Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Якташларым булдыра

Мин Буа районы Казма авылы кызы. Гомер буе үземнең якташларым белән горурланып яшим. Халкыбыз­ның күренекле уллары - шагыйрь Ренат Харис, рәссам Бакый Урманче, профессор Вахит Хаков, сыйныфташым академик Фоат Гарифуллин белән ничек горурланмыйсың ди инде?! Күренекле якташларымның эшләрен бүген яшьләр дәвам итә. Ноябрьдә Мулла Иле мәдәният йортында Буа сатира театры...

Мин Буа районы Казма авылы кызы. Гомер буе үземнең якташларым белән горурланып яшим. Халкыбыз­ның күренекле уллары - шагыйрь Ренат Харис, рәссам Бакый Урманче, профессор Вахит Хаков, сыйныфташым академик Фоат Гарифуллин белән ничек горурланмыйсың ди инде?! Күренекле якташларымның эшләрен бүген яшьләр дәвам итә.
Ноябрьдә Мулла Иле мәдәният йортында Буа сатира театры концерт куйган иде. Аларның искиткеч шәп концертын горурланып карап утырдым. Дөньяның мең төрле мәшәкатеннән арындырып, бик матур ял иттерделәр.
Концертка эләгүебез үзе бер бәйрәм булды. Күрше кызы Резидә моннан берничә ел элек Мулла Иленә килен булып төшкән иде. Концертка ул чакыр­ды да инде. Ире Рамил безне килеп алды һәм китереп тә куйды. Өйләренә чакырып, кунак иттеләр. Зәйнәп кодагый да бик җылы каршылады. Күршеләрем белән бергә Мулла Илендә кунакта булдык, рәхәтләнеп концерт та карадык. Бик күңелем булды. Резидә һәм Рамил Насыйбуллинарга ихластан рәхмәт. Сөенечләре күп булсын.
Нәзирә Сафина.
Кече Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев