Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Йөзеннән үк нур бөркелә

Үзем әби белән үскәнгәме, яратам да инде мин әбиләрне! Менә тормышымда тагын бер әби барлыкка килде - Акъәби - Фирдәүсә апа Абдрәфыйкова. Йөзе дә хәзер тыныч инде, нур бөркелеп тора. Ә заманында тормыш аны шактый кыйный. Дүрт малай арасында бер кыз булып үсә ул. Кадерле бала булырга тиешле кебек. Әмма...

Үзем әби белән үскәнгәме, яратам да инде мин әбиләрне! Менә тормышымда тагын бер әби барлыкка килде - Акъәби - Фирдәүсә апа Абдрәфыйкова.

Йөзе дә хәзер тыныч инде, нур бөркелеп тора. Ә заманында тормыш аны шактый кыйный. Дүрт малай арасында бер кыз булып үсә ул. Кадерле бала булырга тиешле кебек. Әмма ул үскән елларда балалар да эштән башка нәрсә күрми үсә шул. Укуын тәмамлагач ук пекарняга эшкә урнаша. Яхшы эшләвен күреп, райком аны комсомол путевкасы белән Мулла Иленә мәдәният йортына эшкә җибәрә. Күрше авыл күрше авыл инде, туган җир түгел. Өч елдан соң, яңадан туган авылына - Норлатка кайтып, элеккеге эшендә эшли башлый. Тагын берничә тапкыр эш урынын алмаштыра әле.
Гомерлек юлдашын Фирдәүсә апа 28 яшендә очрата. Фидаил абый да күп балалы гаиләдә үскән. Өйләнешкәч, берничә гаилә бер түбә астында яшәү кыенлаша, шуңа күрә үзләренә өч тәрәзәле йорт сатып алалар. Вакытлар узу белән таш өй дә җиткезәләр. Фидаил абый белән тормыш итүләр җиңел булмый аңа, чөнки ир дигәнең шактый кырыс холыклы кеше булып чыга. Әмма ни генә булмасын, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә олысы гаиләсе белән Казанда яши. Фирдәүсә апа исә төпчеге Фирдүс белән дөнья көтә. Улы Фирдүс иманлы бала булып үскән икән, монда әнисенең өлеше зур. Фирдәүсә апа үзе дә кечкенәдән динле булып үсә.
Мәчеткә Фирдәүсә апа иптәш хатыннары белән йөри башлый, ә башлангыч белемне аңа Нурдидә апа бирә. Норлатта Фирдәүсә апаның белемен кимсетүчеләр табыла. Шуңа күрә ул, белемен ныгыту өчен, Казанга юл тота. Солтан мәчетендә белем ала. Аннары ул Рәшидә абыстайдан белем ала башлый. Соңыннан Кол Шәриф мәчетендә Рәмил хәзрәттән укытырга рөхсәт алып кайта. Бүген Фирдәүсә апа җиде хатын-кызны Коръән укырга өйрәтә. Алар барысы да абыстайга чиксез рәхмәтле. Хәзер, Фирдәүсә апаның укуларын бик яратып, аны ашларга, дини йолаларны үтәргә чакыралар. Ул аларның берсен дә кире какмый, вакыты җиткәнчә, хәленнән килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша.
Фирдәүсә апа, киләчәктә дә озак еллар иман нуры таратырга язсын Сезгә, сәламәт булыгыз.
Алия Сабанчеева.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250