Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Фитра сәдакасы – мохтаҗларга

Ураза бәйрәме алдыннан шәһәрнең Җәмигъ мәчете мохтаҗларга һәм ятимнәргә, төрле сәбәпләр аркасында матди яктан кыен хәлдә калган гаиләләргә гает күчтәнәче таратты. 100гә якын өлкән яшьтәге кеше изге Рамазан бәйрәмен, бүтән милләттәшләре кебек үк, бай табын артында каршы алу бәхетенә иреште. - Мохтаҗларга дигән бәйрәм күчтәнәчен мәчеткә мөселман кардәшләр тапшырган фитра...


Ураза бәйрәме алдыннан шәһәрнең Җәмигъ мәчете мохтаҗларга һәм ятимнәргә, төрле сәбәпләр аркасында матди яктан кыен хәлдә калган гаиләләргә гает күчтәнәче таратты. 100гә якын өлкән яшьтәге кеше изге Рамазан бәйрәмен, бүтән милләттәшләре кебек үк, бай табын артында каршы алу бәхетенә иреште.
- Мохтаҗларга дигән бәйрәм күчтәнәчен мәчеткә мөселман кардәшләр тапшырган фитра сәдакасы акчасына сатып алдык, - дип сөйли Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатаулла. - Барысы 64 мең сумга 92 ашамлык җыелмасы әзерләнде һәм бер әзер пакет уртача 700 сум тора.
Мәчеттә бәйрәм күчтәнәчен әзерләү һәм аны мохтаҗларга тарату тәҗрибәсе зур. Рәсми рәвештә 2006 елда теркәлгән мәхәллә һәм шул елдан бәйрәм күчтәнәче таратыла да башлый.
Быел фитра сәдакасы, Татарстан Диния нәзарәтендә билгеләүләренчә, җан башына 50 сумнан куелган иде. Матди керемең мөмкинлек бирсә, аны күбрәк итеп түләргә дә ярый һәм үзен мөселман дип санаган эшкуарлар, саранланып тормыйча, фитра сәдакасына акчасын жәлләмәде. Мин мәчеттә Илдар хәзрәтне көтеп утырган чакта шәһәр предприятиеләренең берсендә директор булып эшләүче мөхтәрәм зат фитра сәдакасы дип язылган махсус тартмага меңәрлекләр генә салды, тик андый юмарт байлар бармак белән санарлык кына. 2 сум китергән кешеләр дә булган фитра сәдакасын. Мохтаҗларга бәйрәм күчтәнәче менә шундый фитра акчасына сатып алынган да инде.
Нәрсә генә юк ашамлык җыелмасында: ит, балык, сөт консервлары; токмач, төрле ярмалар; конфет, һинд чәе, көнбагыш мае, кыскасы, бәйрәм табынына кирәкле бөтен сый-нигъмәт бар.
- Аллаһының рәхмәте төшкере, ел саен Җәмигъ мәчетендә эшләүчеләр менә шулай тәмле ризыклар белән сыйлыйлар безне, - дип сөйли ураза гаете уңаеннан мәчеттән бирелә торган ашамлыкларны алырга килгән Нәзирә апа Ибраһимова. - Үзем 20 еллап 18нче төзү-монтаж идарәсендә эшләдем, ул ябылгач, Серго исемендәге заводта. Миннән теләк шул: безнең турыда кайгыртучылар кайгы-хәсрәт күрмәсен, илләр тыныч булсын.
Украинская урамында яшәүче хезмәт ветераны Кәүсәрия апа Яруллина да мәчет картларына һәм шәхсән Илдар хәзрәткә бик рәхмәтле. Ураза бәйрәме алдыннан, 6 августта, ашамлыклар җыелмасын Кәүсәрия апага һәм аның кебек бик күп олы яшьтәгеләргә, ашамлыклар салынган авыр пакетны күтәреп йөрергә туры килмәсен дип, машина белән өенә илтеп бирделәр.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев