Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Талантлы шәхес

Яшел Үзәнебез олы шәхесләргә бик бай. Аларның күбесе туган телне саклап калу, күркәм традицияләрне яңарту, үстерү, аларның тарихын өйрәнү, сәнгать һәм башка өлкәләрдә актив, нәтиҗәле эшли, шәһәр тормышында тирән эз калдыра. Чын иҗат кешесе, үз эшенең остасы, гадел һәм гади дә булган, шәһәребезнең милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, «Тукай» фонды директоры Филиппова...

Яшел Үзәнебез олы шәхесләргә бик бай. Аларның күбесе туган телне саклап калу, күркәм традицияләрне яңарту, үстерү, аларның тарихын өйрәнү, сәнгать һәм башка өлкәләрдә актив, нәтиҗәле эшли, шәһәр тормышында тирән эз калдыра.
Чын иҗат кешесе, үз эшенең остасы, гадел һәм гади дә булган, шәһәребезнең милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, «Тукай» фонды директоры Филиппова Клара Мәрдән кызын шундыйлар рәтенә кертер идем. Оештыру сәләтен табигый рәвештә үзендә туплаган талантлы шәхес ул. Бу мөлаем йөзле, киң күңелле ханымга сокланмый, ул башкарган иксез-чиксез эшләр белән горурланмый мөмкин түгел. Тынгысыз Клара Мәрдәновна ирешелгәннәр белән генә чикләнми, иҗади эзләнүләрен дәвам итә. Чын мәгънәсендә милли җанлы кеше. 1980 еллардан бирле икетеллелек шартларында татар мәктәпләре, татар класслары, татар телендә газеталар чыгаруда, программалар төзүдә зур өлеш кертә. Газета битләрендә мәктәпләрдә татар телен укыту, балалар бакчаларында татар төркемнәрен булдыру турында, ата-аналар белән эшләү, мөһим педагогик темаларга багышланган мәкаләләре дөнья күрә. Олы җанлы, киң күңелле тәҗрибәле педагог бүген дә татар мәктәпләренең киләчәге турында кайгыртып яши, яшь укытучыларга балаларны милли рухта тәрбияләүгә ярдәм итә. Туган телләрен онытып баручы халкы язмышы турында уйланып, борчылып, заман таләбен тоемлап, төрле кичәләрдә, ата-аналар җыелышларында, Яшел Үзән татарлары тормышына, теленә кагылышлы, халыкның милли үзаңын уяту, рухын ныгыту, өйрәнү, татар милләте бердәмлеген тәэмин итү кебек проблемалы мәсьәләләр буенча эчтәлекле чыгышлар ясый. Клара Мәрдән кызының шәһәребездә әдәбият-сәнгатьне, мәдәниятне үстерү, туган телебезне саклау, камилләштерү өлкәсендә башкарган һәм башкара торган ифрат зур һәм гаҗәеп изге эшләрен кем генә санап бетерер икән?! Аның төп максаты: мәктәптә, балалар бакчаларында балаларны милли рухта тәрбияләү,аларны кеше, чын патриот итү, аларның милли аңын үстерү, иң мөһиме - һәр баланың, һәр үсмернең җанында, күңелендә игелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык, гаделлек шикелле, уй-тойгылар уятып тирән эз калдыру, бүгенге буталчык дөньяда акны карадан тиз аера белергә, туры юлны сайлап алырга һәм шул юлдан тайпылмыйча алга барырга өйрәтү. Клара Мәрдән кызы балаларда менә шушы сыйфатларны булдыруда Яшел Үзән халкының ярдәмчесе, киңәшчесе. Ул үзенең ачык йөзе, тәмле сүзе, миһербанлылыгы, ярдәмчеллеге һәм яңага омтылышы, эзләнүчән характеры белән Яшел Үзән яшьләренә һәрвакыт үрнәк булып тора. Игелекле эшегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!
Римма Гайнетдинова,
1нче лицейның татар теле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев