Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Сиңа ярдәмгә ашыктык, Ленинград!

Билгеле булганча, фашист гаскәрләре 1941 елның сентябреннән башлап, Ленинградны камап ала, бу чолганыш 900 төн һәм көн дәвам итә. Моннан 70 ел элек, 1943 елның 18 гыйнварында Совет гаскәрләре Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) чолганышын өзә. Бу операция «Искра» дип атала. Анда Ленинград, Волхов фронты, Балтыйк флоты, Ладога хәрби флотилиясе еракка очучы...


Билгеле булганча, фашист гаскәрләре 1941 елның сентябреннән башлап, Ленинградны камап ала, бу чолганыш 900 төн һәм көн дәвам итә. Моннан 70 ел элек, 1943 елның 18 гыйнварында Совет гаскәрләре Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) чолганышын өзә. Бу операция «Искра» дип атала.

Анда Ленинград, Волхов фронты, Балтыйк флоты, Ладога хәрби флотилиясе еракка очучы авиация гаскәрләре катнаша. Бу сугышлар 1943 елның 30 гыйнварына кадәр дәвам итә. Биредә 1941 елның җәендә Казанда формалашкан 18нче укчы дивизия гаскәрләре һәм 1940 елда Татарстанда оешкан «Татарстан АССР Югары Советы» исемендәге 86нчы укчы дивизияләр актив катнаша.
Ладога күле тирәсендә барган сугышларда гына да 3 меңгә якын татарстанлы һәлак була.
Ленинград өчен барган сугышларда Яшел Үзәннән дә үзләрен аямыйча сугышучылар була. Ленинград сугышында батырларча һәлак булган якташларыбыз турында яңа мәгълүматны туганнарына җиткерәбез:
Алтипов Сергей Иванович, 1914 елда туган, Осоко-Ковали авылы, сугышка Ленинград өлкәсе хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, 33нче штраф ротада, 67нче армиядә хезмәт иткән, 1943 елның 15 июлендә һәлак булган, Ленинград өлкәсенең Киров районындагы 8нче ГРЭСтан 2 чакрым ераклыкта җирләнгән; Волков Александр Андреевич, 1902 ел, Норлат, Волжск шәһәре хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, сержант, бүлек командиры, 374нче укчы полкы (уп.), 128нче укчы дивизия (уд.), 1942 елның 27 августында һәлак булган, Киров районының Түбән Назия авылында җирләнгән; Габидуллин Нурулла, 1898 елда туган, Олы Ачасыр авылы, Норлат хәрби комиссариатыннан (РХК) мобилизацияләнгән, сержант, 461нче уп., 142нче уд., 1943 елның 2 февралендә һәлак булган, Киров районының Синявино биеклегендә җирләнгән; Гобәйдуллин Камил, 1897 елда туган, Кече Шырдан авылы, Норлат РХКдан мобилизацияләнгән, 419нче уп., 18нче уд., 1943 елның 17 гыйнварында һәлак булган, Киров районының Дусьево авылында җирләнгән; Гобәйдуллин Хәбибулла, 1897 елда туган, Кече Шырдан авылы, Норлат РХКдан мобилизацияләнгән, 18нче уд., 1943 елның 29 гыйнварында һәлак булган, Киров районының эшче поселогында җирләнгән; Ефремов Василий Петрович, 1916 елда туган, Васильево бистәсе, Кузнечиха РХКсыннан мобилизацияләнгән, шофер, 30нчы полк, 1943 елның 29 апрелендә һәлак булган, Киров районының Дусьево авылында җирләнгән; Закиров Хәбир Закир улы, 1911 елда туган, Олы Ачасыр авылы, Норлат РХКдан мобилизацияләнгән, 374нче уп., 128нче уд., 1942 елның 18 июлендә һәлак булган, Киров районының Назия авылында җирләнгән;
Изозимов Петр Ильич, 1921 елда туган, Юдино РХКдан мобилизацияләнгән, кече политрук, 24нче аерым бригада, 1941 елның 26 ноябрендә һәлак булган, Киров районы Невский Пятачокта җирләнгән; Кәлимуллин Нигъмәтулла, 1909 елда туган, Олы Шырдан, Норлат РХКдан мобилизацияләнгән, 561нче уп., 91нче уд., 1943 елның 21 гыйнварында һәлак булган, Киров районы Путилово авылы янында җирләнгән; Кунасин Александр Николаевич, 1908 елда туган, Рязаново, старшина, 330нчы уп., 86нчы уд., 1942 елның 25 апрелендә һәлак булган, Киров районының Нева елгасы яры буенда җирләнгән; Мөхәммәтҗанов Габдерахман, 1906 елда туган, Уразлы авылы, Волжск РХКдан мобилизацияләнгән, 1944 елның 23 гыйнварында һәлак булган, Киров районы Келкалово авылында җирләнгән; Нәбиуллин Габделкәрим Нәбиулла улы, 1906 елда туган, Күгәй авылы, Норлат РХКдан мобилизацияләнгән, 1942 елның гыйнварында һәлак булган, Киров районы Мга бистәсендә җирләнгән; Хәбибуллин Габдерахман, 1903 елда туган, Ачасыр авылы, Югары Ослан РХКдан мобилизацияләнгән, 781нче уп., 124нче уд., 1943 елның 24 сентябрендә һәлак булган, Киров районында җирләнгән; Хәкимуллин Хәйрулла, 1908 елда туган, Уразлы авылы, Яшел Үзән РХКдан мобилизацияләнгән, 949нчы уп., 259нчы уд., 1943 елның февралендә һәлак булган, Киров районы Синявино бистәсендә җирләнгән; Хәялетдинов Хәлиулла Хәяли улы, 1903 елда туган, Айдар авылы, Норлат РХКдан мобилизацияләнгән, офицер, 18нче уд., 1943 елның 25 августында һәлак булган, Киров районы Марково авылында җирләнгән; Яшин Иван Павлович, 1907 елда туган, Зур Ключи, Юдино РХКдан мобилизацияләнгән, 951нче уп., 265нче уд., 1942 елның июлендә һәлак булган, Киров районында җирләнгән; Абзалов Хәйретдин Хуҗалатыйп улы, 1909 елда туган, Бузай авылы, Норлат РХКдан мобилизацияләнгән, 483нче уп., 177нче уд., 1942 елның 1 маенда һәлак булган, Киров районында җирләнгән.
Без, Яшел Үзән эзтабарлары, соңгы елларда Ленинград өлкәсенең Киров районында Арбузово, Синявино, Московская Дубровка авыллары, 8нче ГРЭС, Невский Пятачок, Шлиссельбург шәһәре тирәсендә эзләнү эшләре алып бардык. Киров РХКда булып, документлар белән таныштык. Якташларыбыз язмышларын ачыклауда безгә Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы мемориаль музее мөдире Михаил Черепанов ярдәм итте. Сугышта катнашучыларның саны көннән-көн кими. Яшьләрне тәрбияләүдә аларның олы тәҗрибәсе бүгенге көннәрдә бик зарур. Рәхмәт Сезгә, исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев