Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Сәрви апа

Көн салкынча. Җир өстен, җиңелчә генә көзге кырау төшеп, ак бәсләр каплаган. Мин әниемнең таш җамаякка салып биргән бер стаканлап кәҗә сөтен, түкмәскә тырышып, кыраулы һәм ак бәсле җир өстеннән яланаяк тәүге тапкыр мәктәпкә таба атлыйм. Минем кечкенә җылымса аякларым астындагы бәсләр эреп, җирдә калган эзләремә борылып карый-карый, беренче сыйныфка...


Көн салкынча. Җир өстен, җиңелчә генә көзге кырау төшеп, ак бәсләр каплаган. Мин әниемнең таш җамаякка салып биргән бер стаканлап кәҗә сөтен, түкмәскә тырышып, кыраулы һәм ак бәсле җир өстеннән яланаяк тәүге тапкыр мәктәпкә таба атлыйм. Минем кечкенә җылымса аякларым астындагы бәсләр эреп, җирдә калган эзләремә борылып карый-карый, беренче сыйныфка укырга баруыма шатланып бетә алмыйча, алга йөгерәм. Ул вакытларда әти-әниләрнең мәктәпкә озату мөмкинлекләре булмагандыр, чөнки алар көне-төне колхоз эшенә йөрделәр. Эшкә бармый калу, соңлап йөрү канун нигезендә тыелган, шуңа күрә чаралар күрү белән куркытып эшләттеләр. Бушка, эш көне бер таяк билгесенә тиң булса да, илебезнең киләчәге һәм иминлеге өчен көне-төне бик тә тырышып эшләделәр.
Ә безгә, мәктәп балаларына, көндезге аш пешереп ашата башладылар. Ашлар алабута оныннан һәм ярма ташында арыш бөртеге ярып ясалган ярмадан суга болгатып пешерелсә дә, безгә үләннән пешерелгән ашка караганда тәмлерәк тоела иде. Әни биргән сөт белән болгаткач, тагын да тәмлерәк булып, бүген дә аның «тәме» авызда саклана.
Менә шул ашларны ашап, кулларга китап тотмыйча, каләмсез, карандашсыз, дәфтәрсез укып йөрдек, чөнки уку-язу өчен кирәкле әсбаплар бик сирәк һәм аз, юк дәрәҗәдә иде. Өскә, башка, аякка киярлек киемнәр юк та юк инде, ә өйдә нинди чүпрәк-чапрак һәм киндердән суккан алачалар гына урап мәктәпкә йөри идек. Күбебез кышның салкын көннәрендә мәктәпкә гел йөрмәс булдык, чөнки өскә кияргә дә юк һәм мәктәп тә салкын була иде.
- Син, Нурин, нишләп ике көн инде мәктәпкә килмәдең? - дип укытучы сорагач, Нурин:
- Әнием күлмәкне юган иде, ул кипкәнне көтеп бер көн өйдә генә яттым, - дип җавап кайтарды.
- Ә нигә кичә килмәдең? - дигәч, Нурин:
- Апа, сезнең дә юган күлмәгегез читәнегездә эленеп торгач, сез дә безне укытырга килә алмассыз, дип уйладым, - дип җавап бирде.
Класста тынлык урнашты. Шулчак арткы партада утыручы шук малай Рафаил шаркылдап көлеп җибәрде. Без ачуланганрак күзләребезне аңа төбәдек. Озын тәнәфестә, коридор почмагына кысып:
- Андый көлүләреңне безгә ишеттерәсе булма, - дип, катгый кисәтү дә ясадык әле.
Дүртьеллык башлангыч мәктәбебез авыл уртасында зур булмаган агач бина һәм аның ишек алдында мәктәп мөдиренә яшәү өчен кечкенә йорт та бар иде. Мәктәп коридоры ике классны аерып торса, без шуның бер ягында I-III сыйныф, ә икенче ягына II-IV сыйныфта укучылар хуҗа булдык.
Укытучыбыз Сәрви апа III сыйныфка эш биремнәрен аңлатканчы без тыныч кына көтә идек. Аннары безгә, I сыйныф укучыларына йомшак һәм матур тавышы белән аңлата, хәрефләрнең «исем-фамилияләрен» әйтеп, кара тактага да язып күрсәтә иде. Ә без, I сыйныфта егермегә якын бала булсак та, тавыш-тынсыз гына укытучыбызның яза торган кулына карап сокландык һәм аңа охшарга да тырыша идек.
Нурин исемле малаебыз:
- Кара әле, апа, бу «А» хәрефе безнең әткәйнең култык таягына охшаган бит. Менә мин дә яздым әле, - дип, корымланып беткән куллары белән борынын сөртеп алгач, без классыбыз белән аңа карадык та, шаркылдашып көлеп җибәрдек.
Нуринның борын тирәләре кап-кара корымга буялырга да өлгергән иде. Шуңа күрә үз гомеремдә баш хәреф белән язылган «А»ны кайда гына күрсәм дә, Нуринның «кара борыны» күз алдыма килеп баса. Без менә шулай кызык кына фән дөньясының ачкычы булган хәрефләрне бик теләп өйрәнүдән башладык. Хәреф һәм саннарны да язарга өйрәнгәч, безнең һәрберебезгә берәр дәфтәр өләште укытучы Сәрви апабыз.
Дәресләрдә һәрберебезнең бердәнбер, укытучыда гына саклана торган язу дәфтәрләренә генә язабыз һәм шул язганнарның дөреслеген бик тә кызыксынып үзебез тикшерәбез. Язу өчен каләмне каз каурыен ярып ясасак, язуны корымнан ясалган кара белән язабыз. Шунысы кызганыч, алар тизрәк юкка чыгалар, тикшергәндә дә танып булмаслык дәрәҗәдә була иде. Язу өчен каяндыр табылган китап битләрендәге басма хәрефләрне бармак бите канап беткәнче бетерәбез дә, шуның «ак» җиренә язабыз.
Көннәрдән бер көнне минем әтием бер гади карандаш алып кайтып бирде. Шул төнне кайчан гына иртән җитәр дә, мәктәпкә барырмын һәм шул карандаш белән бергәләп язарбыз икән, дип шатланып, йокламаган чакларымны хәтерлим.
Мәктәптә бер атналап шул карандаш белән алмаш-тилмәш язып йөрдек тә, шул карандашны кемдер сорамыйча алды, ягъни урлаттым. Шушы хәлләрдән соң I сыйныф укучысы Нәсим исемле малай мәктәпкә йөрми башлады. Без инде шул Нәсимнән шикләндек тә, өйләренә бардык. Алар да, күпләребез кебек, землянкада яшиләр иде. Өйләре салкын, караңгы, Нәсимебез без килеп кергәч, куркып киткәндәй итте, шулвакыт безнең аннан шикләнүебез дөрес булып чыкты дип уйлаштык. Без инде саклык белән генә:
- Нәсим, безнең уртак яза торган карандашны син алмагансыңдыр бит? - дип сорагач:
- Мин түгел, мин алмадым, - дип җавап кайтарды.
- Ә нигә мәктәпкә йөрмисең, шуңа күрә менә синең хәлеңне дә белергә килдек, - дидек.
Ул мәктәпкә йөрмәвенең төп сәбәбен - өстенә кияргә булмавын әйтеп бирде. Чыннан да карандашны ул алмаган булып чыкты. Без Нәсимнең хәлен Сәрви апабызга сөйләп күрсәткәч, икенче көнне Нәсимгә иске генә бер кием күтәреп алып килде. Һәм без шул укытучыбыз биргән киемне кидереп мәктәпкә үзе утырган партасына китереп утырттык. Нәсим, шушы хәлләрдән соң, укуда да актив катнаша һәм дәресләргә дә үз вакытында йөри башлады.
Сәрви апа, бераздан һәр укучы өчен бишәр дәфтәргә дип, бездән акча җыеп алды һәм без инде шатланышып ул акчаларны тиз арада тапшырып та бетердек дияр идем, ләкин алты укучы түли алмаганлыктан, укытучы апабыз үзенең акчаларын бирергә булды. Тагын икенче көнне килгәч, Сәрви апабыз бик җитди генә килеп керде дә, кичә җыйган акчаның югалуы турында безгә хәбәрен җиткерде. Ә без, шушы җан өшеткеч белдерүдән соң, еларга ук тотындык. Кем алган да, кем алган, дигән сорауларны күз карашларыбыз белән бер-беребездән эзлибез, ләкин бер генә шикләнерлек күзләр дә табылмады шикелле.
Шушы көннән соң мәктәпкә барганда Нәсимнәрнең җиргә сеңгән өй тирәсендә авыл картлары һәм башка кешеләр җыелып, нидәндер шомланган кыяфәттә, нәрсәдер гәпләшәләр. Һәм без дә, үз чиратыбызда, алар янына ашыктык. Килсәк, ни күзебез белән күрик, Нәсимнең әтисе үлгән, ә аның үле гәүдәсе бик каты кабарган - күбенгән һәм бар йөзен, шәрә аякларын бет баскан. Ул вакытларда безнең барыбызда да бетләүләр булганлыктан, без ул кадәр гаҗәпләнмәдек. Ә менә Нәсимне кочаклап, мышык-мышык еладык та еладык. Аннары мәктәпкә юнәлдек. Авылыбыз зур булмаганга күрә, кешеләрнең үлем хәбәре тиз таралганлыктан, укытучы Сәрви апабыз да, безгә кушылып, кайгыларыбызны уртаклашырга тырышты һәм ул югалган «дәфтәр» акчалары турында башка сүз кузгатмады.
Сәрви апаның үз кызы да бездән зуррак булып, III сыйныфта укыды. Укытучы апабыз безнең алда аны орыша иде, белмәсә, «2»лесен дә куйды һәм аны бездән өстен куйган бер генә мизгеле дә истә калмады. Менә шуңа күрә ул, җидееллык кына белеме булган укытучыбыз - Сәрви апа шундый намуслы, кешелекле, олы җанлы укытучы булып, минем хәтеремдә бүген дә саклана.
Сугыштан соңгы торгызу чорыда беренче мәртәбә без, яңа 1947 елны каршы алу йөзеннән, концерт әзерләдек. Мәктәп тормышы безгә шундый куанычлы һәм күңелле тоелды. Өскә кияргә, тамакка ашарга булмаса да, мәктәптә авыл халкы һәм ата-аналар өчен һәр бәйрәм саен концертлар куябыз. Сугышта ятып калганнарны искә алып, аларның гаиләләренә барып, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күңелләрен күтәрергә тырыштык. Сәрви апабыз бик оста биюче, җырчы да һәм ул шигырьләрне сөйләгәндә халыкны елаткан чакларын да яхшы хәтерлим.
Шушы вакытларда яшь күңелләребезнең уянуы, нәрсәгәдер ышану һәм уңай эшләргә омтылу, яшәүне һәм тормышны төсмерләү кебек матур уйлар туа башлады.
Җир өстенә төшкән җиңел кырау һәм ак бәсләрдән аякларыбыз туңса да, күңелләребез аклык-пакьлек һәм бердәмлекнең булуы безне җылытты. Яшәү көчен тойдык, алга омтылдык. Боларның барысы өчен дә, шул олы җанлы, зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, матур һәм ягымлы укытучыбыз Сәрви апага гомер буе рәхмәтлебез.

Клара ФИЛИППОВА,
хезмәт ветераны, укытучы.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев