Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

һөҗүм Казанда әзерләнде

Билгеле булганча, 1941 елның июлендә фашист гаскәрләре беренче мәртәбә Мәскәүне бомбага тота. Бу 1941 елның 22 июлендә була. Мәскәүгә һөҗүмне күзәтүчеләр 22 сәгать 25 минутка билгелиләр. Фашистларның 220 самолеты Минск - Орша - Смоленск - Вязьма - Мәскәү юнәлешендә башкалабызны бомбага тотарга очып киләләр. Алар дүрт эшелон белән 2000-3000 метр...

Билгеле булганча, 1941 елның июлендә фашист гаскәрләре беренче мәртәбә Мәскәүне бомбага тота. Бу 1941 елның 22 июлендә була. Мәскәүгә һөҗүмне күзәтүчеләр 22 сәгать 25 минутка билгелиләр.

Фашистларның 220 самолеты Минск - Орша - Смоленск - Вязьма - Мәскәү юнәлешендә башкалабызны бомбага тотарга очып киләләр. Алар дүрт эшелон белән 2000-3000 метр биеклегендә була.
Безнең гаскәрләр дошманның 22 самолетын бәреп төшерә, калганнары бомбаларын кайда эләкте шунда ташлап, кире борыла.
1941 елның июлендә Совет гаскәрләре башкомандующие И.Сталин, Мәскәүне бомбага тоткан өчен үч уты итеп, Германия башкаласы Берлинга бомбалар ташларга, һөҗүм итәргә әмер бирә.
Бу операцияне тормышка ашыру поляр-очучы, Советлар Союзы Герое, генерал-майор Михаил Васильевич Водопьяновка тапшырыла.
Әзерлек Казанда башлана, чөнки биредә самолетларны яхшылап очышка җибәрү өчен барлык шартлар да: авиация заводы, көчле ремонт базасы, яхшы кадрлар була. Шуның өстенә Казанга илебезнең төрле почмакларыннан өстәмә рәвештә иң оста очучыларны җыялар. Дүрт моторлы «ТБ-7» («Пе-8») авыр бомбардировщикларны очышка әзерлиләр: ангарда эш көне-төне кайный, моторларны алыштыралар, авыр бомбаларны урнаштыру җайланмаларын монтажлыйлар, самолетларны сынауга әзерлиләр.
Барлык самолетларны да яңа кораллар белән тәэмин итәләр, яңа пулемет-пушка җайланмаларын куялар. Һәр самолет сынаудан соң 81нче авиадивизия командиры М.Водопьяновка тапшырыла. Ниһаять, ул тулысынча әзерлек буенча Мәскәүгә хәбәр итә. И.Сталин аны башкалага чакыртып ала, сугышчан приказ бирә. Анда мондый юллар бар: «81нче авиадивизиягә, Балтыйк буе флоты һөҗүменнән соң, Берлинны бомбага тотарга». Приказ 1941 елның 8 августына каршы төндә языла. «...иптәш Водопьяновка Берлинны бомбага тотуны шушы елның 9 августыннан 10 августына каршы төндә, йә булмаса, һава шартларына карап, башка көндә оештырырга әмер бирәм. Берлинны бомбага тотканда фугас бомбалар белән бергә эре һәм вак калибрлы яндыргыч бомбалар ташларга. Самолет моторлары начар эшләсә, өстәмә шәһәр итеп, Кенигсбергны бомбага тотарга», - дип әмер биргән И.Сталин.
11 августка каршы төндә 11 бомбардировщик Берлин юнәлешендә очып китә. Ә юл шактый ерак була - 2700 чакрым. 2200ен - Балтыйк диңгезе өстеннән, 500ен Германия территориясе аша очарга туры килә. Беренче очышта 7 «ТБ-7» самолеты үз максатына ирешә, Берлинны бомбага тота. Берлинның һава һөҗүменнән саклау чаралары бернинди җавап уты ачмый, бу фашистлар өчен көтмәгәндә була. Атаклы диктор Юрий Левитан радио аша тантаналы рәвештә бу хакта бөтен дөньяга хәбәр итә.
Ни кызганыч, 4 самолет Берлинга барып җитә алмый, моторлары начар эшләү сәбәпле, ирексездән җиргә төшәргә мәҗбүр була, яисә бәреп төшерелә.
1941 елда Берлинга барлыгы 11 мәртәбә һөҗүм оештырылып, Совет авиациясе Берлинга 311 авыр, йөзләрчә яндыргыч бомбалар ташлый, шуның өстенә Германиянең ерак тылын 35 мәртәбә үч утына тота.
Бу сугышларда безнең якташларыбыз оста сугыша. Алар арасында Гали Борһанов, Габделхак Галиуллин, Иван Петров, Михаил Симонов, Сергей Соколов һәм башкалар була.
Финляндиянең Лапинярви авылы тирәсендә лейтенант Александр Панфилов самолеты һәлакәткә очрый. Якташыбыз Әгъләм Гайнетдинов та экипажы белән һәлак була. Дошман өстенә батырларча очышлары өчен Ә.Гайнетдинов 21 августта, үлгәннән соң, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Берлин юнәлешендә һәм дошман тылына очучыларга уртача бертуктаусыз 13әр сәгать очарга туры килә. Данцинг, Кенигсберг, Штеттин шәһәрләрен бомбага тоту дәвам итә.
Казан аэродромында, авиазаводта эшчеләр репродукторлардан Мәскәү хәбәрләрен йотлыгып тыңлый. Хәбәрләр арасында казанлыларның Дәүләт Оборона Комитеты заказларын уңышлы үтәүләре турында да мәгълүмат бирелә. Җиңү көненә кадәр бу шулай дәвам итә.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X