Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Иң мөһиме – ниятең изге булу

Корбан бәйрәме алдыннан без, һәр елдагыча, Яшел Үзән мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән очрашып сөйләштек. Корбан гаете турында сөйләшүгә керешкәнче, 13 октябрьдә Уфада узган Россия үзәк мөселман диния нәзарәтенең чираттагы IX корылтае, аннан алган фикер-тәэсирләре турында сораштык. Корылтай эшендә Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да катнашкан иде. Әлифел Таразова - Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим!...


Корбан бәйрәме алдыннан без, һәр елдагыча, Яшел Үзән мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән очрашып сөйләштек. Корбан гаете турында сөйләшүгә керешкәнче, 13 октябрьдә Уфада узган Россия үзәк мөселман диния нәзарәтенең чираттагы IX корылтае, аннан алган фикер-тәэсирләре турында сораштык. Корылтай эшендә Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да катнашкан иде.

Әлифел Таразова

- Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим!
Әлеге корылтай мөселман дөньясында бик зур вакыйгага әйләнде. Корылтайда Россиянең байтак төбәгеннән килгән меңнән артык имам, Россия үзәк диния нәзарәте составына кергән мөселман дини оешмасы, халыкара ислам оешмасы вәкилләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Сирия, Төркия, Казахстан, Тунис, Сербия кебек мөселман иле мөфтиләренең катнашуы корылтайның дәрәҗәсе никадәр зур булуын күрсәтә. Татарстаннан корылтайга берничә кеше барды.
Башкортстан - уникаль төбәк, анда төрле милләт һәм дин вәкилләре бергә дустанә шартларда яши. Быел Россия үзәк мөселман диния нәзарәте төзелүгә 225 ел тула. Екатерина II боерыгы белән Уфада Россия ислам үзәге төзелүгә дә нәкъ шул кадәр ел. Шушы тарихи вакыйгаларга да туры килде корылтайның эш көне.
Корылтайда хәл ителгән мөһим мәсьәләләрнең берсе - «ГибадурРахман» (Аллаһ колы дигән сүз) иҗтимагый ассоциациясе төзелү. Ул, иң беренче чиратта, яшьләр һәм киң җәмәгатьчелек белән эшләүне күздә тота: «Россия мөселман хатын-кызлары берлеге» һәм «Мөселман яшьләре берлеге» оешмалары ассоциация кысаларында эшләячәк. Яңа оешманың уставы расланды. Рәисе һәм аның 6 ярдәмчесе булачак. Халыкны традицион ислам буенча тәрбияләү, әхлак, әдәп мәсьәләләре белән шөгыльләнүгә зур игътибар биреләчәк.
- Габделхәмит хәзрәт, шәһәрдәшләребезгә мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Яшел Үзәннең өч мәчетендә дә намаз укыйлар. Корбан бәйрәмендә гает намазы кайда укыла?
- Корбан бәйрәмендә Мирныйдагы «Тынычлык» мәчетендә һәм шушы иске мәчеттә гает намазы укыйбыз, ә Гоголь урамындагы Җәмигъ мәчетендә, көн саен намаз укысак та, бина тулысы белән төзелеп бетмәү сәбәпле, гает намазы укуны кичектереп торабыз быел.
- Тагын шундый сорау да бирә газета укучыларыбыз: элегрәк ел саен төп мәчеттә корбан чалуны оештыралар иде. Быел корбан чалуны нинди тәртиптә башкарып чыгарга ниятләдегез?
- Әйе, дин кардәшләребез сорау-үтенече буенча корбан чалуны күп еллар дәвамында безнең мәчет башкарып килде. Тик быел аны бары тик бер урында - Җәмигъ мәчетендә оештырабыз. Анда мәйдан киң, корбан чалырга махсус урын да ясадык. Корбанга сарык алырга теләк белдереп, 300ләп заявка керде. Чит төбәкләрдән дә алып кайталар сарыкны. Шул ук вакытта, халыкның ихтыяҗын өйрәнеп, авылларда да, махсус корбанга дип, сарык асраучылар күбәйде.
- Авылларда командировкада йөргәндә шундыйрак фикер дә ишетергә туры килде: быел өйгә кунак чакырмыйбыз, корбан итен туган-тумачага таратып бирәбез дип сөйлиләр. Шәригатьчә булсын өчен,мәҗлесне нинди тәртиптә оештырырга кирәк ?
- Туган-тумачаны, дус-иш, күрше-күләнне чакырып, ашны үткәрсәң - савабы күп. Ашны үткәрмәсәң дә ярый. Әгәр дә өйдә, әйтик, хаста кеше бар икән, корбан итен өләшеп чыксаң да була. Корбан итен мәктәпкә, ятимнәр йортына тапшырган очракта, укытучы яисә тәрбияче нинди ризык икәнен, бәйрәмнең асылын аңлатса, сабыйларга тәрбия дәресе булыр. Табынга куела торган ризык итеп, болай гына таратып чыгу, хәйриягә керә. Иң мөһиме - ниятең изге булу, бу эшне саф күңелдән эшләү.
Форсаттан файдаланып, дин кардәшләребезне, милләттәшләребезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Туганлык җепләрен өзмичә, бер-беребезгә дустанә күркәм мөнәсәбәттә булып, матур, имин, тыныч тормышта яшәргә, эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X