Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Сынауларга бирешмәгән Сания

Бер акыл иясе, ир хакын хаклаган хатынның урыны оҗмахта булыр, дигән. Белмим, күпме хаклык бардыр бу сүзләрдә, ләкин моңа бик тирән мәгънә салынган. Безнең татар хатыннары күбесе бу әйтемгә туры китереп яши, авызында кара кан булса да, өендәген урамга чыгармый, көенүчеләр белән беррәттән сөенүчеләр дә байтак икәнен яхшы белә. Чарасызлыкларга...

Бер акыл иясе, ир хакын хаклаган хатынның урыны оҗмахта булыр, дигән. Белмим, күпме хаклык бардыр бу сүзләрдә, ләкин моңа бик тирән мәгънә салынган. Безнең татар хатыннары күбесе бу әйтемгә туры китереп яши, авызында кара кан булса да, өендәген урамга чыгармый, көенүчеләр белән беррәттән сөенүчеләр дә байтак икәнен яхшы белә.
Чарасызлыкларга түзалмыйча,
Күз яшьләрем койсам илереп,
«Сабыр арты сабырлыклар бир...» дип,
Ходайга ялварам иң элек.
Сания апа Мохтарова - ябык кына гәүдәсе белән әллә ниләр күтәргән сабыр татар хатыны.
Әдһәм абый белән алар бик яшьли түгел, инде акыл туплап, дөньяны таный белерлек яшьтә кавышалар. Холкы белән җиңелрәк булса да, Әдһәме эшкә таза була. Каенанасы Мәрьям апа белән тиз уртак тел таба ул. Сания апа - эштә, ә өйдә ышанычлы кеше бар. Берәм-берәм балалар дөньяга килә. Инде аларны үстереп, шуларга куанып кына яшисе дә бит... Әмма тәкъдир дигән нәрсә, шулай бит, көтмәгәндә тез астына күсәк белән суга да, бөтен дөньяңны челпәрәмә китерә, менә шуннан аягыңа басып, туры барган юлыңны дәвам итеп кара. Бар сынучылар, бар юлдан язучылар. Тик Сания апа андыйларга керми. Дөрес, Әдһәмнең үлемен авыр кичерә: 4 бала да бар бит әле, кечесенә - 13 яшь. Бер кеп-кечкенә Саниягә 3 малай, 1 кыз бала кала һәм, әлбәттә, терәге, сердәше, ярдәмчесе - каенанасы. Матур, бер-берсен аңлап, тату яшиләр алар аның белән.
Язмышында тагын бер сынау була Сания апаның, баласын югалта ул. Менә шулай сынау артыннан сынау үтә ялгыз җаннар, хәсрәтне алар үзләре генә күтәрә, икенче ягыннан булышучы юк. Кешедән ким-хур булмыйм дия-дия, тормыш куарга ансат түгел толларга. Тик нишләмәк кирәк, син күрәсен кеше күрми. Иң мөһиме: балаларны гына аякка бастырырга, ач-ялангач итмәскә, әтилеләрдән ким булмасыннар. Менә шулай үзең турында онытып, балалар тормышы белән яши-яши, гомер көзеңә килеп җиткәнеңне дә сизми каласың икән. Кай арада сиздерми генә картлык килеп җиткән?! Әмма анысына да әзер Сания апа, шөкер, бүгенге көне тыныч, малай-киленнәр, оныклары, кызы-кияве кайтып хәлен белешеп тора. Йорт-җире төзек, менә сәламәтлек кенә борчый бераз. Мөгаен, ялгыз йөк җиңелләрдән булмагандыр, ул йөзләргә тирән эзләр салган, тәннәргә тезәлмәслек авыртулар биргән. Әмма авылыбызның күрке булып, күршеләр белән аралашып, ахирәтләр белән чөкердәшеп яшәргә дә яшәргә әле сиңа, Сания апа!
Дания Җиһаншина.
Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250