Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Тукайның Мәкәрҗә сәфәре

Замандашларының истәлекләреннән күренгәнчә, Тукайның акчага бик исе китмәгән, шуңа күрә, ул гонорар мәсьәләсендә дә гаять талымлы һәм принципиаль булган. Тик шулай да бервакыт ул, заказ буенча бер шигырь язып, үзенең принцибыннан тайпылган. Акчага бик мохтаҗ чагы булгангамы, иптәшләре кыстагангамы, яисә бүтән берәр сәбәп килеп чыкканмы - Тукай «Кәрванчәй фирмасы»ның чәен...

Замандашларының истәлекләреннән күренгәнчә, Тукайның акчага бик исе китмәгән, шуңа күрә, ул гонорар мәсьәләсендә дә гаять талымлы һәм принципиаль булган. Тик шулай да бервакыт ул, заказ буенча бер шигырь язып, үзенең принцибыннан тайпылган.
Акчага бик мохтаҗ чагы булгангамы, иптәшләре кыстагангамы, яисә бүтән берәр сәбәп килеп чыкканмы - Тукай «Кәрванчәй фирмасы»ның чәен мактап озын шигырь язган һәм «Бәянелхак» газетасыннан шактый зур - 25 сум акча алган.
Җибәргән ялгышларын, хата эшләрен искә төшереп, еш кына үкенә торган Тукай хезмәттәше В.Бәхтияровка үзе эшләгән иң зур хаталарның берсе итеп нәкъ менә шул «чәй вакыйгасы»н атаган. Икенчесе, Мәкәрҗә ярминкәсенә баргач, кунакханә ресторанында артистлар белән бергәләп, чыгыш ясавы икән.
...«Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында ярминкәгә барачак Галиәскәр Камал Тукайны да чакырган. 1908 елның август урталарында Г.Камал белән Тукай пароходта Түбән Новгородка килеп җитеп, Оренбург сәүдәгәре Әхмәт бай Хөсәеновның «Двухсветная» дип аталган кунакханәсенә төшәләр. Кунакханә Мәкәрҗә ярминкәсенең (Макарьевская ярмарка) кырыендарак урнашкан булып, аның каршында мәһабәт калын тупыллар белән зур бакча шаулап утырган. Хезмәт биржасын да үтәгән икән бу бакча. Монда кемнәр генә булмый: кыш укырлык акча эшләү нияте белән килгән мәдрәсә шәкертләре, авыл һәм шәһәр ярлылары, театр труппалары һәм ялгызак «артист»лар, хәер сорашучылар, шикле кәсеп белән шөгыльләнүче ир һә хатын-кызлар, фахишәләр һ.б. бәхет эзләүчеләр урыны булган ул. Эш табалмый интегеп йөргән кешеләр буш вакытларын тупыл күләгәсендәге озын эскәмияләргә тезелеп утырып яисә чирәмгә түшәлеп үткәргән. Татарлар бу бакчаны исеме җисеменә бик туры китереп: «Хәсрәт бакчасы» дип йөрткәннәр. Бу исем берәүнең эш таба алмыйча каңгырып йөргәннән соң, чарасызлыктан тупыл кәүсәсенә пәке белән уеп:
«Әхмәт бай йорты каршында
Шаулый Хәсрәт бакчысы.
Кадалып китсен Мәкәрҗәсе
Кайтырга юк акчасы», - дип язылган дүртьюллыгыннан алынган булуы ихтимал.
Тукай билгеле инде, ярминкәне башта кызыксынып карап йөргән. Аю биетүчеләрне, маймыл уйнатучыларны бик бирелеп күзәткән, карусельдә әйләнгән.
Тагын бер шөгыле - Мәкәрҗәгә гастрольләргә килгән дусты Габдулла Кариев җитәкләгән «Сәяр» труппасы артистлары белән аралашу, репетиция һәм спектакльләренә баргалау. Кариев үзе бу вакыйгаларны: «Безнең ул вакытта спектакльләр сирәк куелганга, буш вакытларыбыз күп була иде. Без, артистлар, спектакльләр булмаган кичләрне двухсветный гостиницасына барып, Тукай, Галиәскәр әфәнде һәм башка фикердәш дуслар берлә бергә җыелып, гәпләшеп чәй эчәдер идек...» - дип искә ала.
Әмма Тукайның Мәкәрҗәдән күңеле бик тиз кайта. Сәбәбе - шау-шу, ыгы-зыгы, табыш артыннан куу, хәйләкәрлек, алдау, ялган, социаль тигезсезлек - болар һәммәсе шагыйрьнең күңелен җәрәхәтләгән булса кирәк.
Менә шул вакытта Тимершаһ әфәнде Соловьев мәйданга чыга. Бу кеше Оренбургта Кәримов-Хөсәеновлар типографиясенең мөдире вазифасын башкара һәм «Чүкеч» журналының мөхәррире була. Мәкәрҗәдә ярминкә вакытларында исә «Двухсветная» кунакханәсе белән идарә итә.
Беркөнне ул «Сәяр» артистларына мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән: «Буш вакытыгыз бар, егетләр, ресторанда милли шигырьләр укып, милли җырлар җырламассызмы? Төшке һәм кичке ашлар түләүсез булыр». Артистлар күнәләр.
Сүзне «Тукай Мәкәрҗәдә» дигән истәлекләр авторы Габдулла Кариев дәвам итә:
«...Без, яшь күңелләр, һич игътиразсыз (каршы килмичә)... аның сүзен кабул итеп, сәхнәгә менеп «Бәхилләшү» шигырен - караңгы икән көнебез, күрмәс икән күзебез - дип вә башка шундый күңел егълата торган шигырьләрне кайсын беренче садә, бәгъзесен икенче садә көенә (ул вакытларда садәләр модада иде) җырлап төштек. Пәрәмәч ашаучы агай-энеләр безнең җырлавыбызны бик яратып, кайсы: «Афәрин! Яшәгез!» - дигән тавыш вә алкышлар берлә безне каршы алдылар. Кунакларның безнең җырларыбызны шулкадәр яратып кул чабуларына Тимершаһ әфәнденең үзенең дә бик кәефе килгән иде. Ул, безнең янга килеп, барыбызның да кулларыбызны кысып, рәхмәт укып чыкты. Һәм барыбызны да бер бүлмәгә алып кереп, пилмән берлә безне кунак итте. Ул һаман безнең җырлавыбызның әллә нинди бер байның хушына килгәнен сөйләп, безнең күңелне күтәрә һәм моннан берничә еллар элек Галиәскәр әфәнденең дә шулай без җырлаган сәхнәдә әллә нинди халык җырлары җырлаганын, аны әллә нинди көлкеләр берлә болгатып, безнең күңелне табарга тырыша иде. Тимершаһ әфәнде безнең двухсветныйда җырлаганыбызны белсеннәр өчен парадный тәрәзәсенә: «Милли шигырьләр укыла, халык җырлары җырлана», - дип бер кечкенә генә плакат та элеп куйды. Безнең эшләр шәбәйде. Икенче көнне инде ул безнең барыбыз өчен дә алты данә кызыл, бер данә зәңгәр фәсләр алдырган иде.
Укучылар, ихтимал, сезгә фәсләрнең алтысы кызыл булып, берсе генә зәңгәр булуы бераз кызыграк тоелыр, ул кызык та. Чөнки Габдулла әфәнде Тукай җырлаган вакытта безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә капельмейстер (дирижер) шикелле куллары берлә болгап торадыр иде. Менә ул зәңгәр фәс капельмейстер Тукай өчен икән.
