Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Дәрәҗәле шәхес мәчеткә ярдәм итү юлын табар Аллаһы Тәгалә аның үзен дә ярдәменнән ташламас

Мәктәптә укыганда тарих минем иң яраткан фәннәремнең берсе иде һәм мин аның белән, бигрәк тә халкыбызның тирән, катлаулы һәм фаҗигале тарихы белән кызыксынуымны хәзер дә дәвам итәм. Шуңа булса кирәк, бик күптән укыган китапларда китерелгән вакыйгалар, тарихи шәхесләр, саннар хәтердә сакланган. Мәсәлән, мәктәп китабында язылганча, революциягә кадәр укый-яза белүчеләр руслар...

Мәктәптә укыганда тарих минем иң яраткан фәннәремнең берсе иде һәм мин аның белән, бигрәк тә халкыбызның тирән, катлаулы һәм фаҗигале тарихы белән кызыксынуымны хәзер дә дәвам итәм. Шуңа булса кирәк, бик күптән укыган китапларда китерелгән вакыйгалар, тарихи шәхесләр, саннар хәтердә сакланган. Мәсәлән, мәктәп китабында язылганча, революциягә кадәр укый-яза белүчеләр руслар арасында 7 процент булса, татарлар арасында нибары 5 процент саналган. Бала гына булсам да, бу безнең файдага булмаган аерма мине бик авыр төшенкелеккә дучар иткән иде. Күп еллар узгач кына аңлашылды: 5 процент рус грамотасын белүче татарлар тәшкил иткән, ә туган телдә исә безнең бабайлар һәм әбиләр барысы да укый-яза белгәннәр. Моның сәбәбе дә сер түгел - татар авылларында, татарлар торган шәһәрләрдә мәчетләр һәм алар янында мәдрәсәләр , мәктәпләр эшләп килгән һәм шунда балалар белем алган. Ничек итеп безнең бабайлар артта һәм караңгылыкта калган илдә яшәп, үз балаларына белем бирүне шундый югары дәрәҗәгә куя алганнар дигән сорау тууы бер дә гаҗәп түгел. Ләкин безнең халыкның ул заманда аракы эчү, тәмәке тарту, ялкаулык кебек начар гадәтләре булмавын, тырышып эшләвен һәм дингә тартылуын искә төшерсәк, бары да үз урынына килеп баса.

Ул дәвердә татар халкы каршында Аллаһка ышаныргамы-юкмы дигән сорау тормаган һәм мәчет торгызуга да үз өлешен кертү һәр кешенең изге бурычы булып саналган. Шуңа карамастан, бу эштә төп чыгымнар татар сәүдәгәрләре өстендә булган. Казанда һәм башка татарлар торган шәһәрләрдә мәчетләр, мәдрәсәләр, башлангыч һәм урта мәктәпләр алар көче белән төзелгән һәм барлык яктан тәэмин ителгән. Ул гына түгел, татар сәүдәгәрләре ятим, фәкыйрь гарип балалар өчен приютлар ачып, аларны тулысынча тәэмин ителеп торганнар һәм санап бетергесез башка хәйрия эшләрен башкарганнар.

1844 елны Ибраһим һәм Исхак Гобәйдулла улы Юнысовлар төзегән приют 1917 елга кадәр эшләп килгән. Апанаев, Азимов, Галиев, Усманов, Казаков, Борһанов, Сәйдәшев, Хөсәенов һәм башка бик күп фидакарь җанлы шәхесләр дә шуңа охшатып изге эштә үзләренең эзләрен калдырганнар.

Татар халкы Россиядә нинди авыр шартларда яшәвенә карамастан, үзенең гүзәл сыйфатларын югалтмаган. Татар милләтен саклап калуда ислам диненең һәм, шул исәптән, мәчетләрнең иң зур терәк булуы бездә шик тудырмый дип уйлыйм.

Җитмеш елга сузылган кысрыклаулар узып, рөхсәт чыгу белән татар җирләрендә яңадан бер-бер артлы мәчетләр калкып, ярымайлы манаралар балкый башлады.

Үз вакытында Зур Ключи авылы мөселманнары да мәчетле булуга иреште, әмма бу бәхет бик күп көч, тырышлык таләп итте. Бу изге эшне ул вакыттагы авыл Советы рәисе Вәгыйзь Садыйков башлап җибәрә, совхоз директоры Нәгыйм әфәнде Җамалиев үзенең өлешен кертә. Авыл халкы булдыра алганча акча җыя һәм төзелештә катнаша. Оештыру эшләрен Рәсим Билалов, Фәрит Гәрәев һәм Рәфкать Хәмидуллин алып баралар. Аеруча зур ярдәмне бертуган Фәрит һәм Фәнис Галиевлар, бертуган Зөфәр һәм Рафыйкъ Гатауллиннар һәм башка бик күп авылдашлар күрсәтә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, зур ярдәм Раифа монастыреннан килә. Рус егете Станислав Генералов, заманы өчен шактый зур сумма - мең сум акча китерә. Моның алдыннан ул Библия һәм Корьәнне укып чыга һәм Корьән анда зур тәэсир калдыра.

ФӘРИТ ФӘХРУЛЛИН.

Зур Ключи авылы

Язманың тулы варианты тиздән "Яшел Үзән" газетасында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев