Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Ярдәм кирәк

Чынлап торып ярдәмгә мохтаҗ булмасам, газетага язып та тормас идем. Вакытында үзем бик күп кешегә ярдәм иттем, бәлки, миңа да ярдәм итүче табылыр дип уйлыйм.

Мин, Надежда Сахаутдинова, райондагы хатын-кызлар Советының беренче рәисе булып эшләдем. Әлеге Совет Татарстанда беренчеләрдән булып оешты. Ул вакытларда экономика авыр хәлдә булып, көнкүреш кирәк-яракларын табасы бик авыр иде. Хәтерлим әле: 1991 елда Валентина Терешковага кадәр хат яздым. Ул вакыттагы башкарма комитет рәисе Семен Нахамкин белән берлектә өч балалы гаиләләрне күп балалы гаилә дип танытуга ирештек. Мондый гаиләләр өчен кирәкле көнкүреш товарларын шәһәр башкарма комитетында чират торып алалар иде.

Хәзер үзем инвалид, минем үземә ярдәм кирәк. Дәваханәләрдә озак яттым. Бәлки, газета укучылар арасында ярдәм итүчеләр табылыр, адресым редакциядә.

Надежда Сахаутдинова.

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев