Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Утлар-сулар кичтек, дошманнарны җиңдек көрәшләрнең бөтенесендә

Дөнья бетә, ахырзаман фәлән көнне була икән дигән сүзләр бөтен халык телендә булды. Кибетләрдә тоз-шырпы кебек товарларны күпләп алып бетерделәр. Хәтта кайберләре җир асты җайланмалары да казыдылар. Имеш, ул анда баеп ятачак. Нигә соң җир тетрәвен алдан игълан итмиләр? Ә хәзерге су басуны? Әллә соң бу афәтләрне Ходай Тәгалә бик...

Дөнья бетә, ахырзаман фәлән көнне була икән дигән сүзләр бөтен халык телендә булды. Кибетләрдә тоз-шырпы кебек товарларны күпләп алып бетерделәр. Хәтта кайберләре җир асты җайланмалары да казыдылар. Имеш, ул анда баеп ятачак. Нигә соң җир тетрәвен алдан игълан итмиләр? Ә хәзерге су басуны? Әллә соң бу афәтләрне Ходай Тәгалә бик каты сикеренмәгез әле, дип бирдеме? Чыдый бит адәм баласы. И ул суның күплеге! Дөрес, ул афәтнең кайдан килеп чыгуын галимнәребез әле аңлатып бирер бирүен.
Рәхмәт исән калучы, зур су тимәгән өлкәләрдә яшәүчеләргә.
28-29 сентябрьдә телевидениедән әлеге яклардагы фаҗигане күреп, аларга күпме кешенең ярдәм итүе турында тыңладык һәм карадык. Үзем дә гаиләм белән, аз гына ярдәмем булыр дип, акча салдым. Яңгыр тамчысыннан чиләк тула бит. Иш янына куш булыр, дидем. Бөтен йорт-җире су астында калып, кулына этен тотып басып торган кешеләрне, гаиләләрне күреп, җаннарым сыкрады, әлеге фаҗига эчендә калучылар өчен йөрәгем авыртты.
Хабаровский якларында безнең дә кардәшләребез, татарларыбыз бик күп яши. Аллаһ ярдәм бирсен үзләренә. Безнең авылдан да ул якка китүчеләр булды.
Менә күршебез Азат Сәгыев, вакыты җиткәч, военкоматка юл алды. Әти-әнисе, туганнарының хәер-фатихасын алып, армия сафларына китте. Без, тирә-күршеләр, барыбыз да озатып калдык. Азат Хабаровский якларына хезмәт итәргә китте. Яхшы хезмәт итте, авылга командованиенең рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре килеп торды. Срогы тулгач, контракт белән шунда калды да. Азатыбыз шул якларда гектарлап җир кишәрлеге алды, 20 баш дуңгыз симертә, җитештергән продукциясен заказ белән тиешле урыннарга алып барып тапшыра. Сыерлар да, кош-кортлары да бар. Йомырка, сөт продукциясенә, яшелчәгә аптырамый. Җәй көне, терлекләргә азык әзерләргә вакыт җиткәч, әнисенә дә акчалата ярдәм кулы суза.
Мин, алар белән бер авылда, аларга күрше булып торган әби, Хабаровский якларында яшәүчеләргә ничек ярдәм итә алам соң? Шушы авыр хәлдә калган кешеләргә: сез барлык фетнәләрне дә җиңеп чыгарсыз, без бит СССРда туган адәмнәр, хөкүмәтебез бер гаиләне дә ярдәмсез калдырмас, дигән сүзләрне генә әйтә алам. Көн туу белән яңалыкларны карап барабыз, бер генә көнне дә сезнең өчен догасыз үткәрмибез. Каты салкыннар башланганчы барыгыз да урнашып бетсәгез иде. Исән-сау булыгыз, тормышларыгыз элеккечә матур булсын иде, дигән теләктә калабыз. Амин.
Рәшидә Тимергалиева-Вилданова.
Акъегет - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев