Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Айгөлне юксынабыз

Театр көнен безнең як өчен хәтер көне дисәк тә ярыйдыр. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы якташыбыз Айгөл Җәүдәт кызы Әхмәтованы тамашачы яратып өлгергән иде. Егерме сигез яше дә тулып җитмәгән Айгөл шушы театр сәхнәсендә төрле-төрле рольләр башкарып танылды. Исәпләп чыккач, аның 30 спектакльдә катнашуы һәм «Ахирәтләр»...

Театр көнен безнең як өчен хәтер көне дисәк тә ярыйдыр. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы якташыбыз Айгөл Җәүдәт кызы Әхмәтованы тамашачы яратып өлгергән иде. Егерме сигез яше дә тулып җитмәгән Айгөл шушы театр сәхнәсендә төрле-төрле рольләр башкарып танылды. Исәпләп чыккач, аның 30 спектакльдә катнашуы һәм «Ахирәтләр» («Школьные подруги») дип исемләнгән нәфис фильмда төп рольне башкаруы беленде.
Әйе, ул юк инде. Бик тә яшьли калдырды гүзәл затыбыз бу якты дөньяны. Гел көтмәгәндә аяусыз чир өзде аның гомерен. Урыны оҗмахта булсын, дип изге теләкләр белән догаларыбызны юллыйбыз аңа.
Халыкара театр көнендә тинчуринлылар, бер мизгелгә тын калып, мәрхүм булган хезмәттәшләрен искә алдылар. Якташыбызны да яхшы хәтерлиләр анда. Кайбер артистлар белән танышып сөйләшергә насыйп булды безгә. Биредә Ләлә Миңнуллина һәм Зөфәр Харисов сүзләрен китерәсе килә.
- Үземнең кызым кебек күрә идем Айгөлне. Үзе яшь, үзе чибәр бала иде ул, аңа сокланмый мөмкин түгел иде. Ихлас күңелдән тырышып эшләве дә бик яхшы тәэсир калдыра иде. Бик юксынабыз аны! - диде Ләлә ханым.
Зөфәр Харисов:
- Кешенең табигать биргән таланты төрле шартларда ачыла инде ул. Айгөлнең беренче ролен башкарганда ук артист булып туганлыгы күзгә бәрелеп тора иде. Аның рольне «уйнавын» күреп һәммәбез дә соклана идек. Мин күп еллар эшлим инде сәхнәдә, шуны әйтә алам: Айгөл уйнаган саен төрле яктан ачыла барды. Истә калырдай мәгънәле рольләр башкара ала торган бик тә перспективалы артист туган иде бу сәхнәдә. Уйныйсы да, уйныйсы иде әле аңа...
- Кызыбыз эшкә үтә дә җитез иде шул, - дип сөйләде Айгөлнең әнисе Мәхрүзә ханым да.
Бу сүзләрне инде без Яшел Үзәндә Әхмәтовлар өендә ишеттек. Әйе, Айгөл Яшел Үзәннеке. Ул, 16нчы татар мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә. Укып сәхнәгә аяк басуга үтә дә кызыклы театр дөньясына кереп чума ул. Кызның хыялы тормышка аша дисәң дә ярый. Яшь актриса өзлексез спектакльләрдә уйный. Шул ук вакытта акыллы кыз кичке мәктәпкә йөреп, урта белем ала һәм аннары Казан дәүләт университетын да, читтән торып укып, кызыл диплом белән тәмамлый. Уңган якташыбызның тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел.
- Авырый башласа да, аны беркемгә дә сөйләмәде, тиз терелермен дип өметләнде инде. Театрда да эшен дәвам итте. Университетны тәмамлап диплом алды, шул елны әле артистлар сабантуен да алып барды Айгөлебез, - дип сөйләде Мәхрүзә ханым.
Трагедиянең бик тә якын булуын, гомумән, сизенүче булмагандыр, мөгаен. Чәчәк аткан яшь гомернең өзеләчәген уйга алырлыкмы соң!
Ул көнне бигрәк тә яхшы хәтерлиләр Әхмәтовлар.
- Минем иңсәгә башын салып утырып торды да, хәл бетә, әти, ятып торыйм әле дип кузгалды. Үз урынына барып яткач, җан бирде, - дип, искә төшерде кызының соңгы мизгелен Җәүдәт Әхмәтов.
Гаҗәп, шул вакыт яшен яшенләп, күк күкрәп, көчле яңгыр ява башлый. Гадәттән тыш эсселеге белән тәмам җелеккә үткән 2010 елның 23 августы көне була бу. Табигать, әйтерсең, хатасын төзәтергә тели. Әмма Айгөлне генә кайтарып булмый.
Аның үлүенә беркемнең дә ышанасы килми. Менә училищеда бергә укыган иптәш кызы Альбина да, быел үзе яшәгән Испаниядән кайткач, туры Әхмәтовларга килеп, Айгөлне төштә еш күрүен сөйли.
- Мин үлмәдем, бары бүтән дөньяга гына күчтем! - дип әйтә икән Айгөл...
Хәер, төштә генәме соң! Кайгыдан нишләргә белми өзгәләнгән әти-әнисенең һәм бүтән якыннарының өннәрендә дә күз алдыннан китми ул. Кем генә юата алыр икән аларны? Ходай Тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын иде инде үзләрен!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев