Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Хур егетләре бар микән?

Мөселманнарны, оҗмахка эләккәч, хур кызлары көтеп торыр, дигән. Бу ирләр турындадыр инде. Ә хатын-кызлар өчен хур егетләре бар микән? Бу турыда ишеткәнем юк. Газета укучы. - Беренчедән, җәннәт ул шундый урын, анда хатын-кызлар булсынмы ул, ирләр булсынмы - беркем өчен дә кайгы-хәсрәт, уфтану юк. Кешенең җәннәттә бер генә үкенүе булырга...

Мөселманнарны, оҗмахка эләккәч, хур кызлары көтеп торыр, дигән. Бу ирләр турындадыр инде. Ә хатын-кызлар өчен хур егетләре бар микән? Бу турыда ишеткәнем юк.

Газета укучы.

- Беренчедән, җәннәт ул шундый урын, анда хатын-кызлар булсынмы ул, ирләр булсынмы - беркем өчен дә кайгы-хәсрәт, уфтану юк. Кешенең җәннәттә бер генә үкенүе булырга мөмкин. «Ник кенә изге гамәлләрне күбрәк кылмадым икән, дәрәҗәм тагын да югарырак булыр иде», - дип үкенәчәк ул. Чөнки җәннәт 8 дәрәҗәле, 8 ишеге бар. Һәр ишектә 100 кат. Күз алдыгызга китерегез - 800 кат. Кем аста, өскә күтәрелә алмас, дигән. Өстәгеләр генә аска төшә ала. Хатын-кыз никахлы кияүдә булса, җәннәттә ирләре белән бергә була. Әгәр хатын-кыз 6нчы дәрәҗәдә булып, ир 4нче дәрәҗәдә генә булса, никахлы булу сәбәпле, ире хатыны янына күтәрелә. Әгәр хатын-кыз берничә мәртәбә кияүдә булган булса, теләгән ирен сайлап ала ала. Әгәр инде берсе дә кирәкми икән, Аллаһ Тәгалә аны вилданун мөхәммәдун (вечные отроки) белән никахлый.

Әйтәсем килгәнем шул: күбрәк изге гамәлләр кылырга ашыгыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X