Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Ходайның рәхмәте яусын

Туган авыл, туган җир! Һәркемнең иң кадерле, күңеленә иң якын урыны. Авылның һәр урамы, тыкрыгы, чокырына кадәр якын. Монда гына сине үз итәләр, исемеңне атап, якын итеп эндәшәләр. Туган авылның читендәрәк, көнчыгышында яки көньягында синең мәңгелек йортың - зиратың бар. Ул турыда күпләр уйламый да, өлкәннәр генә аны еш искә...

Туган авыл, туган җир! Һәркемнең иң кадерле, күңеленә иң якын урыны. Авылның һәр урамы, тыкрыгы, чокырына кадәр якын. Монда гына сине үз итәләр, исемеңне атап, якын итеп эндәшәләр.
Туган авылның читендәрәк, көнчыгышында яки көньягында синең мәңгелек йортың - зиратың бар. Ул турыда күпләр уйламый да, өлкәннәр генә аны еш искә ала. Чөнки гомер кояшы батышта икәнен чамалыйбыз.
Күзәтүләрем буенча, һәр авылның зираты көньягында яки көнчыгышында, бик сирәк авылларда гына көнбатыш яки төньягында. Моның берәр сере бармы, шулай кабул ителгәнме, белмим?
Мәңгелек йортыбызны чис­тартып, төзекләндереп торучы авылдашларыма олы рәхмәтемне юллыйм. Бу изге эшегез гомер юлыгызны бизәсен.
Якты дөньяларга бер килгәнбез икән, китәбез дә инде. Бу бәхәссез, кайчанлыгын гына белмибез.
Китү... Олы яшьтәгеләрне ашын ашаган, яшен яшәгән, дисәк тә, якыннарыбызны югалту авыр. Бик кыен. Ә инде яшьләр китсә, бусы бигрәк тә үкенеч, олыларга - зур хәсрәт. Ата-анага үз бәгырен - баласын югалтырга Ходай язмасын. «Безне соңгы юлга хөрмәтләп балаларыбыз, якыннарыбыз озатса иде», - дип телибез барыбыз да.
Яшәгәндә бер-беребезгә ки­рәк­­лекне бәяләп тә җиткермибез. Ваемсызлык күрсәтәбез.
Авылыбызның иң кирәкле, иң олы йөрәкле, күпләребезнең кулыннан да, хәленнән дә килми торган эшне башкаручы кешеләребезне өебезгә, якыннарыбызга, гомумән, авылыбызда берәр кеше бу дөньядан киткәч кенә искә алабыз. Никадәр хөрмәткә ия бит бу кешеләребез! Алар булмаса, ни эшләр идек?
Мәчет картларыбыз! Бу рәхмәтләрем һәрберегезгә ирешсә иде. Никадәр авылдашларыбызны читтә яшәп үз туфрагыбызга кайту - васыятьләрен үтәвегез, кайвакытта бөтенләй чит-ят яктан алып кайт­каннарны да кыенсынмыйча, тарланмыйча, гүргә иңдерүгә булышасыз сез! Үзегезгә дәвамчылар әзерлисез, гореф-гадәтләребезне саклап, кешеләрнең гозерен тыңлавыгызга рәхмәт, кеше кайгысына битараф булмавыгызга, вәгазьләрегездә үлгән кешенең - мәетнең дөнья­да кылган гөнаһларын ярлыкауны сорыйсыз, башкаларны да шуңа үгетлисез, гафу итә белүгә чакырасыз.
Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт!
Кеше бу дөньядан китте... Мәетле йорт. Кайгы, хәсрәт, күз яшьләре. Ләкин елап кына утырырга вакыт юк, җирләү хәстәрен күрәсе бар. Берәү кабер казучылар өндәсә, икенчесе мәетне юып кәфенләр кешегә бара.
Мәетне юу, кәфенләү... Авылда бу эшне ике-өч кеше генә башкара бит. Нинди зур җаваплылык, нинди батырлык, курку-шикләнүләрне җиңәргә кирәк. «Үле сикереп тормый», - дисәләр дә, батырчылык итеп, бу эшне башкару - зур эш. Аны башкаручыларга нинди генә рәхмәтләр дә аздыр. Алар юу-кәфенләүче генә түгел, бу йорттагыларны юатучылар да, кирәк-яракны җитештерүдә киңәш бирүчеләр дә, чын психологлар да алар. Үзләренең йортларында мәшәкать булса да, якыннары кайтса да, кырык эшләрен кырык якка ташлап, кешегә ярдәмгә, гозерне үтәргә баралар.
Кендек әбиләребезгә рәхмәт укып, дога кылабыз. Алар безгә дөнья­га килүгә булышса, юу-кәфенләүче әби-бабайларыбыз, пакъләп, соңгы юлга озаталар. Рәхмәтебез чиксез сезгә, Ходай озын гомер, сәламәтлек бирсен. Дөнья һәм ахирәт рәхәтләрен күрегез, кайгысыз яшәргә насыйп булсын.
Рәйханә Зәйнуллина,
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев