Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Эзләмәгез Җирдән, сез тапмассыз аны...

Тирә-ягыбыздагы мохтаҗларның сагышлы карашын күрми, җан авазын ишетми башладык кебек, битарафлыктан, гамьсезлектән күңелләребез бозлана башлады түгелме? Шул мәкерле хисләр күңелләрне биләп алмасын, балаларда табигый сизгерлек юкка чыкмасын дип, аларга да бу изге кануннар хакында сөйләргә булдык һәм Олы Карагуҗа урта мәктәбендә «Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә» дип исемләнгән кичә...

Тирә-ягыбыздагы мохтаҗларның сагышлы карашын күрми, җан авазын ишетми башладык кебек, битарафлыктан, гамьсезлектән күңелләребез бозлана башлады түгелме? Шул мәкерле хисләр күңелләрне биләп алмасын, балаларда табигый сизгерлек юкка чыкмасын дип, аларга да бу изге кануннар хакында сөйләргә булдык һәм Олы Карагуҗа урта мәктәбендә «Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Шул кичә турында язып үтәсем килә.
Аллаһ Тәгалә һәрберебезнең кулына бәхет савыты тоттырган. Нишләтәсең, ул төрле-төрле: кемнеңдер савыты тулы, кемнеңдер яртылаш кына, ә кемнеңдер бөтенләй буш... Шул савытларга һәркем кызганмыйча үзеннән бер генә тамчы миһербанлылык тамызса да, язмыш давылына, язмыш зилзиләсенә эләгеп имгәнгән гарип-горабалар, ятимнәр, өмет уты сүнгән авырулар, кояшка тартылган үсентеләр сыман, яктылыкка омтылырлар һәм аларның елмаюыннан дөнья нурланыр иде. Бәхетсезлек ул бәндәдән сорап килми. Ишек- капкаңны хәсрәт шакыганда, кешеләр ярдәмен, кешеләр җылысын тойсаң, авырлыклар да җиңелрәк кичерелә.
Җирдә күпме кешеләргә
Кирәк таяныч, терәк.
Мәрхәмәтебез белән без
Булыйк мәһабәтрәк.
Чир-сырхау Аллаһ Тәгаләдән җибәрелгән сынау, диләр. Бар бит, бар, шул сынауларны бәргәләнмичә, чәбәләнмичә генә узган сабыр холыклылар бар, табигать тә бит ихтыяр көчен җуймаган авыруларга гына булыша кебек.
Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллин әнә шундый авыр язмышка дучар булып та көчле рухлы, сабыр, өмет һәм ышаныч, ныклы иманга ия һәм шул иманына тугры булып яшәгән олы шәхес. Ходай аңа бөек Иҗат аша җанын дәваларга көч биргән, шул җан дәвасы авыруларны оныттырып, иҗат дөньясына кереп чумып, авыруларын онытып торырга күнектергән. Ә җан җылысы кушылган шигырьләре һәрберебезнең күңелендәге бозларны эретерлек сәләткә ия. Ничек инде моны фидакарьлек димисең!
Яхшы шигырь - шул ук дару бит ул,
Димәк, шагыйрь - күңел докторы.
Матур җыр ул, көчле дару кебек,
Йөрәкләргә үтә туп-туры.
Ф.Яруллин Башкортстан белән Татарстан чигендә, зәңгәр рәшәгә күмелеп утыручы - таулары, җанны каядыр еракка ымсындырып агучы Ык елгасы белән данлы булган Баулы районының Кызылъяр авылында туа. Кечкенәдән үк бик аралашучан һәм тәэсирләнүчән була, шигырьләр язып карый. Әмма шагыйрь булып туган кешегә дә талантын ачар өчен күп нәрсә кирәк. Иң беренчесе - уку. Әдипнең балалык һәм үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Фәнисләр бер анага алты бала. Район мәктәбендә күбесенчә әтилеләр генә укый. Дөрес, аларга ияреп, Фәнис тә Баулы район мәктәбенең сигезенче классында бер ел укып йөри. Әмма тормыш куйган таләпләр үзгә, ул үз агымына иярергә мәҗбүр итә. Шулай тормыш дәвам итә... Укуны бер читкә куеп, эшкә керергә туры килә аңа, билдән көрткә батып телефон чыбыклары сузганда, туң җирне кәйлә, көрәк, ломнар белән чокып авыр баганалар утыртканда, утыз-кырык градуслы салкыннарда өзелгән чыбыклар ялгаганда күңелендә шигырь өчен, әлбәттә, урын зурдан булмагандыр. Ә армия сафларында хезмәт итү? Андагы кырыс дисциплина, аннары гомере буена сузылачак фаҗига. 1958 елның көләч кояшлы июль көне. Хәрби күнегүләр. Совет армиясе солдаты, укчы-радист Фәнис Яруллин өчен әнә шул көләч кояш кинәт сүнде. 20 яшьлек комсомолец егет караңгы, ерак бушлыкка очты... Аннары... Аннары госпиталь.
Үле куллар, үле аяклар, үле гәүдә... бары тик коңгырт-кара күзләр хәрәкәтләнәләр дә, авыз бераз кыймылдый. Муен һәм арка умырткалары сынган. Йокысыз төннәр. Операция бүлмәләре. Әнисенең яшьле күзләре. Тагын больницалар: Урыссуда, Баулыда.
Баш очында кайчак кояш сүнә.
Атмас кебек була якты таң.
Караңгыда безгә юл күрсәтә,
Әни, синең хәер-фатихаң.
Ф.Яруллин Казан дәваханәсендә ята башлый. Ләкин моңа кадәр аның тормышында зур гына могҗиза була. Фәнис Яруллин шигырьләр яза башлый. Яза башлый дип әйтергә генә ансат! Ничек башлый соң әле ул? Нәрсәгә яшереп торырга: үлем турында да аз уйламый Фәнис, җан көеге булып яшәүдән ни мәгънә бар?! Тукта, ә Николай Островский? Әнә ул ничек яшәгән һәм ничек кенә яшәгән әле! Димәк, көрәшергә кирәк... Хәзер инде ул башын бора ала, аз булса да кулларын хәрәкәтләндерә. Каләмне уң кул бармаклары арасына кыстырып, уңына караганда бераз хәрәкәтчәнрәк сул кул белән терәтеп этеп йөртә, һәм менә ул яза! Шигырьләр яза.
Башта үз авыруын, үз язмышын күбрәк җырларга тырышып кулына каләм алды Ф.Яруллин. Әмма шигърият диңгезе тирән иде, олуг иде. Ул сызлануларыңны да оныттыра, тормышка мәхәббәт тә бирә икән.
1962 елда Язучылар союзы Ф.Яруллинга квартира юллап бирә. Ул Казанда яши башлый. Больницаларда дәвалануын дәвам иткәндә дә Ф.Яруллин вакытын бушка уздырмый. Урта мәктәп программасы буенча укып, аннары читтән торып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлый. Янында һәрвакыт ярдәмчел, яхшы кешеләрнең булуы да моңа уңай йогынты ясый.
Язмыш, сиңа рәхмәт укыйм күп
чакларда:
Ыргытсаң да кайнар-кайнар
учакларга -
Ярый, димен, иш итмәдең
куркакларга,
Үз-үзен дә яклый алмас
йомшакларга...
Ф.Яруллин - гаҗәеп юмарт күңелле кеше. Яхшылыкка юмарт ул. Шуңа күрә дә аның ишеге һәрвакыт, һәркем өчен ачык, аның яныннан кеше өзелми. Ф.Яруллин үзе: «Бер кешегә дустым артты, бүген бер кешегә дөньям киңәйде» - дип, куанып иҗат итә.
Җанында иҗат очкыны бар кеше үзенең офыгын һәрвакыт киңәйтергә тырыша. Ул тормышның моңарчы беркем яктыртмаган почмакларын нурландыра. Ф.Яруллин да, иҗатын дәвам итеп, дистәдән артык китаплар авторына әйләнә.
Әй, шигърият! Нинди кодрәтле син,
Берни дә юк сиңа тиңләрлек.
Синсез каян көчләр алыр идем
Җиде катлы күккә менәрлек.
Йөрәгемдә син яшәгән чакта
Мин сәламәт, мин хөр, мин көчле.
Яшик әле мәңге бергә-бергә,
Шигъриятем, әйдә, бир бишне!
Авыр минутларда Фәниснең әнисе Бибигарифә һәрвакыт улы янында була, ничек тә булса аның хәлен җиңеләйтергә тырыша. Кем белә, әгәр авыр минутларда башын салырга ана иңнәре булмаса, Фәнис исән калыр иде микән?
Шагыйрь үзе әйткәнчә, «комнан язгы тамчы табып» яуланган көннәргә нур өстәүче Нурсөя исемле могҗиза булмаса, яшәүнең мәгънәсе булыр иде микән, юктыр мөгаен.
Шуып төште еллар иңнәремнән,
Татлы сүзләр тамды телләремнән.
Мең матурлык, мең гүзәллек таптым
Гади генә узган көннәремнән.
Карадым да кара күзләреңә,
Диңгез күрдем мәңге йөзәремә.
Әбделхаят суы сиптеләр күк
Көзге яфрак төсле йөзләремә... кебек шигырьләрнең асыл ташы булырдай юллар языла алыр идемени?
Югыйсә, ул нур булмаса, Фәнис Яруллин исемен татар яшәгән барлык кыйтгаларга таратып, җәрәхәтле чорыбызның йөз аклыгы булырдай өч дистәдән артык китап туар идемени?!
Аның иҗатында үзенчәлекле сыйфатларның берсе - аның һәр әсәрен үз җаны аша уздырып, теге яки бу вакыйгаларга бәя биргәндә тормышта тупланган бай тәҗрибәсеннән һәм ачы язмыш сабакларыннан файдаланып, шулар аша объектив бәя бирә белүен әйтергә кирәктер.
Аның әлеге көнгә кадәр язылган һәрбер әсәре үз укучысын, әдәбиятта үз урынын тапты.
Тоелсам да мәңге үлмәм күк,
Бер өзелер минем гомер дә.
Язмышларга буйсынмас җанны
Калдырасы иде шигырьдә,
Язмышларга буйсынмас җанны!
Шагыйрьләр, әдипләр күп, әмма шәхесләр аз. Ә ул шәхес тимер боҗралар белән кыскандай кымшана да алмыйча яткан Фәнис Яруллинга сәламәт кешеләр белән ярышып эшләргә, өметсезлек упкынына чуммас өчен, ай-һай нык тырышлык кирәк. Шушы кыен шартларда ирешкәнен кулыннан ычкындырмыйча тота белә шагыйрь.
Алтыннан кече түгел мин,
Ипидән олы түгел.
Үлемнән көчле түгел мин,
Тик язмыш колы түгел.
Без бу кичәбезне көчле рухлы,
Ф.Яруллин язганча, язмыш колы булмый, ихтыяр көчен җуймаган, сынауларны бәргәләнмичә, чәбәләнмичә генә узган сабыр холыклы кешеләр турында сөйләп, сау-сәламәт булып та күңелләр бушлыгына дучар булган рухыбызны тулыландыру теләге белән үткәрдек.
Китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганда Ф.Яруллин китаплары белән бергә тагын аның кебек язмышка дучар булган берничә шагыйрьнең китаплары белән таныштырып кителде, алар: Гакыйль Сәгыйров, Кәүсәрия Шәфыйкова, Рәфис Мөхәммәтдинов.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Сукырның хәлен аңлау өчен, дөнья яктылыгыннан мәхрүм калырга, ялгызың ниләр кичергәнен белер өчен, якыннарыңны югалтырга, аяксыз кеше ничек әрнегәнен тояр өчен, табан астында җир катылыгын сизми башларга кирәк микәнни?! Артык соң була торгандыр бит инде ул чакта! Җылы сүз, җылы караш, җылы кул көтеп тилмергәннәргә (инде көтмәгәннәргә дә) ярдәм итәргә алыныр өчен, үзеңне алар урынына куеп карау да җитәдер, минемчә. Күпкә түгел, бер мизгелгә генә! Хәер, иң мөһиме - битараф булмаудыр, «мин берүзем нишли алам? Нәрсә үзгәртәм», - димәү.
Украинада яшәүче алты яшьлек Диана Казакевичны бүген бөтен Россия таный. «Талантлар эзлибез» тапшыруына килеп үзе өчен шактый озын шигырь сөйләде ул. Ләкин тапшыруны караучыларны талантыннан битәр, олы йөрәге, мәрхәмәтлелеге белән шаккаттырды кызчык. «Миллион отсаң, ул акча белән нишләр идең?» - дигән сорауга Диана: «Дустымны терелтәм!» - дип, бердәнбер җөмләсе белән безне, өлкәннәрне, уйланырга мәҗбүр итте, оялтты. Мәрхәмәтлелек ул акча белән генә чикләнми, исәпләнми. Безнең тәвәккәллек, тырышлык, киң күңеллелек кирәк булган очраклар тормышта адым саен, үрнәк алырлык мисаллар да җитәрлек икән бит югыйсә, күрә белергә генә кирәк. Бер чынаяк кайнар чәй ясап китерүне, бер сынык ипи кисеп бирүне тилмереп көтүчеләр бар. Яки шалтыратып хәлен белүебезне өметләнүчеләр. Игелек кылу иң-иң якыннардан башланырга тиештер. Аларга мәрхәмәтле булганнар чит-ятлардан да күңел җылысын жәлләмәс. Мәрхәмәтле булыйк! Бу тәрбияви чараны үткәрергә бик теләп ярдәм иткән укытучы Зөлфия Котдус кызына, мәктәп директоры Земфира Юныс кызына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Кичә, Ходайның рәхмәте белән, рухына дога булып, шагыйрьне җирләгән көнне - 10 декабрьдә үтте. Урының җәннәттә булсын, Фәнис ага!
Дания Җиһаншина,
Карагуҗа авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250