Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Тамашачы да көлде, үзебез дә

Күптән түгел авылыбызга Мулла Иле үзешчәннәре килеп, бик матур концерт куеп киткәннәр иде. Кунак ашы - кара-каршы, дигәндәй, без дә алар күңелен күреп кайтырга булдык әле. Артистлар бездә дә юк түгел. Үзе дә матур җырлый безнең Марат Гатиятуллин, башкаларның сәләтен күрсәтерлек менә дигән сценарий язган иде. Җырчыларыбыз Илүзә Исламова, Булат...

Күптән түгел авылыбызга Мулла Иле үзешчәннәре килеп, бик матур концерт куеп киткәннәр иде. Кунак ашы - кара-каршы, дигәндәй, без дә алар күңелен күреп кайтырга булдык әле. Артистлар бездә дә юк түгел. Үзе дә матур җырлый безнең Марат Гатиятуллин, башкаларның сәләтен күрсәтерлек менә дигән сценарий язган иде. Җырчыларыбыз Илүзә Исламова, Булат Абзалетдинов, Фәнүрә Кашапова, Рамил Шакиров, Зөлфирә Бикмуллина, Илнура Гыйниятуллина, Гөлсинә Гыйбадуллина, Фирзәр Абзалинны Мулла Иле тамашачысы көчле алкышларга күмде. Рэп җырлаучы да бар әле безнең. Фәнил Гыйниятуллинның заманча чыгышын да үз иттеләр. Ә сүз остасы Илфат Гыйбадуллин чыгышы вакытында тамашачы гына түгел, сәхнә артында үзебез дә тәгәрәп көлдек. Тиздән Татарстан сәхнәләренә менәчәк егет инде ул. Биючеләребез Алинә Шиһапова белән Рәзинә Гатиятуллина үзебезчә - татарча-башкортча гына түгел, испан биюен дә бии, башка милләтнекен дә - клуб идәне генә чыдасын! Театральләштерелгән күренештә Равил Саматович белән икәү уйнадык. Нәкъ тормыштагыча: ул - җитәкче, мин аның кул астында эшләүче хезмәткәр. Ул җырга оста, мин - телгә. Бик күңелле килеп чыкты кебек. Мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова әйтүенә караганда, концертны 8 Мартта авылдашларыбызга күрсәтергә була. Кайтыгыз, килегез, авылдашлар! Телевизордагы концертларның бетәсе юк, ә менә авылдашлар көн саен җырлап тормый.
Аннары Равил Кадыйров турында әйтәсе килә. Минем авыл яки күрше авыл сәхнәсенә менеп җырлаган, тамаша куйган башлыкны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк әле. Менә дигән оештыручы һәм артист ул Равил Саматович!
Кадрия Гафиятуллина.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев