Яшел Үзән

Бер күрешү үзе бер гомер бит, очрашуга сәбәп табылсын

Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләре күпме кешеләрнең кыйбласын дин юлына юнәлдерде икән, аларның исәбен санап бетереп тә булмый торгандыр, мөгаен. Редакциябезгә килгән һәр бишенче сорау Рамил хәзрәт исеме белән бәйле. Тормышы, планнары, һәм, гомумән, хәлләре белән кызыксынган газета укучыларыбыз байтак. Миңа калса, моның төп сәбәбе - Рамил хәзрәтнең тапкыр фикерле, тирән...

- Әссәламегаләйкем, Рамил хәзрәт. Күпчелек сораулар Сезнең тормышыгыз белән бәйле булганга сөйләшүебезне шуннан башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Сез кайда туып үскәнсез? Нинди гаиләдә?
- Вәгаләйкүм әссаләм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү. Мин Буа районының Аксу авылында укытучылар гаиләсендә тудым. Әнием рус, немец теле һәм әдәбият укытучысы, ә әтием тарих укытучысы булып хезмәт итте. Ул заманда күпчелек татарларның Урта Азиягә китү гадәте булган. Минем дә әти-әнием өйләнешеп, Үзбәкстанга китәләр һәм Ташкенттагы Низами исемендәге педагогика институтына укырга керәләр. Аны тәмамлагач шактый вакыт Үзбәкстан республикасында яшиләр. Минем апам белән абыем да шунда дөньяга киләләр. Соңыннан гаиләбез туган иленә әйләнеп кайта.
- 1986 елда урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач, күңелдә нинди хыяллар, нинди өметләр бар иде?
- Беләсезме, мин кечкенәдән космос, авиация белән бик нык мавыга идем. Минем өчен ул үзенә күрә бер хыял иде. Шунлыктан мәктәпне тәмамлагач, очучы булу - күңел түрендәге теләк иде. Әмма бераз вакыт узгач, ул сүнде. Нигә дисәгез, Аллаһның рәхмәте белән миңа бер очучы белән танышып, аның белән сөйләшергә туры килде. Аның: «Чын очучының гаиләсе булмый инде», - дигән сүзе әле дә исемдә. Ә минем өчен гаилә бик мөһим нәрсә. Шулай да хыялыма якынрак булыр һәм авиация инженеры белгечлеге алыр өчен Казан Авиация институтына укырга кердем. Уңышлы гына гыйлем алганда... Әйтәләр бит: «Тормышта булган авыр хәлләр кешене дингә этәрә», - дип. Минем дә 50 яшьлек әниемне югалтуым Ислам дине юлына этәргеч булгандыр, мөгаен. Чөнки нәкъ шул заманда мин бик күп дога кылдым, Коръәнне өйрәнә башладым. Икенче курстан армиягә киттем. Кайтып, өченче курсны тәмамлагач, 1991 елда беренче ачылган Кабан арты мәдрәсәсенә шәкерт булып укырга кердем. Ә безнең Авиация институтында читтән торып уку бүлеге юк иде, шуңа мин имтиханнарны тапшырып, Казан Финанс һәм Экономика институтына күчәргә мәҗбүр идем. Озак вакыт та үтмичә Гарәп илләреннән безнең мәдрәсәгә дини уку йортының күчмә кабул итү комиссиясе килде. Һәм 40 шәкерттән, имтихан алып, 5 егетне (шул исәптән мине дә) Гарәпстанга укыр­га алып киттеләр. Биш ел буе чит илдә дини гыйлем алдым. Минем өчен ул, гомумән, башка дөнья иде. Гарәп теле, белүегезчә, кытай һәм япон телләреннән кала, өйрәнер өчен иң авыр телләрдән санала. Әмма Аллаһ Тәгалә юлын ачты, күңелдә теләкне тудырды: телне дә, дин тарихын да, Коръәнне дә, Мөхәммәт пәйгамбәребез с.г.в.нең хәдисләрен дә, тәфсирләрне дә һәм, гомумән, Ислам дине дөньясын йөрәгебезгә, башларыбызга сеңдерде, сөбханАллаһ.
- Әти-әниегез эзләреннәндер, Гарәп иленнән кайтып, Сез Мөхәммәдия мәдрәсәсенә гарәп теле укытучысы булып эшләргә керәсез. Түбән Камага ничек килеп чыгасыз соң?
- Укытучылык белән параллель рәвештә 1998 елда мине берләштерелгән мөфтияткә галимнәр шурасы рәисе итеп чакырдылар. Һәм шул вакытта ук төзелә башлаган Кол Шәриф мәчетендә киңәшче идем. Дүрт ел вакыт узгач, Түбән Кама шәһәренең һәм районының имам-мөхтәсибе вазифасын үти башладым. Шул елларда без Түбән Кама районы башлыгы ярдәмендә Россияда беренче хәләл минимаркетны ачтык. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән дин кардәшләребез шул кибеттә ризыклар сатып алалар. Мөселман балалар бакчасы эшли башлады. Олырак балаларга кичке уку бүлекләре булдырылды. Шул ук елларда «Чулман» исемле беренче хәләл рес­торан үзенең ишекләрен ачты. Бу күмәк эшләнгән эш. Һәм инде 2005 елда, Кол Шәриф мәчете ачылуга, миңа Казанга кайтырга туры килде.
- Рамил хәзрәт, үзегезнең гаиләгез турында да соравым бар иде. Кызлар укыйлармы? Нинди шөгыль сайладылар?
- Олы кызым быел Төркиядә университетны тәмамлап Казанга кайтты. Хәзер укытучы булып эшли. Кечкенәсе гимназия­нең җиденче сыйныфында укый.
- Ә тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
- Без бергә мәктәптә укыдык. Андый очраклар сирәк буладыр, мин булачак хатыныма алтынчы сыйныфтан инде гашыйк идем. Һәм менә гомер буе бергә. Әтисе янына кулын сорарга килгәндә миңа 20 яшь иде. Әтинең: «Сез бер-берегезне яхшы беләсезме соң?» - дигән соравына мин: «Сигез ел», - дип җавап бирдем.
- СөбханАллаһ! Соңгы соравым Сезнең киләчәк планнарыгызга бәйле. Нинди уй-хыяллар белән яшисез?
- Хәзерге көндә мин фәнни эшләр белән, китаплар һәм мәкаләләр язу белән мәшгуль. Күп кенә мәҗлесләргә чакыралар, шунда кешеләр белән күрешәм. Бик зур рәхмәт онытмаганнары өчен. Язуларыма килгәндә тиздән яңа китабым «Әл-Хөдҗурат» («Бүлмәләр») сүрәсенең тәфсире дөнья күрә иншаАллаһ. Гомумән, Аллаһ Тәгаләнең гозере булган кадәр үземнең дини эшемне дәвам итәм, халыкка белемнәрем белән ни кадәр файда итә алам, шуның кадәр тырышам.
- Рамил хәзрәт, безнең газета укучыларыбыз исеменнән, үземнән кызыклы җавапларыгыз өчен, вакыт табып очрашканыбыз өчен чын күңелдән рәхмәт Сезгә. Эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы, җан рәхәте, гаилә бәхете телим. Дөньяларыгыз тыныч, табыннарыгыз мул, якын кешеләрегез һәрчак яныгызда булсын!
Әңгәмәдәш -
Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: