Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Яшел Үзәндәге Столичная урамындагы 43нче йортны кырмыска басты

Күптән түгел Яшел Үзәндә туганнарымда кунакта булдым. Хәл-әхвәл сораштым, чәйләр эчкәч, йортларын баскан кырмыскалар турында сөйли башладылар. Башта ышанмадым - нинди кырмыскалар? Үз күзем белән күргәч кенә ышандым һәм... куркып калдым. Йортларын кызыл кырмыскалар баскан икән. Кичләрен кырмыскалар сәяхәткә чыга: урын-җирдә, шкафларда, стеналарда. Бөтен җирдә кырмыска йөри. Хәтта йоклаганда чәч...

Күптән түгел Яшел Үзәндә туганнарымда кунакта булдым. Хәл-әхвәл сораштым, чәйләр эчкәч, йортларын баскан кырмыскалар турында сөйли башладылар. Башта ышанмадым - нинди кырмыскалар? Үз күзем белән күргәч кенә ышандым һәм... куркып калдым. Йортларын кызыл кырмыскалар баскан икән. Кичләрен кырмыскалар сәяхәткә чыга: урын-җирдә, шкафларда, стеналарда. Бөтен җирдә кырмыска йөри. Хәтта йоклаганда чәч арасында йөри. Колакка керә, диләр. Шаклар каттым. Дихлофос та сиптереп карадык, бор кислотасы да куйдык, -бетереп кенә булмый, дип зар елыйлар. Боларда әле хәзер генә күренә башлаганнар. Ә күршеләре ике ел кырмыскаларга каршы көрәшә икән.
Мирный бистәсендә Столичная урамындагы 43нче йортта яшәүчеләрнең хәле мөшкел. Биредә яшәүче балаларны кызганып куйдым. Бу кырмыскалар әле өске катларга менеп җитмәгәндер җитүен. Әмма беренче-өченче катларда яшәүчеләрнең хәле начар. Болай үрчесәләр, Яңа елда югары каттагыларга да менеп җитәчәкләр бит.
Кунарга дип килгән җиремнән, такси чакыр­тып, Казаныма кайтып киттем. Йөрәгем әрни, җаным тыныч түгел. Бердәмлек юк дип әйтимме соң бу йортта. Барысы бергә тотынса, шул кырмыскаларны гына җиңәргә була торгандыр инде!
Сәкинә Җәләева.
Казан http://15team.com/wp-content/uploads/2013/03/Home-Ants-Naturally.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X