Без кызыл фәсләребезне, Тукай да үзенең зәңгәр фәсен киеп, һәркайсыбыз тезелеп, Тукай халыкка арты берлә алга чыгып, гадәтебезчә җырладык. Фәсләр безне мәһабәт күрсәтеп, үзебез дә әллә нинди бер төрлелек, үзгәреш булганга кәеф күтәрелгән булырга кирәк. Тукай да фәс кигән көнне тавышны югары күтәрә торган урыннарда кулларын югары күтәреп, төшерә торган урыннарда төшереп, безгә җырларга җиңеллек бирде. Ул көнне тәмам музыка капельмейстеры шикелле кулларын тиз-тиз болгаткалады. Фәс кигән көнне кул чабучылар әвәлге көннәргә караганда да күбрәк булды. Кичә генә яланбаш җырлаган татар малайларының бүген һәммәсе башларына фәсләр киеп, тәмам төрекләр кыяфәтенә керүләре халыкка охшаган булырга кирәк. Икенчедән, официантларның һәммәсенә җырлап беткәч үк башлап кул чабарсыз, дип алдан әйтеп куелганга, аларның иштирәк итүләре дә (катнашулары) алкышларның куерак булуына сәбәп булгандыр. Тимершаһ әфәнде кул чабучыларның күбәюен күреп, бик шатланган, үзен тәмам бер труппа башлыгы иттереп хис кылыр дәрәҗәгә җиткән иде. Ул, безнең янга килеп, зуррак буйлыларыбызны уртага, алардан кечерәкләр һәркайсы үз буена муафыйк (тиешле) урында түгәрәкләнеп торуыбызны мәгъкуль (кулай) күреп, икенче чыкканда шулай итәрсез, дип өйрәтеп куйды. Тимершаһ әфәнденең сүзләрен, без һәммәсен тыңлый идек.
Шулай без шагыйребез Тукай капельмейстерлеге җитәкчелегендә бер атна чамасы җырладык. Ашлар безнең өчен көннән-көн яхшыра бара, кадер көннән-көн арта бара. Тимершаһ әфәнде ашны төрлеләткән шикелле, безнең капельмейстер Тукай да репертуарны үзгәртә, төрле яңа җырлар хәзерли, чуарлый иде.
Шулай эшләр яхшы гына барганда, гөнаһ шомлыгына каршы, әллә кайдан бер гармунчы мишәр килеп чыкты.
Ул гармунчы мишәр дә, Тукайның капельмейстерлегендә без җырлаган сәхнәгә менеп, гармунын әйттерә, үзе уйнаганда хатыннар тавышы берлә мишәрчә әллә нинди урам җырларын җырлый башлады. Бу мишәрнең һөнәре халыкка тагы да ошады булырга кирәк: халык, шатлыгыннан урынында тора алмыйча, төрлечә үзенең шатлыгын белдерергә тотынды. Ни эшләргә белми, кул чабулар кирәкме, урындыклар берлә дөбердәтүләр кирәкме, әлхасыйль бөтен двухсветный ду куба иде. Бу мишәр гармунчы безгә караганда ун өлешләп артык дан казанды. Бәгъзе танышлар, безнең янга килеп, безне өйрәткән сыман шатлыкларын белгертеп: «Йөзе кара, шәп җырлый бит, ә?» - дип, сөаль биреп китәләр иде.
Бу гармунчыны халык шулкадәр яраткач, Тимершаһ әфәнде аны Мәкәрҗә буена җырларга алды.
Көндезләрен Тукай берлә самокатка йөрергә чыга идек. Ул анда ике тиен биреп, балалар шикелле карусель атларына атланып, әйләнә торган иде. Тукайның карусель атларына атланып әйләнүе Уральскида да еш-еш була иде.
Шуннан соң, берничә еллар үткәч, мин Тукайга Мәкәрҗәдә капельмейстер булып, куллар болгатканның мәгънәсен сорый идем, ул аңар бер борчылып, бер кызарып, «Калдыр әле шуларны», - дип, сүзне тиз генә икенчегә бора иде.
Мәрхүм Тукайның Мәкәрҗәдә булуы беренче һәм актыгы булды».
Күренә ки, Мәкәрҗәнең тискәре тәэсире шагыйрь күңелендә гомергә юшкын кебек утырып калган.
Гамир Гарифуллин.
Яшел Үзән
Искәрмә: Г.Кариевнең гарәп имлясе белән язылган истәлекләре әлеге язма авторы тарафыннан кириллицага күчерелеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев