Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтучылардан күпсенмәгез

Хәзер матбугатта сугыш чоры балалары турында күләмле язмалар басыла. Монда без дә бар әле: 1938, 1939, 1940 елда туган сугыш чоры балалары. Минем әтием һәм сугыштан исән-сау кайткан абыйлар дошманны җиңгәнче көрәштеләр һәм Җиңү яулап кайттылар. Алар ахыргача сугышмаган булсалар, без кем кулында яшәгән булыр идек икән? Сугыштан күбесе яраланып,...

Хәзер матбугатта сугыш чоры балалары турында күләмле язмалар басыла. Монда без дә бар әле: 1938, 1939, 1940 елда туган сугыш чоры балалары.
Минем әтием һәм сугыштан исән-сау кайткан абыйлар дошманны җиңгәнче көрәштеләр һәм Җиңү яулап кайттылар. Алар ахыргача сугышмаган булсалар, без кем кулында яшәгән булыр идек икән?
Сугыштан күбесе яраланып, гарипләнеп кайтты бит. Безнең авылда исән кайтучылардан иң өлкәне әтием иде. 1898 елгы. 1926 елгы Сәлим абый Минһаҗев, Нуретдин абый Гыйләҗев, Габдрахман абый Сәгъдиевләр вафат инде.
Сугышка барып кергәнче әтием Суслонгер лагерында була. Ул андагы авыр хәлләрне сөйли иде. Ашауның каты-токы булуын, тифтан күпме кеше кырылуын, 5-6 км ераклыктан, барак төзү өчен, бүрәнәләр ташуын. Тәмам хәлдән тайдырып, сугышка озатканнар, араларында үлүчеләр дә күп булган. Әнием Мулла Илендә яшәүче Хәтимә (Көләч) белән товарный поездларга утырып, әтиемә ашарга илткән. Хәтимә апаның кызлары Хәлимә, Сәлимә апалар исән-сау. Әнием: «Салкын товарный поездларда итек эчендәге аяк бармакларыбызга кадәр оешып ката иде», - дип сөйли иде.
Әтием сугышта ике тапкыр яралана. Берсендә дошман пулясы аяк битеннән кереп, табаныннан чыга. Ул яралануында күрше Күгәй авылыннан Камалетдин абзый яралы солдатларны атка утыртып, ут эченнән алып чыга. Бу Днепр елгасы тирәсендә була, хәтерем ялгышмаса. Икенчеседә, 1945 елда, танктан сикереп төшкәндә (ул танковый частьта хезмәт иткән, пулеметчик) яралана. Пуля калак сөягенә эләгә, (чак кына күкрәгенә тими, әтием борылып кала). 5-6 ай госпитальдә ята. Авылга август аенда, урак өстендә генә кайтты. Миңа анда 6 яшь иде инде.
Тагын шуны әйтәсем килә: 1944-1945 елда сугышка алынучылар да җәннәт бакчасында, алтын бишектә ятмаганнар. Кан коеп, Ватан өчен сугышканнар.
Әти белән әни 1983 елда 12 сум пенсия алалар иде. Хөкүмәтебездән бер тиен дә сорамадык, өстенлекләр булмады. Кайсы елларда 2 тиенлек открытка да алганнары булмады.
Әйтәсе килгәнем шул: 1941-1945 елда туганнар гына түгел, 1938-1940 елларда туганнар да хөрмәтләүгә бик лаек.
Гөлфирә Маннапова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев