Яшел Үзән

Ифтарны хөрмәдән башлагыз

Менә мөселманнарның ел буе көтеп алган Рамазан аеның да бер атнадан артык вакыты узып китте. Җәйге озын көннәр торса да, мөселманнар уразасын калдырмый. Эссе булганлыктан, организм сыеклыкка мохтаҗ. Шуңа күрә 18-19 сәгать буе ашау-эчүдән тыелган ураза тотучыга сәхәр һәм ифтар вакытында күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Су урынына сыеклыкка...

Менә мөселманнарның ел буе көтеп алган Рамазан аеның да бер атнадан артык вакыты узып китте. Җәйге озын көннәр торса да, мөселманнар уразасын калдырмый. Эссе булганлыктан, организм сыеклыкка мохтаҗ. Шуңа күрә 18-19 сәгать буе ашау-эчүдән тыелган ураза тотучыга сәхәр һәм ифтар вакытында күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Су урынына сыеклыкка бай җиләк-җимеш (карбыз, алма, груша һәм башкалар) ашарга да була. Эчәсе килү теләген киметү белән бергә, җиләк-җимеш организмга минерал һәм витаминнар запасын да бирә.
Ураза тотучыларга Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең оештыру-методик бүлеге фельдшеры Наталья Лаптева менә нинди киңәш бирә:
- Кайбер авырулар вакытында, әйтик, ашказаны-эчәк органнарында, бөерендә авыруы булганнарга озак вакыт ашаудан тыелу, зыянлы булырга мөмкин. Шуңа карамастан, уразадан баш тартмаучылар да шактый. Шулай да сәламәтлектә тайпылышлар булмасын өчен, ураза тотар алдыннан авыру кешеләргә табиб белән киңәшеп алу комачауламас. Өлкән кешегә уразага керер алдыннан үзенең авыруларын дәваларга кирәк.
Бер яктан караганда, ураза кешенең гомуми хәлен яхшырта, организмны чистарта, авырлыгын нормага сала. Әмма, икенче яктан, ураза - ул организм өчен стресс булып тора һәм шул сәбәпле, булган авырулар үзен сиздерергә мөмкин.
Рамазан аенда сезнең туклану гадәти ашаудан әлләни аерылмаска, гади булырга тиеш. Җиләк-җимеш, яшелчәдән төрле салатлар, ярма һәм сөт ризыклары ураза өчен иң файдалысы. Озак эшкәртелә торган ризыкларны кулланырга киңәш итәм. Андыйларга көрпәле ризыклар, яшелчәләр, кукуруз, ташкабак, шпинат һәм башкалар (чөгендер яфрагы тимергә бик бай була) керә, кипкән җимешләр, күрәгә, инжир, кара җимеш, миндаль ашарга, ягъни катлаулы углеводлы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Шикәр, югары сорттагы онлы продуктлар организмда тиз янып бетә (чистартылган углеводлар). Кыздырылган һәм майлы ризыклар сәламәтлеккә зыян китерә, шуңа күрә аларны чикләргә киңәш ителә. Андый ризыклар ашказаны-эчәк системасында тайпылышлар китереп чыгара, авырлыкны арттыра. Ә менә кош ите һәм балык ураза тотучының организмына зыян салмас.
Авыз ачу вакытында артык күп ашау бәхеткә илтә торган эш түгел икәнен дә онытырга ярамый.
Ураза - ул чистарыну, шуңа күрә ашказанын авыр ашамлыклар белән тутырырга кирәкми. Сыеклыкны сәхәрдә күбрәк кулланыгыз.
Организмга витаминнар күбрәк эләксен өчен, хөрмә ашарга кирәк. Ул шикәр, углевод, клетчатка, калий һәм магний чыганагы. Миндальдә протеиннар күп. Банан калийга, магнийга һәм углеводларга бай.
Әлфия Зыякаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: