Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Вакытның кадерен белеп

Урман юлыннан бер малай йөгереп кайтып килә. Кем булыр икән бу дип ныклабрак карасам, сыйныфташым Илдар икән. Чираттагы тренировкасыннан кайтып килә. Ул үзенең бер минутын да бушка үткәрми. Аның көненең һәр минуты вакытлап бүленгән. Безнең Әйшә мәктәбендә талантлы укучылар белән беррәттән спортка гашыйк балалар да байтак. Укуда да, спортта да...

Урман юлыннан бер малай йөгереп кайтып килә. Кем булыр икән бу дип ныклабрак карасам, сыйныфташым Илдар икән. Чираттагы тренировкасыннан кайтып килә. Ул үзенең бер минутын да бушка үткәрми. Аның көненең һәр минуты вакытлап бүленгән.
Безнең Әйшә мәктәбендә талантлы укучылар белән беррәттән спортка гашыйк балалар да байтак. Укуда да, спортта да бергә янәшә атлыйлар. Шундыйларның берсе - югарыда әйтеп үткән Мөхәммәтшин Илдар (рәсемдә). VI сыйныфта гына белем алса да, ул башка укучылардан үз-үзенә таләпчәнлеге, булдыклылыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Бу сыйфатлар аңа спорт белән дус булырга ярдәм итә. Кышын мәктәптән кайтуга чаңгысын ала да, урман буена юл тота, ә җәен болын - елга буйларыннан йөгереп кайта. Ул Яшел Үзәннең Тынычлык бистәсендә урнашкан «Ледокол» спорт сараена хоккей уйнарга йөри. Чын ир-егетләр генә хоккей уйныйлар дип, юкка гына җырламыйлар. Хоккейчы булыр өчен кеше үзен кечкенәдән үк тәрбияләргә тиеш дип уйлыйм. Безнең Илдар шундый егет. Ул өйдә дә әнисенең төп таянычы, ышанычы. Өйдәге барлык ир-атлар эше аңа йөкләнә. Бигрәк тә, шимбә көнне мунча ягарга ярата икән. Кайнар мунчада парланып, каен себеркесеннән сихәт алып, үземә көч алам, ди.
Героебыз - гаиләдә дә, мәктәптә дә иптәшләреннән үзенең эш сөюе белән аерылып тора, ярдәмчел, уку алдынгысы да. Үз алдына максат куя һәм аны тормышка ашыру юлларын таба белә. Боларга ирешүдә чаңгы һәм хоккей аның зур ярдәмчеләре булып тора.
Мөхетдинова Гөлия,
Әйшә урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X