Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Олы Шырданда яңа һәйкәл ачылачак

Бөек Җиңүнең юбилее якынлаша. Илебез өчен бик тә мөһим булган бу чарага әзерлек эшләре инде күптәннән бара. Быел бәйрәмне Олы Шырдан халкы да зур үзгәрешләр белән каршы алачак. Авылда яңа һәйкәл барлыкка килер дип көтелә. Яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә 1967 елда төзелгән һәйкәл бик искергән. Нәкъ менә юбилейга...

Бөек Җиңүнең юбилее якынлаша. Илебез өчен бик тә мөһим булган бу чарага әзерлек эшләре инде күптәннән бара.
Быел бәйрәмне Олы Шырдан халкы да зур үзгәрешләр белән каршы алачак. Авылда яңа һәйкәл барлыкка килер дип көтелә. Яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә 1967 елда төзелгән һәйкәл бик искергән. Нәкъ менә юбилейга аны алыштырырга җыеналар. Мондый күңелле яңалыкны авыл җирлегендә ишеттек без.
- Менә күреп торасыз, проекты әзер аның. Якынча 180 мең сумга төшкән һәйкәлне без авылда туып үскән эшмәкәрләр һәм авылдашлар акчасына салачакбыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, без һәрвакыт шат. Авылыбызны тагын да матурлау, яңарту - һәрбарчабызның уртак эше. Без бердәм булганда гына яхшырак тормышка өмет итә алабыз, - дип сөйли авыл башлыгы Рәис Кәримов.

Бүген Киләчәктә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X