Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

2012 – Коръән елы

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте 2012 елны изге Коръән елы дип игълан итте. Мондый карар идарәнең 29 декабрьдә узган пленумында кабул ителгән. Бу хакта хәбәрчебезгә Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибәте рәисе - Татарстан Республикасы Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин менә нәрсәләр сөйләде. - Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сөенечкә, 2012 ел истәлекле...

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте 2012 елны изге Коръән елы дип игълан итте. Мондый карар идарәнең 29 декабрьдә узган пленумында кабул ителгән. Бу хакта хәбәрчебезгә Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибәте рәисе - Татарстан Республикасы Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин менә нәрсәләр сөйләде.

- Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сөенечкә, 2012 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Изге Коръәннең Казан басмасына, дөресрәге, Казанда җыелып, аннары Санкт-Петербург шәһәре басмаханәсендә бастырылган Коръәнгә 225 ел тула. Быел Болгар җирендә музей бинасы сафка басар дигән тулы ышаныч бар. Бу күңелле эш җәй көне булыр дип фаразлана. Һәр елдагыча, июньдә Болгарда зур җыен узачак, әмма быел тагын да матуррак, эчтәлеге ягыннан баерак булачак ул. Чит илләрдән бик күп кунаклар килер дип көтелә. Яңа биналарны тантаналы шартларда файдалануга тапшыру белән бергә, былтыр Италиядән «Яңарыш» фондының махсус заказы буенча эшләтеп кайтарылган дөньядагы иң зур Коръән китабын да (әлегә Кол Шәриф мәчетендә саклана-авт.) нәкъ шул вакытта Болгар музеена күчерү планлаштырыла. Болгарда, инде барыбызга мәгълүм булганча, мәдрәсә һәм мәчетне үзенә сыйдырган тулы комплекс та сафка баса. Коръән елын уздыру буенча гыйнвар ахырында республика конференциясе булды, ә аңа кадәр һәр шәһәр үзенең программасын эшләргә тиеш иде. Игътибарны дини китаплар бастыруга да юнәлтәбез.
- Болгар турында сүз чыккач, газета укучыларыбыз хәбәрдар булсын өчен, быел да анда күмәкләшеп баруны оештыру турында әйтегез әле.
- Ел саен Яшел Үзәннән изге Болгар җиренә йөзләгән милләттәшебез бара, барысы 4-5 автобус. Быел да бергәләп барырбыз дигән исәп бар, Аллаһ насыйп итсен. Узган елда муниципаль район башлыгы, шәһәрнең пассажир автотранспорт предприятиесе, хәйриячеләр ярдәм иткән иде бу эшкә, быел да бөтен өмет аларда.
- Коръән елында безнең шәһәрдә нинди эшләр башкару күздә тотыла?
- Кече яшьтәге балаларны һәм яшүсмерләрне Коръән укырга, догалар өйрәнергә җәлеп итү максатыннан, 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар өчен, Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә, тик монда да бераз үзгәрешләр бар быел. Районнарда җиңеп чыккан балалар һәм яшүсмерләр республика бәйгесендә катнашу хокукы ала, ә анда, катнашучыларның белем дәрәҗәсен, осталыгын билгеләү өчен, жюрига чит илләрдән мәртәбәле галимнәрне чакырырга исәплибез.
- Мондый бәйгеләрдә катнашучылар арасында кызларның күбрәк булуы күзгә ташлана. Сез, дин әһеле, моны ничек бәялисез?
-Хәдистә: «Ир-атны укыту - бер кешене укыту, хатын-кызны укыту - бөтен милләтне укыту», - диелә. Кыз кеше - әни, милләт анасы булачак, үзе балалар тәрбиялиячәк. Илебезнең киләчәге ислам дине нигезләрендә тәрбия алган әдәпле, инсафлы балалар кулында. Игътибар итсәгез, гомумбелем бирү мәктәпләрендә дә кыз балалар, кагыйдә буларак, яхшырак укый, һәрхәлдә, алар укуда да, сәнгатьтә дә, кыскасы, тормышның бөтен якларында актив.
- Мәдрәсә бинасын рәсми рәвештә теркәтү турында күптәннән сүз алып барыла. Бу мәсьәләдә алга китеш бармы?
- Бу эш белән җитди шөгыльләнәбез. Рәсмиләштерә алсак, бинаның бер канатында мөселман балалары өчен махсус балалар бакчасы ачар идек, әлегә ул җимерек хәлдә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл кую инициативасы белән чыктык. Тукай исемен үзәк урамнарның берсенә бирергә иде. Бәхеткә, теләктәшлек белдерүчеләр күп. Аллаһ ярдәме белән бөтен уй-ниятләр тормышка ашсын иде дип телибез.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250