Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

2014 елда мөселманнарның дини бәйрәмнәре

13 гыйнвар - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә, факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. 30 апрель - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб...

13 гыйнвар - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә, факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.
30 апрель - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.
2 май - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти- әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.
21 май - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310нчы һиҗри, 922нче милади ел).
26 май - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһ Тәгаләнең тәхете янына кылган мог­җизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиң.
13 июнь - Бараәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһ Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.
28 июнь - чираттагы изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.
28 июль - Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.
3 октябрь - Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
4 октябрь - Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме 3 көн дәвам итә.
5, 6, 7 октябрь - Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһ Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.
25 октябрь - яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн (1436) ел. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
3 ноябрь - Гашура бәйрәме. Сөнниләр - Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөр­мәтенә, ә шигыйләр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.
19 декабрь - Сәфәр ае башланган көн.
Абдулла ДУБИН,
хаҗи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев