Яшел Үзән

Безнең көч бергәлектә

Безнең Яшел Үзәндә мәртәбәле кунаклар еш була. Узган атнада Татарстан мөфтие вазифасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Очрашу Горький исемендәге мәдәният сараенда узып, анда район җитәкчелеге, җирле башлыклар, мөселманнар, имамнар катнашты. Мөфти вазифасын башкаручының безнең районга сәфәре республиканың Диния нәзарәте рәисен сайлау алды очрашуы, ә Камил хәзрәт өч кандидатның берсе...

Безнең Яшел Үзәндә мәртәбәле кунаклар еш була. Узган атнада Татарстан мөфтие вазифасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Очрашу Горький исемендәге мәдәният сараенда узып, анда район җитәкчелеге, җирле башлыклар, мөселманнар, имамнар катнашты.
Мөфти вазифасын башкаручының безнең районга сәфәре республиканың Диния нәзарәте рәисен сайлау алды очрашуы, ә Камил хәзрәт өч кандидатның берсе иде. Ул сайланган очракта төп игътибарын социаль проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтәчәген белдерде. Аерым алганда, ятим балалар өчен йортлар оештыру, дин-мәгърифәтне, республикабызны халыкара ислам дөньясында танытырлык галимнәр үстерү. Соңгы елларда иман йортларын җылыткан өчен газ өчен түләүләр күп сорау тудыра. Бу планда сөйләшү булган. Имамнар өчен махсус журнал нәшер итү уе бар. Диния нәзарәтендә киләчәктә юрист хезмәте дә булачак дип ышандыра К.Сәмигуллин.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин барыбыз да бер эшне башкарабыз, гамәлләребездә бергәлек булырга, яшьләргә үрнәк күрсәтелергә, экстремизм кебек каршылыклы юнәлешләргә урын булмаска тиеш, иман йортлары күбрәк булган саен шуның кадәр әйбәтрәк диде һәм булачак мөфтигә җиңү теләде.
Мәхәллә имамнары районда юллар юклыкка, ягулык өчен түләүләрдә ташламалар, чапаннар булмауга зарланды. Бар сорауга Камил хәзрәт: «Эшләрбез, иншалла!», - дип нокта куйды.
Бу көнне мөселман дөньясы белән очрашуга Ислам университетыннан мөгаллимнәр - Рамазан һәм Ибраһим хәзрәтләре дә килеп, уку йорты оешуга 15 ел тулуы, шушы еллар эчендә бик күп белгечләр әзерләнеп чыгуы, аның Россиядә абруе күтәрелүе турында сөйләде. Университет быел да шәкертләр җыя. Анда берничә юнәлештә белем алырга була (теология, лингвистика, икътисад һәм журналистика). Укырга керүчеләргә яшь буенча чикләүләр юк, читтән торып, көндезге һәм кичке формада белем алып, параллель рәвештә башка уку йортында да укып була. Былтыр хатын-кызлар өчен дә бүлек ачканнар. Студентларны еш кына чит илләргә дә (Индонезия, Малайзия, Төркия, гарәп илләре) стажировкага җибәрәләр. Университетта Коръән хафизлары әзерләү үзәге дә эшли, аңа да шәкертләр җыела. Шул уңайдан алар безнең районнан килүчеләргә исәп тота. Үзәк Коръән белгечләрен, Коръәнне дөрес укучыларны әзерләүне максат итә. Һәр мәхәлләгә хафиз вәҗиб диде алар. Уку, белем өстәү, рухи яктан үсү бервакытта да, беркемгә дә комачауламый. Дини белем алумы, дөньявимы - аларның һәркайсы кешене рухи камиллеккә китерә, аңын үстерә, җәмгыятьтәге тоткан урынын билгели. Университет вәкилләре белән фикер алышканда, 5нче татар гимназиясе директоры мәктәптә университет белән хезмәттәшлек итәрлек шартлар булуын белдерде. Мөгаллимнәр моның бик мөһим мәсьәлә булып, аның каршылыксыз хәл итәчәген әйтте.
Бер көндә ике төрле очрашу мөмкинлеге булса да, аны оештыруда хилафлыклар булды дип әйтәсе килә. Казан кунаклары белән очрашуга уку йортларыннан укытучыларны һәм өлкән сыйныф укучыларын чакырсаң (барысын да түгел, әлбәттә, теләүчеләрне) зал да тулып торган, Татарстанның горурлыгы булган Ислам университеты белән кызыксынучылар күбрәк булган булыр иде. Мәчетләребезгә белемле яшь белгечләр кирәк дип һаман лаф орабыз, ә үзебезгә килеп кагылса, зур эшләр майтара алмыйбыз. Икенче яктан караганда, мөфти сайлауларына да без битараф калырга, читтән генә күзәтеп торырга тиеш түгел идек, ләбаса. Дин дәүләттән аерым дип әйтсәк тә, мөселманы да, христианы да, диннәргә битараф булганы да - барысы да бер җәмгыятьтә яши, шулай булгач дин мәсьәләсен дә читләтеп узып булмый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: