. Шуңа күрә чалучыларга хак бирүне күпсенмәскә кирәк. Аны башкарып чыгучыларга рәхмәтләребезне генә укырга кала.
Хәзерге заманда безнең күбебез начар тормышта яшәми. Арабызда урта хәллеләр бик күп. Шуңа күрә аларга корбансыз калырга ярамый. Корбан чалуны Аллаһ Тәгаләнең безгә тиешле булган зур бүләге буларак кабул итәргә кирәк. Мөселман халкы шушы изге һәм вәҗиб гамәлне, буыннан-буынга күчереп барса, пәйгамбәрләргә буйсынуыбызны һаман дәлилләп торырбыз. Корбан чалу ул Аллаһ Тәгаләгә мәхәббәтебезне, динне олылауны, иманлы булуыбызны да аермачык күрсәтә. Без бит бу бәйрәм көннәрдә корбан чалып кына калмыйбыз, шул корбанлык итләре белән күпме мохтаҗларны сыйлыйбыз, ризыкландырабыз. Йорт-җирләребезгә дога укып, корбан чалып, нур-бәрәкәт иңдерәбез. Туган-тумачаларыбызны, күрше-күләнне корбан ите, тәмле бәйрәм ризыклары белән сыйлап, үзебезнең исемгә күпме рәхмәтләр алабыз, күпме догалар укыйбыз, әрвахларны искә алабыз. Корбан чалынган йортларны бәла-казалар да читләтеп уза, аларга кайгы-чирләр керми. Корбан бәйрәме, һичшиксез, Аллаһ Тәгаләгә булган өлфәт мәхәббәтне, кардәшлекне, изгелекне арттыра. Бу көннәрдә бала-чагаларны да онытмаска кирәк. Аларны табын түренә утыртып, тәмле корбан ите белән сыйландырып, бу бәйрәмнең олылыгын күрсәтик. Шулай булганда алар динне хөрмәт итәргә өйрәнер, тәүфыйклы, акыллы һәм дә инде иманлы балалар булып үсәр. Корбан чалабыз икән, бу вакытта әрвахлар да сөенеп ята. Аларга да бит дога бик кирәк. Алар бу мизгелләрне күреп-шатланып, йорт-җирләребездә иман нуры сүнмәде дип сөенә. Әрвахлар барысын да белеп тора. Корбанлыклар булмаса, алар гүр газабында ята. Шуны да онытмыйк: вафат булган әби-бабайларыбыз, ата-аналарыбыз бездән хак көтә, алар барысын да күреп тора. Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръән китабында да әйтеп киткән.
Бәйрәм көннәрне мәчетләргә барып, гает намазын уку да бик күркәм гамәл. Аның белән мәчетләрнең дә дәрәҗәсе күтәрелә, йөрү сукмаклары ачылып китә. Мәчет ул - рухи ихтыяҗ таба торган урын. Бу көннәрдә сәдакалар күбрәк бирелеп, мәчетләр терелеп киткәндәй була. Чөнки бүгенге көндә иман йортлары да ярдәмгә мохтаҗ, аларны тотарга кирәк. Мәчетләр дә бит түләүләрдән азат ителмәгән. Гаеткә, әлбәттә инде, чиста-пөхтә киемнәр киеп, үзеңне бөтен яктан тәртипкә китереп килергә кирәклеген әйтеп тору артык. Ә инде мәчеткә килеп, намазларын укыганнарның йөзе нурланып, күңелләре күтәрелеп, рухланып китәр. Барча мөселман кардәшләрне 6 ноябрь - Корбан бәйрәме көнне шәһәр мәчетенә гает намазына чакырам. Барча мөселманны якынлашучы мөбарәк бәйрәм белән котлыйм. Һәрбарчасына бәйрәм шатлыгы, саулык, байлык һәм тыныч көннәр телим. Көтеп алган бәйрәмебез мөбарәк булсын, йорт-җирләребезгә муллык ирешсен, бәйрәм табыннары тулып торсын, мөмкинлеге булган дин кардәшләребезгә корбан чалулар насыйп әйләсен. Бәйрәмне шатлык-куаныч эчендә уздырыйк. Шулай ук шәһәр һәм районыбыздан ерак илләргә хаҗ кылырга киткән якташларыбызның сәфәре уң булып, аларга җиңеллекләр китерсен, аннан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Амин!

әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250