Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Үтте яшьлек, гөрләп-янып

Комсомоллар клубта, Хат язалар фронтка. Комсомол да булма имеш, Мәктәпләрдә укып та. Алдымда 1948 елда төшкән Акъегет җидеелык мәктәбе комсомол ячейкасы фоторәсеме. Комсорг - Галина Асхатовна, без 6-7 класста укыганда рус теленнән укытты, класс җитәкчебез иде. Бу фотода хәзерге вакытта исән булганнар өчәү генә. Укытучыбыз һаман да шулай сөйкемле, бит...

Комсомоллар клубта,
Хат язалар фронтка.
Комсомол да булма имеш,
Мәктәпләрдә укып та.
Алдымда 1948 елда төшкән Акъегет җидеелык мәктәбе комсомол ячейкасы фоторәсеме.
Комсорг - Галина Асхатовна, без 6-7 класста укыганда рус теленнән укытты, класс җитәкчебез иде. Бу фотода хәзерге вакытта исән булганнар өчәү генә. Укытучыбыз һаман да шулай сөйкемле, бит уртасын чокырайтып елмаеп куя, олы яшьтә. Сиксәнне узуына карамастан, үзенең элеккеге дусларына, танышларына йөри. Тагын да шулай яшәргә язсын.
Габидуллина Асия класста иң озыны иде. Читтә яши, Свердлау ягында. Динә Шакирова бик актив иде. Әнисе укытучы, абыйсы Марсель гармунчы, биегәндә гел беренче булды. Шамил Галиуллин исә рәссам. Указкалар ясап, Кәримә апа Борһановага китерә иде. Һарун Садриев (Юынчы) комик, уртача укучы, әти-әнисе юк, апасы тәрбиясендә булды. Укытучы Сания Сибгатуллина безнең коллективка Урта Азиядән кайтып килеп керде. Белеме белән башлангыч класслар укытучысы булса да, укытырга химия, конституция дәресләрен бирделәр. Гөлсем апа Гыйззәтуллина энесе Габдулла белән икәү генә яшиләр, әти-әниләре вафат иде. Бик актив, бик тәртипле, матур, безне җыр-биюгә өйрәтүче дә ул иде. Клубларда бәйрәм саен концертлар куя идек.
Менә шул. Үткәннәрне искә алып, рәсемнәрне генә карап утырырга калды инде...
Алай да, сәламәтлегем бик булмаса да, пассив буласым килми әле, уку елы башланганда яки соңгы кыңгырау чыңлаганда мәктәбемә килергә тырышам. Үземнең туган мәктәбем коллективын, укучыларны яңа уку елы белән тәбрик итәм.
Рәшидә Тимергалиева.
Казан - Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев