Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Юморист чынлап әйтте

Безнең лицей укучылары юмор осталары иҗатын күзәтеп бара, язучылар белән теләп очраша. Әле менә лицеебызда Алмаз Хәмзин белән очрашу булды. Укучылар аның белән очрашуны көтеп алды. Алмаз Хәмзин гади тамашачы белән булсынмы, мәктәп укучылары белән булсынмы - һәркем белән уртак телне тиз таба торган кеше. Бу юлы ул кунакка иҗатташ...


Безнең лицей укучылары юмор осталары иҗатын күзәтеп бара, язучылар белән теләп очраша. Әле менә лицеебызда Алмаз Хәмзин белән очрашу булды. Укучылар аның белән очрашуны көтеп алды.

Алмаз Хәмзин гади тамашачы белән булсынмы, мәктәп укучылары белән булсынмы - һәркем белән уртак телне тиз таба торган кеше. Бу юлы ул кунакка иҗатташ дуслары белән килгән. Алар укучылар алдында концерт номерлары күрсәтте, төрле кызыклы уеннар оештырды.
Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, укучылар үзләре дә сәләтләрен күрсәтте: җырладылар, шигырь сөйләделәр. Алмаз Хәмзинга аларның чыгышы шулкадәр ошады ки, «Сез - булачак йолдызлар» дип, үзенә генә хас осталык белән, укучыларның күңелләрен үсендерде. Юморист әйткән сүзләрне кемдер чынга да алмас, әмма безнең педагоглар коллективы, укучыларны чын йолдыз итеп үстерү өчен, барысын да эшли.
Ләйсән Миңнуллина,
1нче лицейның татар теле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев