Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Роза Низаметдинова: «Әтине күргән кебек булдым»

Еллар узган саен йөрәк яралары сызлавы кимергә тиеш кебек тә. Әмма юк шул. Атна-көн вакыйгалары сугыш турында хатирәләрне яңартып тора. Бөек Ватан сугышы елларында якыннарыбыз турындагы табылган кечкенә генә мәгълүмат та тормышыбызда ел вакыйгасына әйләнә. Редакциябездә узган кыска гына очрашу да Роза Низаметдинова өчен үтә мөһим вакыйга. Без газета битләрендә...

Еллар узган саен йөрәк яралары сызлавы кимергә тиеш кебек тә. Әмма юк шул. Атна-көн вакыйгалары сугыш турында хатирәләрне яңартып тора. Бөек Ватан сугышы елларында якыннарыбыз турындагы табылган кечкенә генә мәгълүмат та тормышыбызда ел вакыйгасына әйләнә. Редакциябездә узган кыска гына очрашу да Роза Низаметдинова өчен үтә мөһим вакыйга.
Без газета битләрендә Яшел Үзән эзтабарларының якташларыбыз язмышына кагылышлы язмаларын биреп барырга тырышабыз. Җәй аенда Рәхимулла Гарифуллинның мөрәҗәгатен дә бастырган идек. Ул анда Бөек Ватан сугышында булган кешеләрнең якыннары турында мәгълүмат җыеп бирергә тырышачагы турында язган иде.
Роза Низаметдинова да, әлеге язманы укыганнан соң, Рәхимулла Гарифуллинга мө­рә­җәгать итәргә була. Рәхимулла Гарифуллин турында аңа Апас районы военкоматында да әйткәннәр.
Аның әтисе Әгълулла Гайнуллин, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтса да, алган яралардан озак тормый, 1966 елда вафат була. Әтисенең данлыклы сугыш юллары турында белми дә кала Роза. Хәер, сугыш ветераннары бу турыда сөйләргә яратмый да. Аннары, алар бит авылда күбәү булып, фронтовикларга аерым игътибар да булмый ул заманнарда. Батырлык өчен бирелгән дәүләт бүләкләре дә югала.
Рәхимулла Гарифуллин Апас районының Берләш авы­лында туган фронтовик Әгълулла Гайнуллинның бөтен сугыш­­чан юлын яктырткан документларны тапкан. Әгълулла абзыйның ике орден - Кызыл Йолдыз Һәм Дан ордены белән бүләкләнү турында приказлар, наградной листлар, Әгълулла абый хезмәт иткән девизиянең данлы сугыш юллары турында мәгълүматлар барысы да Роза ханымга тапшырылды. Роза ханым редакциягә әтисенең фотографияләрен дә алып килгән. Анда Әгълулла абыйның күкрәгендә әле тагын 3 медаль һәм тагын бер Сугышчан Кызыл Байрак ордены балкый. Димәк, әле эзләнергә җирлек бар. Бу дәүләт бүләкләренең тарихын да беләсе килә фронтовик кызының.
Роза Низаметдинова, илебезнең данлы үткәне белән тирәннән кызыксынып, якташларына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торган волонтер Рәхимулла Гарифуллинга бик рәхмәтле. «Әти турында документлар хәзер гаиләнең иң зур ядкаре булачак. Әтиемнең биш оныгына гына түгел, аларның балаларына да бик кадерле истәлек бу», - ди Роза ханым, күз яшьләрен яшерергә тырышып.
Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев