Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Бөек Җиңүне каршыларга әзерләнгәндә

Вакыт, аккан су кебек, тиз уза. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын әле генә каршылаган кебек иде, инде менә бу көннәрдә илебез иң изге һәм иң кадерле бәйрәмнәрнең берсен - Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршыларга әзерләнә. Илебезнең киләчәге якты һәм матур булсын өчен, 1418 көн дәвам иткән ачы сугышта 26...

Вакыт, аккан су кебек, тиз уза. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын әле генә каршылаган кебек иде, инде менә бу көннәрдә илебез иң изге һәм иң кадерле бәйрәмнәрнең берсен - Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршыларга әзерләнә.

Илебезнең киләчәге якты һәм матур булсын өчен, 1418 көн дәвам иткән ачы сугышта 26 миллион ватандашыбыз башын салды. Канкойгыч сугыш һәм аның хатирәләре хакында газетабызда күп мәртәбә язган булсак та, бөек Җиңүне билгеләп үтәргә әзерләнгәндә тагын бер кат искә төшерәбез: Яшел Үзән районыннан 34679 кеше фронтка киткән, шуларның 17738е, балалар һәм оныклар азат, бәйсез илдә яшәсен дип, газиз башын салган, кайсыберләре хәбәрсез югалган. Җиңү бәйрәменә әзерләнгән бу көннәрдә без аларның һәркайсын искә алабыз һәм яу кырыннан исән-имин кайтканнарга кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Тантаналы чаралар Җиңү паркында да, авыл җирлекләрендә дә бәйрәм рухында узачак.
- Быел Җиңү бәйрәме Яшел Үзәннең мөһим түгәрәк даталарына туры килә, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәисә Афанасьева. - Барыбызга мәгълүм булганча, Яшел Үзәнгә шәһәр статусы бирелгәнгә - 80 ел һәм Дан монументы ачылуга һәм Мәңгелек утның яна башлавына - 45 ел.
Җиңүнең 67 еллыгына багышланган барлык чаралар да, башкарма комитет җитәкчесенең 2012 ел, 13 апрельдә чыккан 648нче карарына ярашлы рәвештә, махсус план буенча оештырыла. Тик бәйрәмнең үзәгендә, нинди генә чара оештырылса да, ветераннар турында кайгырту булачак. Бәхеткә, сугышның тере шаһитләре исән-сау: хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда 363 сугыш ветераны һәм 4326 тыл хезмәтчәне яши. Бу урында шуны да искәртеп китик: соңгы ике елда 200 сугыш ветераны һәм 2545 тыл хезмәтчәне арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Муниципаль район җитәкчелеге инициативасы белән сугышта катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Җиңү көне уңаеннан 1500 сум акча биреләчәк. Предприятие һәм оешмалар да, озак еллар дәвамында производствода эшләп, лаеклы ялга чыккан сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәткәрләрен игътибардан калдырмас. Теге яисә бу сәбәп белән ябылган предприятие ветераннары да нәүмиз булып калмас бәйрәмдә: спонсорлар исеменнән тапшырылган ашамлык җыелмасы, һичшиксез, бәйрәм табынын бизәр.
Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сүз чыккач, тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталырга кирәк язмада. Ул - фатир белән тәэмин итү турында. Бу мәсьәлә сугыш ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын бик тә кызыксындыра. РФ Президентының 2008 ел, 7 май, 714нче боерыгы нигезендә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенция исәбенә торак сатып алу мәсьәләсе буенча социаль яклау бүлегенә 2011-2012 елларда 135 кеше мөрәҗәгать иткән. 2011 елда 90 кеше торак шартларын яхшырткан, ә 2012 елда 45 кеше торак шартларын яхшыртуга килешү төзегән. Билгеле булганча, сугыш ветераннарының байтагы былтыр Мирныйның Королев урамындагы күп катлы яңа йортлардан фатир алды, 15 ветеран исә, шул ук Королев урамыннан быел сафка басачак йортлардан июль аенда ачкыч алачак.
Әлбәттә, ветераннар турында кайгыртуны матди байлыкка, акчага гына кайтарып калдырмас өчен, мәдәният учреждениеләре күп төрле чаралар оештыруны үз өстенә ала. Мәдәният, спорт, мәгариф учреждениеләрендә апрель-май айларында ветераннар - көтеп алынган иң кадерле кунак. Музейлар да бу әһәмиятле эштән читтә калмый. «Сугыш нәрсә ул?», «Брест крепосте», «Гади фашизм» кебек темаларга очрашулар һәм әңгәмәләр тарихи-мәдәни мирас музеенда үтәчәк. Шулай да иң күп чаралар, ветераннар белән очрашулар, батыр якташларыбызны искә алу кичәләре, һәр елдагыча, урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә уза. Мәгариф учреждениеләре Батырлык дәресләре үткәрүне, сугышчан дан музеена экскурсияләр оештыруны, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашуларны, «Якташларыбыз - сугыш геройлары» дигән темага сыйныф сәгатьләре, «Сугыш турында бергәләп укыйбыз» дигән укучылар конференцияләре, «Бу бөек Жиңү көне» дигән рәсем бәйгеләрен үткәрүне планлаштыра. Ак халатлы шәфкать ияләре Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш ветераннарының сәламәтлеген комплекслы тикшерүне оештырачак. Кыскасы, ветераннарыбызның урыны һәркайда түрдән.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X