Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Исем куштырырга бервакытта да соң түгел

- Балаларыбыз совет заманында туды. Коммунистлар идек, мулла чакыртып исем куштырмадык. Балаларыбыз да олы инде. Аларга хәзер исем куштырырга ярый микән? Зөләйха һәм Зөлфәт исемнәре нәрсәне аңлата?

Газета укучы.

- Кешегә ничә яшьтә дә исем куштырырга ярый. Иң мөһиме - исеме күркәм, мөселманча булсын. Элеккегесенең мәгънәсе начар булса, үзгәртүләре хәерле.

Зөлфәт гарәпчәдән алынган, таң алды яки мәхәббәт иясен аңлата. Зөләйха исеме исә шул ук телдән алынган, кече кыз, сеңел мәгънәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев