Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Авылда бәйрәм –күңелдә икеләтә бәйрәм

Динебездә ике зур бәйрәм - Рамазан һәм Корбан гаетләре бар. Ислам дөньясында айлар арасында Рамазан ае, көннәрдә - җомга, кичләрдә - Кадер кичәсе иң мөбарәк вакытлар итеп санала. Шушы көндә дога кылсак, тәүбә итсәк, Аллаһ Тәгалә безнең гөнаһларыбызны кичерер дип әйтелә күп кенә дини аңлатмаларда. Авылыбызның дин әһелләрен, олы һәм...


Динебездә ике зур бәйрәм - Рамазан һәм Корбан гаетләре бар.

Ислам дөньясында айлар арасында Рамазан ае, көннәрдә - җомга, кичләрдә - Кадер кичәсе иң мөбарәк вакытлар итеп санала. Шушы көндә дога кылсак, тәүбә итсәк, Аллаһ Тәгалә безнең гөнаһларыбызны кичерер дип әйтелә күп кенә дини аңлатмаларда.
Авылыбызның дин әһелләрен, олы һәм урта яшьтәге, пөхтә һәм бәйрәмчә киенгән ир-атларны 18 август кичендә мәчет йортында күреп шатланырга язды. Изге бәйрәмгә каршы кичтә мәрхүм әби-бабайларны, әти-әниләрне, туган-тумачаны искә алып, дога кылырга килгәннәр иде. 89 яшьлек сугыш ветераны Миңнулла Яруллин белән менә кемнәрне күрдек: Батталовлар (Фәрит уллары), Габитовлар (Рәхимҗан уллары), Гыйззәтуллиннар (Габбас уллары), Измайловлар (Фирдәүсә уллары), Сафиуллиннар (Сина уллары), Садыйковлар (Әминә уллары), Сәгыевләр (Солтан уллары, кияүләре), Садыйковлар (Фәрзәнә малае, оныклары), Мифтаховлар (Рафыйкъ, Рифкать, туганнары, уллары), Вәлиевләр (Равил уллары, кияүләре), Хәйруллиннар (Мөхәммәтгәрәй уллары), Шәмсиевләр (Гыйләҗ абый уллары, кызлары), Сәгыевләр (Диләрә уллары, аеруча Инсаф, туганнары), Тимершиннар (малай-кызлары, кияүләре).
Гаетттән соң һәрбер гаилә якыннары янына зиратка юл алды. Рәхмәт сезгә әрвахларны онытмаган өчен. Сезгә Аллаһ Тәгаллә изге юллар, якты көннәр, бәхет, исәнлек биреп, киләсе Корбан бәйрәмнәрендә күрешергә язсын. Мактанабыз, горурланабыз сезнең белән. Безнең инде көчебез дә, куәтебез дә ул кадәр үк күп калмаган, шулай булгач, бөтен өмет сездә генә. Күбрәк булсын инде шундый авылдашларыбыз. Амин.
Гает көнне мәчет файдасына 50 мең сум акча җыелды. Фитыр сәдакасына аерым исемлек, исәп-хисап төгәл алып барыла. Муллабыз Тимершин үзенең вазыйфасын намус белән башкара.
Рәшидә Тимергалиева-Вилданова.
Акъегет - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев