Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Җырлы күңел»

Авыл китапханәсенең китап яратучылардан торган «Җырлы күңел» клубы әгъзалары менә өч ел инде авыл китапханәсендә уздырыла торган бер генә чарадан да читтә калмый. Һәрвакыт шат, тормышка гашыйк, яңалыкка омтылучы бу өлкәннәребезнең иң олысы 80 яшьтән узган Әминә апа Заһидуллина. Аңа бу яшьне һич кенә дә биреп булмый. Кичәләрдә матур итеп...

Авыл китапханәсенең китап яратучылардан торган «Җырлы күңел» клубы әгъзалары менә өч ел инде авыл китапханәсендә уздырыла торган бер генә чарадан да читтә калмый. Һәрвакыт шат, тормышка гашыйк, яңалыкка омтылучы бу өлкәннәребезнең иң олысы 80 яшьтән узган Әминә апа Заһидуллина. Аңа бу яшьне һич кенә дә биреп булмый. Кичәләрдә матур итеп шигырьләр сөйли, очып-очып татар һәм башкорт биюләрен бии ул. Гомере буе мәгариф өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан кеше буларак, яшьләргә, яшь китап укучыларга әйткән үгет-нәсихәтләре дә бик үтемле аның. Яшь чакларында авыл сәхнәләреннән төшмәгән, ут уйнатып биегән, моңлы җырлары белән исеме җисеменә туры килеп торучы Мәйсәрә апа Габидуллинаның талантына әле хәзер дә күпләр көнләшерлек. Үзенең матур эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре белән очрашуларыбызга ямь өстәүче, гармунда уйнап, моң дәрьясына алып керүче авылыбыз шагыйре Альберт Илмөхәммәтов, мәдәният хезмәте ветераннары Миләүшә Мөхетдинова, лаеклы ялга чыкканчы пешекче булып эшләгән Саимә апа Галиуллина, Әлфия апа Насыйбуллина, татар поэзиясенә гашыйк, бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белүче Нурания апа Галимҗанова, авылыбызның ветераннар советы рәисе Флера Мусиналарны нәкъ менә китапка булган мәхәббәт шушы клубка берләштерде дә инде. Кайсы гына өлкәне алсаң да, сәяхәтме ул, мәдәниятме яисә дин белеме буенчамы, һәркайсыннан хәбәрдар булып, кызыксынып торалар. Язучы, шагыйрьләр иҗаты да, җыр сәнгате дә якын аларга. Очрашулардан соң, яшьлекләрен искә алып, истәлекләрен, кайгы-хәсрәтләрен дә уртаклашып, күз яшьләрен дә сөртеп алалар. Шушы клубка йөрү аларга көч тә, яшәргә өмет тә бирә икән, димәк, аларның картаерга вакытлары юк. «Бу очрашулар безнең өчен үзе бер бәйрәм!» - диләр алар.
Р.Минһаҗ.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X