Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

9 Май җитә, ә эшлисе эшләр күп әле

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә сугыш кырында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр, обелисклар, зиратларны төзекләндерү, реконструкцияләү турында сүз барды. Ветераннарның яшәү шартларын яхшырту шулай ук игътибар үзәгенә алына. Шушы араларда гына 40 ветеранның торак шартлары тикшерелеп, 26сының фатирын төзекләндерергә кирәклеге билгеле булган. Бу очракта күбрәк ялгыз...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә сугыш кырында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр, обелисклар, зиратларны төзекләндерү, реконструкцияләү турында сүз барды.
Ветераннарның яшәү шартларын яхшырту шулай ук игътибар үзәгенә алына. Шушы араларда гына 40 ветеранның торак шартлары тикшерелеп, 26сының фатирын төзекләндерергә кирәклеге билгеле булган. Бу очракта күбрәк ялгыз яшәүче, ярдәмчесез калган ветераннар турында сүз бара. Моның өчен барлыгы 2 миллионга якын суммада акча таләп ителә. Зур предприятиеләрдә эшләп киткән ветераннар фатирларына ремонтны предприятиеләргә беркетү мәсьәләсен дә читкә куймыйлар. Авыл җирләрендә яшәүчеләргә килгәндә, кайберләренә, канализация уздыру, су кертү, юл салу кебек, бюджет күтәрә алмаслык эшләр таләп ителергә мөмкин. Кыскасы, һәр очракны аерым карап, шәхси рәвештә хәл итәргә туры килер. Болардан тыш, шәһәр урамнарына Советлар Союзы Герое Николай Алтынов һәм күптән түгел генә вафат булган Яшел Үзәннең Мактаулы гражданины ветеран Евгений Тиховнин исемнәрен бирү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак. Исемнәре Хәтер китабына кертелмичә калган сугышчылар ачыкланып тора. Өстәмә том нәшер ителгән очракта, аларның исемнәрен кертү турында да онытмаска кирәк.
Тагын бер мөһим сорау урын ала: ветераннарның сәламәтлеген кайгырту уңаеннан, тар белгеч-табибларның консультациясен оештырыр­га кирәк. Әлбәттә инде, поликлиникаларда да дефицит булган табибларның ветераннарны өйләренә барып карау мөмкинлеге булыр дип ышандыру дөреслеккә туры килә алмастыр, мөгаен. Ә менә медицина үзәкләреннән табибларны түләүле юл белән чакыртуны оештыруны тәкъдим иткән авыл башлыклары булды. Бу катлаулы, әмма кирәкле теманың минздрав программасына кертелгән булуы да мәгълүм.
Сугыш һәм тыл ветераннарына хәзер социаль паспортлар тутыра башлаганнар. Бу эш бик кыска вакыт эчендә, ягъни 1 майга кадәр тәмамланырга тиеш. Әлеге мәсьәлә социаль яклау бүлегенә йөкләнгән. Пас­портта төп мәгълүматлардан тыш, торак шартлары, сәламәтлеге торышы да күрсәтелергә тиеш. Муниципаль районда андый паспорт тутырылыр­га тиеш булган 4 меңнән артык кеше исәпләнеп, аларның барысына да йөреп чыгарга социаль хезмәткәрләр өлгермәскә, шуңа күрә әлеге четерек­ле эшкә башка урыннарда эшләүчеләр дә җәлеп ителергә мөмкин.
- 70 еллыкка әзерләнгән чорда бар мәгълүматны, тарихны озак еллар сакланган «сандыктан» чыгарырга туры килер, - ди, әлеге теманың мөһимлеген ассызыклап, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров. - Бу юнәлештә авыл башлыклары җирлекләргә беркетелгән кураторлар белән бергә эшләсәләр җиңелрәк булачак. Фатирларга ремонт эшләрен быел, 9 Майга кадәр үк, башлап җибәрергә кирәк безгә. Вакыт уза, ветераннарны кадерләп калырга өлгерик.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев