Яшел Үзән

АК МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ

10 июнь көнне шәһре Болгарда төзелгән Ак мәчеттә тәүге тапкыр өйлә намазы укылды. Әйе, борынгы Болгар җирендә яңа иман йорты төзелде. Барлык мөселманнар өчен, аеруча, татар милләте өчен гаять зур әһәмияткә ия, тарихи вакыйгага тиң, олы тантана булды ул көнне. «780 ел көттек без бу мизгелне!» - дип белдерде мөфти...


10 июнь көнне шәһре Болгарда төзелгән Ак мәчеттә тәүге тапкыр өйлә намазы укылды. Әйе, борынгы Болгар җирендә яңа иман йорты төзелде. Барлык мөселманнар өчен, аеруча, татар милләте өчен гаять зур әһәмияткә ия, тарихи вакыйгага тиң, олы тантана булды ул көнне. «780 ел көттек без бу мизгелне!» - дип белдерде мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Ак мәчетне ачу тантанасында.

922 елда Болгар дәүләте рәсми төстә ислам динен дәүләт дине итеп кабул итә. Татар милләтенең иманлы юлга басуы менә шул елдан исәпләнелә. Ул замандагы Болгар каласын чәчәк аткан матур гөлгә охшатып язалар тарихчылар. «Шәһәр үзәгендәге йортлар кирпечтән салынган. Зур биналарга, шул исәптән, җәмәгать йортларына да, җылылык идән астыннан уздырылган, чүлмәкчеләр ясаган, торбалар челтәре аша бирелгән... Шәһәр мәйданнарында фонтаннар бәреп торган һәм ясалма күлләр булган. Үзенең матурлыгы, чисталыгы һәм төзеклеге белән шәһре Болгар Европадагы күпчелек шәһәрләрне уздырган», - дип язып калдырган Болгар чорын өйрәнүче Мәскәү галиме, профессор А.П.Смирнов әфәнде.
Мәгълүм, монгол яулары килгәч, ул өлешчә җимерелә. Әмма Батый хан шәһәрне кабат торгыза һәм, хәтта аны үзенең бу яктагы үзәк каласы итеп сайлый. Монгол дәүләте анда 1256 елда акча да суктыра әле...
XVI гасырда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, шәһре Болгар хәрабәләре мөселманнарның бердәнбер рухи терәгенә әверелә. Иманлы милләтнең зиярәт кылу, Ходай Тәгаләгә баш ию урыны булып хезмәт итә ул.
Бүген шәһре Болгар зур яңарыш кичерә. Халкыбыз тарихын күреп-белергә теләүчеләр өчен анда музей-тыюлык эшли. Элек-электән Болгар җире рухи таянычыбыз булуын истә тотып, менә, ниһаять, Ак мәчет төзелде.
Яңа мәчет - халкыбызның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерерлек олы иман йорты. Аның ян-ягындагы биналарында мәдрәсә урнашкан.
Ак мәчетнең ике биек манарасы ерактан күренә. Шул таба якынайган саен яңа төзелгән иман йортының матурлыгына соклану хисе көчәя бара. Аның гүзәллеге таң калдыра. Ак мәрмәрдән төрелгән мәчет биналарына караган саен карыйсы килә. Андый нәфислекне кеше кулы булдыруына ышанасы да килми. Ак мәчет, әйтерсең лә, китаптан төшерелгән илаһи бер рәсем...
Искиткеч күркәм итеп ясалган иман йортын ачу тантанасына 60 меңгә якын кеше җыелды. Мөгаен, ул көнне һәркемнең күңелен уртак бер хис - шәһре Болгарда төзелгән яңа мәчетнең матурлыгы белән соклану катыш шатлык хисе биләп алгандыр.
Тантанага халык төрле төбәкләрдән һәм, хәтта, чит илләрдән дә килгән иде. Халык алдында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов һәм РФ президентының ислам дине буенча киңәшчесе Камил Исхаков чыгыш ясады.
Шунысы сөендерә, иман йортын салуда иганәчеләр ярдәме күп булган. Саваплы эшләре өчен аларга олы рәхмәт белдерелде. Россиянең иң бай кешеләреннән берсе Алишер Усманов, Украинадагы «Яңарыш» фондын оештырган Ринат Әхмәтов әфәнделәрнең исемнәре аеруча зур ихтирам белән әйтелде тантанада.
Бу тарихи көнне Болгарга бару бәхете Яшел Үзән районы мөселманнарына да насыйп булды. Сәфәр кылырга теләүчеләр исемлеге мәчетләрдә алдан язылды. Барлыгы биш автобуска утырып барды яшел үзәнлеләр. Юл якын булмаса да, Ак мәчетне ачу тантанасында катнашырга, аның матурлыгына хозурланырга өлгерде якташларыбыз. Билгеле, борынгы Болгар музеен тулысынча карап бетерергә мөмкин булмады - чиратлар зур булды. Моңа үпкә белдерүче булмады - бихисап кеше җыелган олы бәйрәм иде бит бу көнне. Якташларыбыз борынгы җирдәге мәчет нигезендә өйлә намазы укыдылар. Аннары Яшел Үзән мәчетләре оештырган табында ашап һәм чәй эчеп хәл алдылар.
Олы мәгънәгә ия булган догалы сәфәр оештырганнары өчен Габделхәмит хәзрәткә, Илдар хәзрәткә, Габделхәким хәзрәткә җылы рәхмәтләрен белдерде сәяхәтчеләр. Борынгы тарихыбыз белән бүгенге заман тормышыбыз очрашкан изге Болгар җиренә тагын да сәфәр кылу насыйп булсын иде, дигән теләкләр дә теләде алар. Ак мәчеткә барып, анда зиярәт кылу һәр мөселман тормышында зур мәгънәгә ия булган иманлы гамәл булыр иде, әлбәттә.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: